Логотип Идель
Ялкын

"КЕРПЕ КИЛГӘН!"

(булган хәл)

Безнең авылда өй каршында сирень куагы үсә. Минем әнинең әбисе утырткан аны. Куак төбендә керпеләр яши. Алар анда күптән, бик күптән яши, ди әнием. Керпеләр безнең гаиләнең дуслары да, тарихы да икән әле.

Кайчандыр, әнием кечкенә чакта, керпе гаиләсе безгә “кунакка” килә торган була. Аларны әнием, аның  сеңелләре, энеләре таң калып күзәтә, ашата торган булалар. Керпеләр тиз ияләшә, алар хәтта үзләрен биредә хуҗа итеп тә сизә башлыйлар.

Көннәрдән бер көнне әбием белән бабам балалары белән бергәләп  шәһәргә күченеп китә. Керпеләр аларны бик юксынгангамы, гел нигез йорт тирәсендә чуала, аларны эзли. Ләкин гаилә җәй җитүгә  авылга төялешеп кайта һәм янәдән гадәтләнгән тормыш башлана.

“Керпе килгән!” Әниемнең сеңлесе Гөлшат апам әйткән бу сүз гаиләдә шатлык авазы, күңелле бер чакыру булып яңгырый торган була. Әби белән бабамның оныклары тугач та, бу сүз телдән төшми, керпеләр килү авыл-нигезгә кайтырга кирәклекне искәртә. Туганнар җыелыша, гөр килә!

Ләкин, һич көтмәгәндә, гаилә ишеген авыр кайгы шакый. Гөлшат апа гаиләсе белән юл һәлактенә эләгеп, һәлак була. Кайгы гаиләгә үз эзен сала – нигезне моң баса, әмма Гөлшат апаның әлеге сүзләре генә, күңелләрне кузгатып, җанны телгәләп, үткәннәрдән өн булып әле дә ишетелә, әле дә яши...

...Чөнки керпеләр килә, һаман килә. Әби-бабамнарның балаларын да, оныкларын да нигезгә  ымсындыра кебек алар. Хәзер инде керпеләргә без – оныклар таң калабыз, сөт бирәбез, керпеләр килгән саен кош тоткандай куанабыз. Аларны ишегалында күрүгә,  беравыздан “Керпе килгәәән!”, дип сөрән салабыз.

Керпе гаиләсен мин җәй буе күзәтәм. Әни керпе үз балаларын гаҗәеп саклык белән тәрбияли, аларны югалтудан бик курка икән. Керпе гаиләсе миңа нигезне, бер-беребезне, якыннарыбызны сакларга кирәклекне искәртеп тора  кебек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев