Логотип Идель
Ялкын

КАЗАННЫҢ ИҢ ИСТӘЛЕКЛЕ 8 УРЫНЫ

Казанга килеп, кая барырга белми аптырап торасыңмы? Әллә инде гомер буе монда яшәп тә, шәһәрең белән тагын да якыннанрак танышырга телисеңме? Бүген без сине Казаныбыздагы 8 искиткеч матур урын белән таныштырырбыз һәм аларга кадәр ничек барырга кирәклеген аңлатырбыз.

1. “Химиклар” мәдәният сарае ( ДК "Химиков").
“Химиклар” мәдәният сарае” яки “Волгоград” урамы тукталышына кадәр барырга кирәк булыр. Машина белән барган очракта, машинаны "Оргсинтез" бассейны янында калдырырга мөмкин.

2. Горки-Әмәт урман-паркы (Горкинско-Ометьевский лес).
Әлеге парк инфекцион хастаханә янында урнашкан. Монда кадәр трамвай, автобус белән барырга мөмкин, “сәпит” белән генә элдертергә дә була.

3. Җиңү паркындагы күл буе.
“Җиңү паркы” тукталышына кадәр барырга кирәк булыр.

4. Кабан күле янындагы иске пристань.
Автобуста “Һади Такташ” тукталышына кадәр, машинада барсагыз, Мәрҗани урамына яки “Нәфис Косметикс” бинасына кадәр барырга кирәк.

5. Урицкий исемендәге ял паркы.
Әлеге паркка кадәр Восстание, Васильченко, Гагарин урамнары буенча йөри торган шәһәр транспортлары белән барып җитәргә мөмкин, йә булмаса Декабристлар урамы буйлап бара торганына утырыгыз, бу очракта “Гагарин” тукталышында төшеп, паркка кадәр 700 метр җәяү барырга кирәк булачак, моңа 10-15 минут вакыт җитәр.

6. Ишкәкле спорт төрләре үзәге (Центр гребных видов спорта) яр буе.
“Казан ярминкәсе” тукталышына кадәр барырга кирәк булыр, барып җиткәч, комплексны уң ягыннан әйләнеп узыгыз. Шуннан соң Урта Кабанга кадәр барыгыз. Машина, велосипед белән барсагыз да була.

7. Бутлеров урамы.
Иң яхшысы – автобус белән бару. “Тукай мәйданы” тукталышына кадәр барыгыз да, маршрутны КГФЭИ бинасы яныннан башлагыз. Машина белән барсагыз, аны "Кольцо” яки “ГУМ” сәүдә үзәкләре янында калдырырга була.

8. Кремль яр буе.
Ничек барырга? Автобуста “Батурин” тукталышына кадәр барырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев