Логотип Идель
Ялкын

КИТАП ЭЗЕ

Китап эзе каламы сездә? Калса, бу язма сезнең өчен! "Күз бәйләп очрашу" (blind date) - моңарчы бер-берсен белмәгән һәм фотодан да күрмәгән затларның очрашуы. Кеше белән кешенең, мәсәлән, кеше белән пошиның, поши белән песинең. Бу язма кеше белән "күзе бәйләнгән" китапның очрашу турында.



ТЫШЛЫГЫНА КАРАП ФИКЕР ЙӨРТМӘ


«Blind Date with a Book» яки «Китап белән күз бәйләп очрашу» акциясе безгә Европадан кереп килүче бер яңалык.


Мондый акциянең асылы шунда: китапларны тышлыгын күреп булмаслык итеп төрәләр һәм тышына кыскача тасвирлама язалар. «Бөек рус язучысының трилогиясенең беренче китабы» яки «Әйберләрнең тышкы кыяфәте турындагы китап» дип язылган булырга мөмкин. Кибеткә килүчегә китапка тышлыгына карап бәя бирмәскә киңәш итәләр. Аңа төргәк тышлыгындагы саран язуга һәм интуициясенә таянып кына сайларга туры килә.



КҮЗЕ БӘЙЛӘНГӘН КИТАПЛАР - "СМЕНА"ДАkitap_2


Шундый акция Казанга да килеп җитте. "Смена" китап кибетендә бара ул. Әлегә акциядә 20 китап катнаша. Аларның теләсә кайсын 300 сумга сатып алырга була.


Акция һәм ташламалар башланган уңайдан китап кибетендә бәйге игълан иткәннәр.


Җиңүчегә 3 бүләкнең берсе биреләчәк:


- 1 мең сумга китап сатып алыр өчен сертификат;


- «Blind Date with a Book» акциясеннән 3 китап;


- киндер сумка һәм кибеттәге китаплар арасыннан үзең теләгән берсен сайлап алу мөминлеге.


Бәйге 31 октябрьгә кадәр дәвам итә. Тулырак монда: https://vk.com/smena_book?w=wall-62944074_4055


Күңелле очрашу сиңа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев