"КЕШЕЛӘРГӘ ЫШАНУ ХИСЕН ЮГАЛТТЫМ..." /хикәя/
Соңгы араларда Алсуга әллә нәрсә булды: көзге каршында миннән дә күбрәк бөтерелә башлады. Чәчен йә болай, йә тегеләй үреп куя, азрак бизәнеп тә ала. Беркөн битенә эремчек сылап торганын күреп, егылып китә яздым. Үзенә моңарчы болай игътибар биргәне юк иде әле.
- Карале, сеңлем, син алай-болай гашыйк булмагансыңдыр бит?
- Кит инде, апай, кая әле безнең яшьтә гашыйк булу. Үзең әйтмешли, гашыйк булырга беркайчан да соң түгел.
- Ярар, бар, көзге каршында бөтерелеп, бер эшсез йөрисе булма!
Ундүрт-унбиш яшь – нәкъ гашыйк була торган вакыт инде ул. Үзе миңа әйтмәсә дә, сизәм бит. Үзем дә аның кебек вакытта нәкъ шундый идем. Минем ялгышларымны кабатламаса ярар иде, йә Ходаем!
...Матур җәйләр үтеп, көзләр җиткәч, кулга чәчәк тотып мәктәпкә җыелган чак. Мәктәп гөрләп тора! Каникул вакытында күренмәгән иптәшләр белән сөйләшеп сүз бетми. Шулай сөйләшеп торганда, мәктәп бусагасында бер төркем егетләр күренде. Кемнәрдер:
- Бу бит быел безнең мәктәпкә килгән яңа егетләр – дип пышылдаштылар.
Кечкенәдән үк мин бик оялчан кыз идем, егетләр белән сөйләшү генә түгел, башны күтәреп карарга дә оялам. Ләкин быел укырга килгәндә мин элеккеге кебек оялчан кыз түгел идем инде. Әллә җәй көне эшләү ярады шунда, әллә үсеп киткәнгәме шулай батырайдым, үзем дә белмим.
Егетләр безнең янга килеп җиткәч, башымны күтәреп, боларга күз йөртеп чыктым. Алар берсеннән-берсе чибәр! Бөтен мәктәп кызлары шуларга гашыйк булды диярлек.
Көн артыннан көн үтте. Бер көнне безгә күршедәге Гөлсем исемле кыз килеп керде. Сораштыра бу:
- Земфира, син берәрсенә гашыйк булмагансыңдыр бит? – ди.
- Ник алай дисең?
- Ник... бөтен кеше шулай дип сөйли бит. Әйдә, ярар, беләбез бит инде кем ошаганын, әйтмәгән буласың.
- Кем ошый инде миңа?
- И Земфира, башыңны тилегә салып утырма инде...
Мин каушаганымны сиздермәскә тырыштым. Чөнки Гөлсемнең нәрсә сөйләгәнен бик әйбәт аңлый идем. Сүзне икенчегә борырга тырышып карадым, ләкин Гөлсемне алдап булмый.
Кич җиткәч, үземне кулга алдым да, ошаткан егетемә – Раязга хат язып карарга уйладым. Ләкин, аңа минем кебек язган кызлар күп булган, ахры, бер дә исе китмәде. Йокларга яткач, Раязның сүзләрен уйлап яттым. “Син мина ошыйсың” дигәч, “Беләм” дип җавап бирде ул. Каян белгән?! Мин бит беркемгә дә әйтмәгән идем.
Уйлана торгач, исемә төште: алдагы көндә иптәш кызым Айсылуны күргән идем. Егетләр турында сорашкач, мин әллә ни дәшмәдем. Ә Айсылу сөйли дә сөйли, менә Раяз язып ята әле, ошыйсың, дип әйтә, ди. Раяз исемен ишетүгә, мин әллә нишләп киттем. Аның сөйләгәнен тыңлыйсы да килмичә, өйгә ашыктым. Шуннан аңлаган инде ул! Мәктәптә дә ул сөйләгәндер әле.
Чынлап та шулай булып чыкты. Мин мәктәпкә килеп керүгә, Айсылу миңа төртеп күрсәтеп нәрсәдер сөйли башлады, бермәлне бөтенесе кычкырып көлеп җибәрде. Мин борылып чыгып киттем. Күңелемдә шундый гарьләнү хисе иде, елыйсы килде. Раязга хат язу һәм Айсылуга ышану – иң үкенгән эшләрем булды. Шуннан мин кешеләргә ышану хисен югалттым...
Бу вакыйгалар минем белән әллә кайчан булды инде, күңелдә хатирә булып кына сакланалар хәзер. Искә төшкәндә, елмаям. Сеңлемә карагач, менә кабат яңарды истәлекләр.
Илүзә Гыймаева,
Арча районы, Курса-Почмак мәктәбе укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев