Логотип Идель
Ялкын

КЕМ-КЕМНЕ…

Сез аның белән моңарчы журналда чыккан мәкаләләре аша гына таныш идегез .Ә ул әле хикәяләрдә яза .Шая-шаян ,чеметтергеч хикәяләр .Йә, "иптэш Гәйнттинова"ны (редакциябездә аны ,үз итеп,шулай атап йөртәбез ,тагы да бар ,әлбәттә,кушаматлары ...Аларын ңурналның VKдагы  паблигын ,төркемен күзәтеп  баручылар белә булыр)хикәяче буларак та ачыгыз инде...

 "Ялкын"  абый- апалары


КЕМ-КЕМНЕ…

Озын тәнәфес вакыты иде. 9нчы сыйныфның уку бүлмәсендә, һәрвакыттагыча, ыгы-зыгы, шау-шу, этеш - төртеш... Агылый  белән Тагылый  булып  саналган, тик бер  генә  көн дә ачуланышмыйча  тора  алмаган  Алсинә  һәм Гөлсинә “Орифлэйм” компаниясе чыгарган яңа сәгать турында фикерләшәләр. Айдар белән Айнур иртәгә «Ак Барс»ның ничә гол  кертәчәге  хакында гәп куерта. Радик шигырь  яза. Алсу оекбаш  бәйли. «Хыялый» кушаматы алган Зөфәр  мәхәббәт турында китап укый. Фәрит белән күзлекле Кәримә шахмат  уйный. Кыскасы, һәрберсенең  үз  шөгыле  бар.

Шулвакыт «колакчын» кушаматлы Фәрит, имән бармагын иреннәренә  тидереп:

‒ Шухер! Габдуллыч  килә!!! – диде.

«Габдуллыч» дигәннәре мәктәптә утыз елга якын мәктәп директоры булып эшләгән Усман Габдуллович иде. Сыйныф тынып калды. Һәммәсе үз партасына чапты. Утырышып беттеләр генә дигәндә, кабинет  ишеге  ачылып китте һәм ишектән Усман Габдуллович белән бергә кулына китап-дәфтәр тоткан таныш  булмаган бер яшь кенә кыз керде. Күзлекле Кәримә класста чыш-пыш  таратты: «Яңа физика укытучысы икән», ‒ дигәне колакка килеп иреште. Ул арада  сүзне директор  алды:

‒ Ишеткәнегезчә, физика укытучысы Мәдинә Сәлимовна лаеклы ялга  чыкты. Таныш булыгыз, бүгенге көннән алып, сезнең сыйныфка физика  дәресләрен Роза Марсовна укытачак. Яшь укытучы  белән... Галимов! Ник тартасың ул Алсинәнең чәчен?!.. Яшь укытучы белән үзегезне тәртипле тотыгыз...

Аннары Габдуллыч укытучыга  борылды:

‒ Булды, Роза  Марсовна, сыйныф белән мин сезне таныштырдым, эшегезгә иртәгәдән керешә аласыз. Фән буенча методик планнарны Мәдинә Сәлимовнадан алырсыз...

Алар шулай сөйләнә-сөйләнә чыгу  юлына юнәлделәр.

Яңалык класста зур дулкынлану уятты. Һәрберсенең  яңа  укытучыны  ничек тә булса сынап карыйсы килә иде. 9 нчы «Б» сыйныфы укучыларының башында  төрледән-төрле мәкерле уйлар, фикерләр бөтерелде. Сүзне Алсинә белән Гөлсинә башлады:

‒ Хәтерлисезме, без киләсе дәрескә контроль  эш эшләргә тиеш идек? Һәм  план буенча аны безгә Роза Марсовна барыбер эшләтәчәк. Әйдәгез,  тактага  сабын  сөртәбез... Һәм аңа язу мөмкин булмаячак! – диделәр.

‒ Урындыгын кисеп  куярга  кирәк  аның! – дип купты Фәрит.

«Хыялый»  Зөфәр:

‒ Мәхәббәт турында  сораулар  бирергә  кирәк... ‒ дип сүзгә кысылды.

‒ Миндә уенчык тычкан бар. Сыйныф идәне буенча шуны җибәрергә кирәк. Мин беләм: шәһәр  кызлары тычканнардан куркалар, ‒ диде  Алсу.

‒ Туфлиләрен  күрдегезме, туфлиләрен! Идәнгә су тамызып куйсаң, тая да  егыла! ‒ дип «дүрт күзен» ялтыратты  күзлекле Кәримә.

‒ Контроль эш дәфтәрләре бер дәрескә югалып торса да ярый, ‒ дип әйтеп  салды  Радик.

Икенче көнне физика дәресенә барысы да ныгытып әзерләнеп куелган иде. Такта сабын белән юылган, укытучы урындыгы киселгән, контроль эш  дәфтәрләре «югалган» һәм ишек төбендә зур булмаган күлләвек ялтырап  ята.

Менә дәрескә кыңгырау шалтырады. Коридордагы шау-шу бермәлгә көчәйде дә, кинәт тынлыкка әверелде, чөнки барысы да сыйныфларга  таралышып бетте. Бары җыештыручы Тәслимә апаның гына көнбагыш ашаучыларны орыша-орыша идән юа башлавы ишетелеп торды.

Бу мизгелдә 9нчы «Б» сыйныфы аеруча дулкынлана иде. Сыйныфның тугыз укучысы да бу дәрестә нәрсә буласын көтә. Ишек ачылды. Укытучы керде. Балалар торып бастылар.

‒ Исәнмесез,  укучылар! Хәерле көн! Утырыгыз! – диде Роза Марсовна.

Тик никтер күлләвеккә таеп егылмады, аны бөтенләй күрмичә дә... янәшәсеннән  узып  китте.

‒ Укучылар, Мәдинә Сәлимовнадан сораштым, ул сезгә контроль эш булачак дип әйткән булган. Шуңа бүген контроль эш  эшләячәкбез. Биремнәр ике вариантта. Тактага  язып, сезнең вакытыгызны алмас өчен, һәрберегезгә дә биремнәр аерым биттә булачак, ‒ диде.

Моны һич тә көтмәгән Агылый белән Тагылый бер-берсенә карашып алдылар. Аларның күзләрендә чиксез гаҗәпләнү чаткылары ярылып ята иде. Укытучы биремнәрне таратып чыкты да өстәлгә сөялеп тора башлады. Фәрит  дәшмичә  булдыра алмады:

‒ Утырып торыгыз, Роза Марсовна.

‒ Рәхмәт, Галимов. Мин, баскан килеш, сезнең күчерү-күчермәвегезне карап торам.

Калган планнар да тормышка ашмады. Алсу ничә тапкыр уенчык тычканын идәнгә атып карамасын, укытучы аны күреп кычкырмады. «Хыялыебыз» да үзенең сорауларын бирергә кыймады. Дәрес беткәнен белдереп, кыңгырау шалтырады. Шулчак Роза Марсовна телгә килде:

‒ Дәрес бетте, димәк, тактадагы сабынны юып ала аласыз, идәнне дә сөртеп куегыз, урындыкны төзәтегез, контроль эш дәфтәрләре урынында  булсын. Иртәгә сезгә беренче дәрес – физика, тикшерәм! Өй эше: номер унсигез. Сау булыгыз!

Бу юлы бөтен сыйныф шаккатты. Һәммәсе дә бер-берсеннән шикләнде: арада шымчы бармы әллә?!

Алты дәрес беткәч, 9нчы «Б» сыйныфына кереп карасагыз, анда урындык  төзәтеп ятучы Фәритне, ышкый-ышкый такта юучы Алсинә белән Гөлсинәне, идән сөртүче Кәримәне, контроль эш дәфтәрләрен кая куярга белмичә акаеп басып торган Радикны һәм тырышып-тырышып физика китабы укучы Зөфәр белән Алсуны күрергә була иде.

Их! Килеп чыкмады бит яшь укытучыны сынау...

Кем белсен соң аның инде моңарчы өч мәктәптә укытып, азау теше чыгарганын һәм «атказанган укытучы» исеменә лаек булганын...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев