Логотип Идель
Ялкын

«КИЛӘЧӘК МӘКТӘБЕНӘ УКЫРГА КЕР»

М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты Интернат мәктәбенә кабул итү башланды. Быел бирегә Россиянең иң сәләтле 100 баласы килеп дип көтелә.


Әлегә мәктәпкә 9нчы сыйныфны тәмамлаган укучылар гариза тутыра ала. Кабул итү ике этаптан торган бәйге рәвешендә уза.


Мәктәптә биш төрле юнәлеш буенча белем алырга була:
 математика,
 гуманитар фәннәр,
 инженерлык,
 табигый фәннәр,
 социаль-экономик фәннәр.Снимок экрана 2016-06-03 в 11.57.36


Бу мәктәпнең үзенчәлекле яклары да шактый күп:
 Мәктәптә дәресләрне укытучылар гына түгел, МДУ профессорлары һәм академиклары да укыта.
 Һәрбер укучының үз индивидуаль уку планы бар. Әлеге уку планы укучының теләкләре һәм остазның киңәшләрен искә алып төзелә.
 Мәктәпнең югары сыйфатлы лабораторияләре һәм төрле проектларны тормышка ашыру мөмкинлеге бар.
 Югары сыйфатлы яшәү шартлары, спорт заллары, бассейн, уен мәйданчыклары, тавыш яздыру студиясе - барысы да укучылар өчен.


М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты Интернат мәктәбе - ул киләчәк мәктәбе.


Гариза тутыру һәм башка сораулар буенча сайтка мөрәҗәгать итәргә була:13694293908228

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев