Логотип Идель
Ялкын

«КИЯҮГӘ?...ӘЛБӘТТӘ, «КАЛЕБ»КӘ!»

Бу көннәрдә лентагызда "Калеб"кә бәйле язмалар шактый булыр - түзәрсез. Эш ничек кенә күп булмасын, 19 гыйнвар көне - иң мөһиме. Ландыш Әбүдәрова яңа ел алдыннан мине төшендә күргән.

"Пресс-конференциядә утырасың, кулында зур бриллиантлы йөзек. Аны ТВ операторлары крупным планом күрсәтәләр, ди. Журналистлар: "Ә сез кемгә кияүгә чыктыгыз?" - дигән сорау бирә. Син серле елмаясың, йөзегеңә карыйсың һәм, шактый паузадан соң, "Кияүгә?... Әлбәттә, "Калеб"кә", дип җавап кайтарасың. Мин шундый заголовок белән "Сөембикә"гә язма әзерлим икән", дип сөйләгән иде.


Әле "Калеб"не башлаганда, җәйге ялларга авылга кайттым. Әни белән түтәлләр утыйбыз. Мин әнигә нәрсәдер сөйлим-сөйлим, ул мине бүлдерде дә: "Калеб" тә "Калеб", "Калеб" тә "Калеб", улың туса да, Калеб дип исем кушарсың инде", дип көлдергәне хәтердә.

16 гыйнвар консерваториягә килсәгез дә, бик канәгать булырмын!

10 шагыйрь һәм 5 композитор - Камал сәхнәсендә! Яңа буын иҗатчылары сездән фатыйха алырга тели!
19 гыйнвар 18.30. Керү бушлай!

Гүзәл Сәгыйтова, "Калеб" хәрәкәте җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев