Логотип Идель
Ялкын

КЕРҮ КЫЗЛАРГА ГЫНА РӨХСӘТ!

2018. 8 февраль. 18.30. Бары тик кызлар гына катнаша ала. Һәр катнашучы үзе белән бер әйбер алырга тиеш. Нинди әйбер? Кызлар үзләре генә нәрсә эшләргә уйлаганнар? 

8 февраль көнне Ислам мәдәнияте музеенда (сүз уңаеннан, ул Кол Шәриф мәчетендә урнашкан) булды бу хәл. #be_Smart интеллектуаль уенына чыннан да кызларга гына керү рөхсәт иде. Анысы да бер шарт белән: һәр гүзәл затның башында калфак булырга тиеш.

Калфаклылар озак көттермәде. 4 команда булып тупланып, оештыручыларның төрле өлкәләргә кагылган, катлаулы, әмма бик кызыклы сорауларына җавап та эзләргә кереште.





Чара Россия мөселман хатын-кызлары җыенының 100 еллыгына багышланганлыктан, беренче тур милләт өчен үзләрен аямаган, утка да, суга да керергә әзер зыялы татар хатын-кызлары (Ләбибә Хөсәения, Сара Шәкүрова, Зәйнәп Кәримова-Хәсәни һ.б.) турында иде. Алар мәдрәсә дә ачканнар, ул елларда ук чит илдә белем алып кайтканнар, үз өйләрендә мәктәп дә булдырганнар.

Икенче тур косметология турында. Бу юлы кызлар үзләренең белемнәрен матурлык өлкәсендә сынап карады. Үзләренең гомер буена 350 грамм иннек ашап бетерүләре турында күпләрнең белмәве ачыкланды.





Киләсе тур татар милли ашларына багышланган. Юк, аларны пешереп тә, ашап та күрсәтергә кирәкмәде. Нибары серле рәсемнәр артына яшеренгән милли ризыкны гына чамалап алу мәслихәт иде. Мисал өчен, каз һәм ат төшерелгән сурәтнең нәрсә аңлата дип уйлыйсың? Казылык, әлбәттә!

Соңгы турда кызлар әдәбият өлкәсендәге белемнәрен сынады. Әсәрләрдән өзекләр тәкъдим ителеп, катнашучыларга аларның авторын һәм исемен белергә кирәк иде.
Әлеге чара тагын бер истәлекле вакыйга белән истә калыр: 100 ел элек калфак кигән хатын-кызар сурәтләнгән фото яңа сулыш алды, XXI гасыр татар кызлары янәдән нәкъ шундый фотоны кабатлады. 





Зилә Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев