Логотип Идель
Ялкын

"КАЗАНДА ОРЕНБУРГ ТЕАТРЫНЫҢ ЮБИЛЕЙ ГАСТРОЛЬЛӘРЕ"

4-9 апрельдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында М.Горький исемендәге Оренбург дәүләт өлкә драма театры гастрольләре үтә. Гастрольләр афишасында театр репертуарындагы Россиянең халык артисты, Дәүләт бүләге лауреаты Рифкать Исрафилов сәхнәләштергән спектакльләр тәкъдим ителә.


4 апрель, 19:00. Ю. Поляков “ГӨМБӘ ПАТШАСЫ” 16+. Драма 2 пәрдәдә (2 с. 40 мин.).


Спектакль 2015 елны «Смотрины» Халыкара заман рус драмасы фестивалендә катнашкан. Төп герой - бөтен мәсьәләләрне акча ярдәмендә чишәргә күнеккән, кешеләрне үз мәнфәгатьләрендә кулланырга, алдарга гадәтләнгән адәм. Тик көннәрдән-бер көнне барысы да үзгәрә: детективтагы сыман таныш түгел серле кеше, көтелмәгән шымчылык, шикләнү һәм буталчык хәлләр Михаил Свирельников тормышының астын-өскә китерә. Һәм әлеге хәлләрдән котылырга аңа ГӨМБӘ ПАТШАСЫ гына ярдәм итә ала!


5 апрель, 19:00. Л. Юхвид, М. Авах, В. Типот “КУРАЛЫКТА ҮТКӘН ТУЙ” 12+ Музыкаль комедия 2 пәрдәдә (2 с. 40 мин.).


Әлеге театраль инсценировка берничә әсәр нигезендә эшләнгән, шуңа да ул бик үзенчәлекле килеп чыккан. Бу спектакль үзенең җиңеллеге, музыкальлеге, лирикасы, халыкчан юморы, кызыклы персонажлары белән тамашачылар күңелен шундук яулап алачак. Атаман Грициан Таврический барыгызны да үзенең туена чакыра!


6 апрель, 19:00. В. Шукшин “МӨЛӘЕМ КЕШЕЛӘР” 12+ Лирик вакыйгалар (2 с. 40 мин.).


[gallery size="full" ids="6365,6364,6363"]

Спектакль Драма театрларының Идел буе федераль төбәге фестивале лауреаты (2014 ел). «Микроскоп», «Үзебез генә», «Авыл халкы», «Намуссызлар», «Сивомга сәлам!», «Кияү бер машина утын урлаган», «Степка» хикәяләре буенча Рифкат Исрафилов инценировкасы. Шукшин әсәрләре геройлары характер төрлелеге һәм каршылыклы хисләр кичерүчән булулары белән аерылып торалар, шуңа да аларның күп кенә кичерешләре башкалар өчен сәер тоела. Йөрәктәгене сүзләр белән ничек әйтеп бирергә, борчу-хәсрәтне ничек аңлатырга, бәхет-шатлыкны ничек җиткерергә!?.


7 апрель, 19:00. Р. һәм М. Куни АГАЙ-ЭНЕ 16+ Комедия 2 пәрдәдә (2 с. 20 мин.).


Премьера! Комедия баш ваткыч вакыйгалардан тора. Анда “кара юмор” да, фарс та урын алган. Өч бертуган һәрвакыт бер-берсенә ярдәмгә килергә әзер торалар. Тик аларның тугърылыклы дуслыклары бик күп көлкеле хәлләргә дә сәбәп була...


8 апрель, 19:00. Л. Юхвид, М. Авах, В. Типот “КУРАЛЫКТА ҮТКӘН ТУЙ” 12+ Музыкаль комедия 2 пәрдәдә (2с. 40 мин.).


9 апрель, 18:00. В. Шукшин “МӨЛӘЕМ КЕШЕЛӘР” 12+ Лирик вакыйгалар (2 с. 40 мин.).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев