Логотип Идель
Ялкын

"КИҢӘШ КИРӘК..."

Синең дә җавап таба алмаган сорауларың булса, yalkin@bk.ru тартмасына язып җибәр. Бергә уйлашыйк!

Сорауларга «Радуга» балалар үзәге белгече, Икътисад, идарә һәм хокук институтының психология факультеты педагог-психологы Эльза Исмәгыйлева җавап бирә.

 

  1. ПОДРУГА


МИНЕМ МИЛӘҮШӘ ИСЕМЛЕ ДУСТЫМ БАР. УЛ ГЕЛ БЕЗГӘ КИЛӘ, ГЕЛ АБЫЕМ ТУРЫНДА СОРАШТЫРА. АБЫЙ КҮРЕНСӘ, ҺӘРВАКЫТ АНЫҢ ЯНЫНДА КЫЛАНА. ҮЗЕНӘ ӘЙТӘМ, ТЫҢЛАМЫЙ. АБЫЙ ДА ТЕГЕҢӘ ШАЯРУЛАР БЕЛӘН ҖАВАП БИРГӘН БУЛА. МИЛӘҮШӘНЕҢ АВЫЗЫ ЕРЫЛА ИНДЕ. КЕШЕНЕ КУЫП ТА БУЛМЫЙ БИТ, АНЫҢ БУ ТИЛЕЛЕГЕ МИНЕ ДӘ ТИЛЕРТӘ БАШЛАДЫ ИНДЕ. НИЧЕК АҢЛАТЫЙМ?

АЛСУ (17 ЯШЬ). КАЗАН 

Алсу, сәлам! Сиңа берничә соравым бар. Беренчедән, ачуыңны нәрсә чыгара: дус кызыңның сиңа булган игътибары кимүме, әллә абыеңның башка кызларга да вакытын багышлавымы? Алай булса, бу дустыңа да, абыеңа карата да ‒ хаксызлык. Миләүшә, бәлки, гашыйк булгандыр, әйе, әйе, синең абыеңа, кешенең бәхетле булырга теләве табигый. Ә абыеңа килгәндә, иртәме-соңмы, аның да сөйгән яры булачак. Икенчедән, аларның үзара мөнәсәбәтләре сиңа һич кагылмый. Син нәрсә эшли аласың бу ситуациядә? Әгәр абыеңа да ул кыз ошый икән, димәк, барысы да дөрес. Әгәр абыең берни дә хис итмәсә, ул үзе әкрен генә Миләүшәдән ераклашыр. Син исә дустыңның авыр чакларында янәшәсендә бул.1

 

  1. КУРОЧКА


КЫЗЫЛ ТАВЫГЫБЫЗНЫ МАШИНА ТАПТАП КИТТЕ. БЕЗ ДУСЛАР ИДЕК, АНЫ ХӘТТА КУЛГА ИЯЛӘШТЕРГӘН ИДЕМ. ХӘЗЕР ГЕЛ ТӨШТӘ КҮРӘМ ҺӘМ БИК КАТЫ САГЫНАМ. НИШЛӘРГӘ СОҢ ИНДЕ?

РАМИЛ (12 ЯШЬ). АЛАБУГА

Танылган психолог Зигмунд абыең Фрейд болай дигән: «Төшләр кешегә юкка гына керми. Бер-бер сәбәбе була аларның. Фрейд фикеренчә, төшләр ‒  яшереп саклаган, тышка чыгарырга кыймаган теләк-уйларның, омтылышларның чагылышы. Шулай итеп, аларны өч төргә бүлеп карарга мөмкин ди: яшерен куркудан туган төшләр, яшерен теләкләр белән бәйле төшләр һәм дәвамлы бертөрле эшнең йокы процессында чагылышы». Соңгысына мисал: көне буе бакчада колорадо бөҗәкләре җыеп йөрсәң, төшеңдә дә аларны күрүең табигый.

Синең очракта нишли алабыз? Тавыкны кире кайтарып булмый. Ә менә авыр, күңелсез төшләр белән көрәшеп карарга кирәк. Фрейд абыйга ышансак, аңлаганыңча, төштә без яшерен куркуларыбызны күрәбез. Аларны жиңү өчен мәктәп психологына мөрәҗәгать итсәң, әйбәт булыр. Ә әлегә берәр чарасын эзләргә кирәк: йоклар алдыннан дога укы, песиләрне иркәлә (песиләр тынычландыра), йә баш очына йокы сакчысы элеп куй. Барысы да җайланыр вакыты белән!2

 

  1. УЧИТЕЛЬНИЦА


МӘКТӘБЕБЕЗГӘ УЗГАН ЕЛ ЯҢА ИНГЛИЗ ТЕЛЕ УКЫТУЧЫСЫ КИЛДЕ. УЛ БЕЗНЕҢ УРАМДА ЯШИ. ҖӘЙГЕ КАНИКУЛ ВАКЫТЫНДА ЮЛЛАРЫБЫЗ ЕШ КИСЕШТЕ: УРАМДА, КИБЕТТӘ... АНЫ ЯРАТА БАШЛАДЫМ. НИЧЕК МӘХӘББӘТЕМНЕ АҢЛАТЫРГА ИКӘН?

РИНАТ (16 ЯШЬ). БАЛЫК БИСТӘСЕ

«Мәхәббәт ул – үзе иске нәрсә», – дигән шагыйрь Һади Такташ. Бу хис безгә көтмәгәндә килә дә, төрле уйланылмаган адымнар ясарга этәрә. Ләкин теге яки бу эшкә алыныр алдыннан, каршы яктагы кешенең ниләр хис итүен аңларга тырыш. Соңыннан аны уңайсыз хәлдә калдырырлык булмасын. Төп киңәш: мәктәпне тәмамламаган булсаң, бераз көтеп тор. Вакыт белән хисләрең дә сыналачак. Бу, чыннан да, мәхәббәтме, әллә соклану гынамы? Мавыгумы? Әгәр чын сөю белән яратсаң, хисләрең узмас, ныгый гына барыр, сабырлык белән көтеп кара. Укытучыга якынрак буласың килсә, игътибарны башка юллар белән дә яулап була. Дәресләрендә актив катнашып утыр, өй эшләрен яхшылап әзерләп кил, мөмкин булганча аңа ярдәм итәргә тырыш. Һәм син аның игътибарын болай да яуларсың.3

 

  1. ТИРАН


БЕЗНЕҢ КЛАССТАГЫ АЙНУР КЫЗЛАРНЫ ГЕЛ ҖӘБЕРЛИ. НИ ГЕНӘ ЭШЛӘСӘК ТӘ, ТЫНЫЧЛАНМЫЙ. ӘТИ-ӘНИ, УКЫТУЧЫЛАРГА ӘЙТСӘК, ӘЛӘКЧЕ БУЛЫП ЧЫГАСЫҢ. НИШЛӘРГӘ?

РАНИЯ (10 ЯШЬ). КАЗАН

Малайларның күңел дөньясын аңлау авыррак, алар күңелләрен җиңел генә ачып салмый бит, шулай да аңларга тырышып карыйк. Алар, бер караганда, безнең белән аралашырга да тели, икенче яктан караганда, кызларның нәзберек, нечкә хисләрен тоеп, аңлап бетерми һәм шуңа кызлардан шикләнә, хәтта курка да.

Димәк, егетләр безгә кызларга караган кебек карасын өчен, иң элек үзебезне дөрес тотарга кирәк: кыйнашмаска, котыртмаска, үчекләмәскә! Сыйныфташларыгыз белән матур итеп сөйләшегез, алардан ярдәм сорарга да онытмагыз. Сезнең янда алар үзләрен чып-чын егет итеп хис итсен. Әйе, башта кыенрак булыр, ләкин тырыша торгач, килеп чыгарга тиеш.4

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев