Логотип Идель
Ялкын

"КИЛӘЧӘКНЕ БҮЛӘК ИТЕП БУЛАМЫ?"

Вакыт бик тиз уза. Буыннар алышынып тора. Киләчәк буыннарны ни көтә? Безнең дөнья 100 яки 1000 елдан соң нинди булыр? Хәзерге цивилизациядән: архитектура, сәнгать, әдәбият, музыкадан ни калыр?

Фиргавеннәр уяна калса...

Бу сорауларга җавапны бары тик Аллаһы Тәгалә генә беләдер. Ләкин без киләчәкне күрә алмасак та, аңа үзебез турында белгертә алабыз. Мәсәлән, киләчәк буынга үзебез турында ниндидер мәгълүмат саклаган язмалар калдыру ‒ кулыбыздан килә торган гамәл. Андый язмаларны «Вакыт капсуласы» дип атыйлар. Үзеңнән соңгы буын вәкилләренә шул рәвешле мөрәҗәгать итү ‒ борынгыдан килә торган гадәт. Ләкин термин буларак ул бары тик 1930 елларда гына кулланылышка кереп китә.

Беренче «Вакыт капсуласы»ның кайчан һәм кайда калдырырылган булуы төгәл генә билгесез. Ләкин Борынгы Мисыр кешеләренең тормышын өйрәнгән галимнәр белә: киләчәккә хат җибәрү аларда ук булган. Чөнки, Мисыр фиргавенәре үлгәннән соң, аларның таш табутларына, ягъни саркофагларына теге дөньяда яшәү өчен кирәк булачак әйберләр салып калдырганнар, фиргавеннәрнең тәннәрен дә сакларга тырышканнар. Бу күренеш ‒ адәм балаларының үз тарихын, чор үзенчәлекләрен, баштан кичкән вакыйгаларын киләчәккә тапшырырга тырышуның бер билгесе.

Америка капсулалары

Иң танылган «Вакыт капсуласы»ның берсе 1939 елның 23 сентябрендә Нью-Йоркта урнаштырылган. Янмый торган пыяладан 228 см озынлыктагы савыт рәвешендә ясалган  капсулага төрле китаплар, документаль фильмнар, энциклопедияләр салынган, тукыманың 75 төрен, көнкүрештә куллана торган вак-төяк әйберләрне дә онытмаганнар. Ул 363 кг авырлыкта, ә эчке диаметры 16,5 смны тәшкил итә.

Икенче капсула 1964 елда шунда ук, Нью-Йоркта, күмелгән. Монысында атом-төш коралы турында мәгълүмат, кредит картасы, ясалма йөрәк клапаны, «Битлз» төркеме пластинкасы һәм космик корабль тышлыгының бер кисәген табарга була. Капсулаларның икесе дә Flushing Meadows паркында 15 метр тирәнлектә күмелгән. Икесен дә бары тик 6939 елда гына ачачаклар.

Тарихчы Уильям Джарвис фикеренчә, капсулаларга хатлар, шәхси язмалар, документлар, фотолар салсалар, яхшырак булыр иде. «Нәкъ менә шул әйберләр генә безнең хәзерге тормышны, кешелек дөньясының төгәл бер дәверен гәүдәләндерә», ‒ ди ул.

«20 елдан соң хәзерге «үзем» белән очрашасым килә...»

Шулай ук күп кеше үзенә «киләчәккә хат» яза икән. Минем дустым Раил дә ‒ үзенә хат язучы кешеләр рәтендә. «Мин «Вакыт капсуласы» турында бер фильмнан күреп белдем. Бик кызык тоелды. Ә нигә әле миңа да калдырмаска дип уйладым. «Киләчәккә хат»ымда хәзерге тормышым, уй-хисләрем, кичерешләрем турында яздым. Киләчәккә җиткерәсе килгән теләкләремне дә өстәдем. Язмамны үземә кадерле булган вак-төякләр һәм фотолар белән бергә тартма эченә салып ябыштырдым да «2030 елда ачарга» дип язып куйдым. Мин аны 2010 елда ук ясаган идем инде, 20 елдан соң аны ачып уку, минемчә, бик мавыктыргыч булачак. Хатирәләрне яңарту да комачауламас», ‒ ди дустым, елмаеп.

Чынлап та, 20 елдан соң үткәндәге «мин»ең белән очрашу – гаять кызыклы, минемчә. Кем өчендер – гыйбрәт, кем өчендер – үзкыйммәтләрен яңарту, кем өчендер – гаиләсе, балалары белән яшьлегенә сәяхәт булыр бу. Мин дә кызыксындым...

Яңа елда – үзеңә бүләк

«Вакыт капсуласы» яшьләр арасында бик популяр хәзер. Аны хәтта махсус бүләк кибетләрендә сувенир буларак та саталар. Алырга һәм дустыңа бүләк итәргә мөмкин! Бәлки, бергәләп уртак капсула әзерләргә дә? Анда сезнең өчен кадерле булган әйберләрне, истәлек фотолар, язмаларны урнаштырырга һәм берәр символик урынга күмәргә мөмкин.

Ә нигә әле бу Яңа ел алдыннан ясаган нәтиҗәләрегезне шулай киләчәккә юлламаска? Күз алдыгызга гына китереп карагыз: менә сез, барлык ыгы-зыгыны артта калдырып, киләчәккә чумасыз! Анда ‒ сезнең барлык хыял-максатлар, уйлар, яңа тормыш...

Зур теләкләр теләп, шуны кәгазь битенә төшереп, янә хәзергегә кайтасыз. Ә анда – киләчәктә – кайчандыр булганнарны искә төшереп утыру рәхәт булачак, минемчә. Киттем мин, дуслар, киләчәгемә хат язам! Ә сез ул арада башка фикерләр белән таныша аласыз. :)

 

Рамилә ВӘЛИӘХМӘТОВА, укытучы: «Киләчәккә хат» җибәрү, минемчә, бик кызыклы. Корган планнарың исемлеген капсула итеп күмеп куясың ди, мәсәлән. 5 елдан соң ачып, теләгеңә ирештеңме, юкмы икәнен белеп була. Файдалы да. Нигә ирешкәнеңне һәм ниләргә ирешә алмаганыңны белеп, үзеңне камилләштерә аласың.

Энҗе ӘХМӘТҖАНОВА, укучы: Бер мәктәпнең нигезенә Илсур абый Метшинның «Вакыт капсуласы» салганын күргән идем. Үзем дә кайчак шулай эшлим. Кечкенә генә куен дәфтәрләрем бар, үзем белән булган хәлләрне, шигырьләремне терким дә, яшереп куям. Бер-ике елдан аларны йә әнием шкафлар җыештырганда табып чыгара, йә үзем табып укыйм. Шу-у-ундый кызык була! Кара, 2 ел элек мин ничек уйлаганмын икән, дип көләм үземнән. Шигырьләрем дә бик гади, бәбиләрчә тоела. Берсендә башлангыч сыйныфта алган «икеле»м турында язган булганмын, дәү әнием, килгәч, табып укыган. «Син әле «икеле»ләр дә аласыңмыни?!» ‒ дип орышты. Шуннан бирле ‒  сирәгрәк язам һәм бик ныклап яшерәм.

Рашат ЯКУПОВ, студент: «Вакыт капсуласы» ‒ кызыклы нәрсә, аеруча мәктәптә. Мәсәлән, киләчәк укучыларына хәер-фатиха калдыру. Ләкин тәҗрибә уртаклашу ягыннан бик нәтиҗәле түгелдер. Чөнки укыту методлары һәрчак яңара.

Зөлфәт ЗИННУРОВ, җырчы, ТВ тапшыруларының алып баручысы: Дус егетләрнең туйларында булачак балаларына мөрәҗәгать итеп видеокамерага сөйләгәнем бар: «Менә, әти-әниегезнең туен карап утырасыз инде, әйеме, искә алып, миңа да шалтыратып алсагыз була...» «Киләчәккә хат» язганым юк әлегә. Кызык!

Алинә САФИУЛЛИНА, җырчы: Бу хакта уйлаганым да юк иде. Балаларга болай да истәлекләр җыела, минемчә: фото, диск, газета һ.б.

Резедә ХӘСӘНОВА, ТВ журналисты: Кечкенә чакта, Яңа елдан соң, чыршы уенчыкларын җыеп, чормага менгереп куярга вакыт җиткәч, мин Кыш бабайга хат яза идем. Бу ел нәрсә белән тәмамланды, нинди вакыйгалар булды, кемнәр белән таныштым, нинди билгеләргә чирекне тәмамладым, бәйрәм ничек узды һ.б. Хатны һәрвакыт: «Кыш Бабай, мин сине бу елны да күрә алмадым, ләкин чыршы астында калдырган бүләгеңне алдым, рәхмәт!» ‒ дип тәмамлый идем. Бу хатлар үзенә бер «Вакыт капсуласы» булган икән...

[gallery size="full" ids="4336,4334,4335,4333"]

Мәдинә МӨГЪТӘСИМОВА фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев