Логотип Идель
Ялкын

«КИТАП УКЫЙМ ДА ЕЛЫЙМ»

Дуслар, көнләшегез! Мин татар укучысын тетрәндергән «Сагынырсың - мин булмам» дигән бестселлерның авторы белән очраштым! Очраштым гына түгел, хәтта аның белән көлешә-көлешә чәй эчтем! Таныш булыгыз - кабатланмас Зифа Кадыйрова!

Ничек син аның белән таныштың, дисезме?

...Кышның буранлы бер көне иде. Шимбә. Дәресләр бетте, мин, күпсанлы яшьтәшләрем сыман, Вконтактеда утыра идем. Бер кыз белән языша башладым: 

МИН: Сәлам, нишлисең?

УЛ: Сәлам. Елыйм.

МИН: О-о-о? Нәрсә булды?!

УЛ: Китап укыйм да елыйм.

МИН: Китап укып елап буламыни?

УЛ: Үзең укып кара. «Сагынырсың - мин булмам» дигән китап.

Чынлап та, китап укып, елап буламы?

Икенче көнне үк лицеебызнын данлыклы китапханәсеннән шушы китапны алып, аны укырга керештем.

Дөресен әйткәндә, хәзерге яшьләребезнең күбесе кебек үк, китапларны сирәк укыйм шул. Вакыт җитми. Китап уку ул бит үзе бер серле ритуал - син ялгызың, тыныч бүлмәдә, бернәрсә дә ашамыйча (!) укырга тиешсең. Китап ул бит Высоцкий җырлары кебек – ишетергә генә түгел, аңларга да кирәк!..

Сихерләнгән сыман китапны бер атна эчендә укып чыктым. Һәм сезгә төгәл әйтә алам: кыз булсам, мин дә елар идем... Күңелемдә әллә нинди моң уянды. Гитарамны кулыма алдым да... хисләремне көйгә сала башладым. Тукта әле, әгәр бу җырны Зифа апаның үзенә уйнап күрсәтсәң? Төрле каналлар аша Зифа апа турында мәгълүматлар җыйдым да, телефон номерын дуслар аша табып, ул яшәгән Чаллы каласына юл тоттым.

Ниһаять, менә аның йорты, фатиры, дулкынланып, кыңгырау төймәсенә басам. Ишекне әниемнән бераз гына олырак күренә торган ягымлы апа ача.

...Соңыннан дусларым Алия Камалова, Линар Закиров та миңа килеп кушылды. Зифа апа безне өстәл янына чакырып, үзе пешергән пицца белән чәй эчерде. (Итальян пиццаларың бер читтә торсын!)

Сүземне:

- Зифа апа, үзегезнең китапларыгыз өчен сюжетларны кайдан аласыз? – дигән сораудан башлыйм.

- Мин бит инде күп еллардан бирле кабельләр салучы булып эшлим. Төрле кешеләр белән очрашам, урамда эшләгәндә, төрле вакыйгаларны күзәтәм... Шуларга да нигезләнеп язам инде. Үз һөнәремне шуңа күрә дә яратамдыр, бәлки. Минемчә, әсәрең, иң мөһиме, халыкчан, җанлы булырга тиеш, персонажларны чынбарлыктагы кешеләрдән алырга кирәк. Халык чынбарлыкны күбрәк ярата.

Китапның башын гына син язасың, аннан соң китап үзен-үзе яздыра, китап ул - аерым бер дөнья, аның үз кагыйдәләре бар, - ди Зифа ханым.

Бүгенге көндә Чаллыда яшәүче язучы апа Башкортстанның Ахун авылында туып үскән икән.

- Безнең авылыбыз бик зур. Тирә-юньгә кымызы белән дан тота. Ахун егетләре-кызлары гаять көчлеләр дә, чибәрләр дә - музыка техникумында укыганда, мин авылыма бергә укыган дус кызларымны чакырган идем. Алар да яшьләребезнең матурлыгына, гайрәтлелегенә сокланып киткән иде.

Әмма мин тормыш юлдашымны Чаллыда таптым һәм шушында яшәп калдым. Шулай да мин туган ягымны, аның кешеләрен, җырларын сагынам. (Монда безнең җырларны бөтенләй белмиләр, яки башкача җырлыйлар.) Аларны сагынганга, үз әсәрләремдә дә күбрәк шулар турында язам. Мин Татарстан белән Башкортстан кешесе. Минтимер ага Шәймиев белән тулысынча килешәм: “Без ике тугандаш халык, без - ут күршеләр. Татар өчен башкорттан да, башкорт өчен татардан да якынрак халык юк.”

- Зифа апа, күпләр сезнең китапларыгызның бәясе нигә кыйммәт булуы белән кызыксына.

- Китапларымны мин үз акчама бастырам. Миңа беркем дә икътисади ярдәм күрсәтми. Шуңа күрә, китап үз-үзен акласын өчен, бәясе дә югары. “Сагынырсың - мин булмам”ны 14-15 яшьлек яшьләрдән алып, 80 яшенә җиткән әби-бабайларга кадәр яратып укыганнарын беләм. Минем Әлфисемә гашыйк булганнары да бар. Вконтактедагы битемә рәхмәтләр язалар. Димәк, халыкка ошый, димәк, язарга кирәк, димәк - язам!

- Сезнең әсәрегез буенча хәзер сериал төшерелә. Артистларны сайлау өчен зур кастинг та уздырдылар. Сез бу эштә катнаштыгызмы?

- Мин бу проектта бөтенләй катнашмыйм. Режиссёр Нурания Җамали мине чакырган иде. Әмма мин ризалашмадым. Вакытым да юк, яраткан эшем дә бар. Кастингка үтмәгән кешеләрне юатасым килә: миңа калса, кастинг кирәк тә булмагандыр. Хәзер күп кеше үпкәләп калган, күбесе нәкь менә миңа рәнҗеп утырадыр кебек. 700 кешедән иң яхшыларын түгел, персонажга туры килгәннәрен сайладылар дип беләм...

Саубуллашыр алдыннан җырлап та алдык. Зифа апа матур итеп - башкортча, ә без татарча җырладык. Чак онытып куймадым, мин язган җырны Зифа апабыз ошатты!

Эльнар БАЙНАЗАРОВ

20.07.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев