КИНОФЕСТИВАЛЬ СИНЕҢ АВЫЛГА КИЛӘ

Казан халыкара мөселман кинофестивалендә катнашкан фильмнарны Татарстанның 25 районында күрсәтәчәкләр. Кинофестиваль кино заллары булмаган иң ерак авылларга да килеп җитәчәк. Моның өчен күчмә кино җайланмаларын кулланачаклар.

Быелгы "Казан халыкара мөселман кинофестивале кайтавазы" аерылып торачак. Тамашачыларны фильм караганнан соң иҗади очрашулар һәм мастер-класслар көтә.

"Кинофестиваль кайтавазы" Казанда да узачак


кайтаваз

Беренче көнне Малайзиядә төшерелгән "Смирение" фильмын күрсәтәчәкләр. Режиссеры - Тунку Мона Риза. Фильм аутист бала турында. Ул чынлап та булган вакыйгалар нигезендә төшерелгән. Моның өчен режиссер берничә ел дәвамында аутизм белән авыручы балаларны күзәткән. Фильмда аларның гаиләдәге һәм җәмгыятьтәге проблемалары да чагыла.

Быел фестивальдә фильм 2 махсус бүләк откан һәм "Иң яхшы ир-ат роле өчен" номинациясендә җиңгән.

Вакыты: 27 октябрь, 14.00 сәгатьтә
Урыны: "Мир" кинотеатры, Достоевский ур., 30

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 15 июнь 2020 - 16:58
    КАРЛЫГАННАР ӨЛГЕРГӘН ЧАК Бакчада кара карлыганнар өлгерде. Кара төннең үзеннән дә кара карлыганнар. Татлы да үзе, әчкелтем дә. Табигатьтә гел шулай: иң бәрәкәтле, иң шифалы сые – әче җимешендә...  
    1357
    0
    11
  • 19 июнь 2020 - 16:49
    КЕШЕ КҮҢЕЛЕ – КАРА УРМАН (ХИКӘЯ) Рәгинә иртән эшкә барганда да, кичтән кайтканда да ике тукталыш арасын, гадәттә җәяүләп үтә. Кышын буранга, язын челләгә, язлы-көзле коеп яуган яңгырларга карамый, җәяүләп атлый. Бүген дә шулай итмәкче иде. Төнлә явып үткән яңгырдан соң сафланып, төсләре ачыкланып калган иртәнге кала урамнарына хозурланып баруга ни җитә!
    1164
    0
    6
  • 26 июнь 2020 - 10:30
    ЯШЬЛЕК ХАТАСЫ Лаеклы ялга чыгуына ике ел үтсә дә, Энҗе, һаман эшкә барасы булган кебек, һәр көн ашкынып иртә таңнан тора. Ничектер, көтеп алган лаеклы ялда үз җаена, салмак-тыныч кына яшәргә өйрәнеп китә алмый әле хатын. Башта бер-ике тапкыр, тиз-тиз киенеп, эшенә чыгып киткән чаклары да булган иде. Ишек төбенә барып җитеп, ире Расих туктаткач кына ушына килә иде элекке шәфкать туташы.
    746
    0
    10

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019