Логотип Идель
Ялкын

«КЕСӘҢДӘ НИЧӘ СУМЫҢ БАР?»

Һәрбер яшь... хәер, нигә яшь кенә ди әле – гомумән, һәр кеше диярлек зур байлык, күп акча турында хыяллана. Ни өчен акча кешенең көнкүрешенә һәм аңына шулай тирән кереп урнашкан соң әле? Ә беренче акчалар кайчан барлыкка килгән? Гомумән, нәрсә соң ул акча?

Акчаның һәр телдә үз атамасы. Рус телендәге «деньги (деньга)» сүзе исә төркиләрнең «тәңкә»сеннән килеп чыккан диләр. Акчаның тарихы бик борынгы заманнардан килә. Кешеләргә товарны турыдан-туры алмашу (бартер) җайсыз була башлагач, алар алмашуның бердәм эквивалентын уйлап табарга булганнар. Башта ул эквивалент булып шулай ук төрле товарлар – мал-туар, тоз, диңгез кабырчыклары – бер сүз белән әйткәндә, аерым төбәкләрдә кыйммәт саналган әйберләр йөргән. Безнең эрага кадәр У11 гасырда металл акчалар коя башлыйлар. Әйләнешкә кәгазь акчаларны безнең эраның 910 елында Кытай кертеп җибәрә.

Тарихтагы беренче банклар акчаны һәм башка кыйммәтле әйберләрне саклау урыны булып хезмәт иткән. Сакланышта акчасы булган кешегә сертификат (квитанция) бирелгән, анда аның акчасы банкирда саклануы һәм, шушы кәгазьне күрсәткән һәркемнең билгеле бер күләмдәге сумманы алырга хокуклы булуы турында язылган. Хәзер инде нинди дә булса кыйммәтле әйбер алу өчен бер өем тәңкә түгел, сертификат белән түләү мөмкинлеге дә туган. Тора-бара бу сертификатларның бәясе чын акча көче белән тәңгәлләшкән.

Шулай итеп, банк сертификатларыннан (квитанцияләреннән) файдалану беренче кәгазь акчалар барлыкка килүгә сәбәп булган. Ә инде «бакнота» дигән сүз үзе «bank note» дигән инглиз сүзләреннән килеп чыккан, ул «банк язуы» дигән мәгънәне белдерә.

Банкнотаның экономик асылы – банкның аны чын, натураль акчага алмаштыру бурычына нигезләнгән. Әмма хәзер банклар банкноталарны чын акчаларга алмаштырырга бурычлы түгел. Чөнки хәзер банкноталар үзләре акча булып санала.

Бүгенге көндә әйләнештә фиат акчалар йөри. Бу ни дигән сүз соң? Фиат акчалар – чын түгел, ягъни, чын акчаларны алмаштыручы гына, мөстәкыйль кыйммәте булмаган, яки кыйммәте үз коминалыннан түбәнрәк торган символик акчалар ул. Әйтик, берәүнең кулында 100лек акча бар икән, ул 100 сумлык эш башкарган, яисә 100 сумга бәяләнерлек реаль акчасы (алтын, кыйммәтле әйбер һ.б.) бар дигән сүз, һәм аңа шушы номиналга тәңгәл (100 сумлык банкнота) кәгазь бирелгән. Кешеләрдәге акча иллюзиясе феномены турыдан-туры фиат акчаларның реаль кыйммәте булмавына бәйле – алар акчаның реаль сатып алу мөмкинлеген түгел, аның номиналын кабул итәргә ияләшкән.

Кагыйдә буларак, фиат акчалар реаль, товар акчалар белән тәэмин ителә (бүгенге көндә - алтын, алтын запасы, алтын резервлары).

Син беләсеңме?

- Ни өчен вак акчаның кырлары сырлы-сырлы? Эш шунда, элек тәңкәнең бәясе аңа кергән алтын яки көмеш күләменә нигезләнгән (ягъни 10 доллар тәңкәсенә шул бәядәге алтын кергән). Мошенниклар, андый тәңкәләрнең кырыйларын кисеп, яңадан коярга җибәрә башлаганнар. Тәңкә кырларын сырлау шул гамәлне чикләү өчен эшләнгән. Сыры булмаса, димәк, аны кискәнәр дигән сүз. Хәзер вак акчаны алтын-көмештән коймасалар да, аларның кырларына сырлар ясау гадәте калган.

- Банкноталар басыла торган кәгазьнең 75%ы киҗе-мамыктан, 25 %ы җитен сүсеннән тора. Банкнота 4000 тапкыр икеләтә бөкләүгә чыдарга тиеш.

- 100әр долларлы купюралардан тупланган миллион доллар 10 килограмм тирәсе авырлыкта.

- S билгесен 1788 елда Оливер Поллок уйлап таба.

- Forbes версиясе буенча, иң бай кешеләр уртача 60 яшьтә.

- АКШның әйләнештә йөргән банкноталары һәм тәңкәләре суммасы якынча 829 млрд. доллар тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев