КАЗАНДА ВОЛОНТЕРЛАР ӘЗЕРЛИЛӘР
Волонтер булырга теләүче Татарстан яшьләре өчен мөмкинлекләр арта бара.
Иртәгә, 11 мартта, Казанның А. Гайдар исемендәге яшьләр үзәгендә волонтерларны җәлеп итү, аларны әзерләү буенча үзәк ачылачак. Биредә Сочи шәһәрендә үтәчәк XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленә волонтерларны әзерләячәкләр.
Бу үзәктә ирекле булышчыларны әзерләү 14 юнәлеш буенча барачак. Алар арасында шәһәр волонтерлары, делегацияләрне озатып йөрү, Мәскәүдәге Җиңү Парады волонтерлары, гаммәви мәгълүмат чаралары эшчәнлеген тәэмин итү кебек юнәлешләр бар.
Казандагы Волонтерлар үзәге Россия волонтер үзәкләре арасында иң ихтыяҗлысы булырга охшап тора. Чөнки инде үзәккә 1500 гариза тапшырылган.
Белешмә:
Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале Россиядә өченче тапкыр узачак. Ул 1957, 1985 нче елларда Мәскәүдә узган булган. XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә 150 илдән 20 мең кеше катнашачак. Татарстан республикасы делегациясен 180 волонтерлар һәм 200 катнашаучы тәкъдим итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 октября 2025 - 14:58
«АВАЗДАШ» ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕНЕҢ АФИШАСЫ БИЛГЕЛЕ
-
13 октября 2025 - 11:17
ЯШЬЛӘРНЕ ТАРИХИ АГАРТУ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ «ТАРИХ ТАВЫШЫ» БӨТЕНРОССИЯ ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
8 октября 2025 - 13:10
ТҮБӘН КАМА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ЗАМАНЧА ДРАМАТУРГИЯ БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕ УЗДЫРА
-
30 сентября 2025 - 15:15
«ЕЛНЫҢ ИҢ ЯХШЫ ЯШЬ УКЫТУЧЫСЫ – 2025» КОНКУРСЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
Нет комментариев