Балалар кинофестивале «Совенок» бәйгесе

29-30 май көннәрендә Казанда II Халыкара балалар кинофестивале - “Совенок” бәйгесе узачак.

Әлеге уңайдан башкалабызга 5 яшьтән 23 яшькә кадәрге кино сөючеләр җыелыр дип көтелә. Фестиваль кысаларында

  • “уен фильмы”,

  • “уен булмаган фильм”,

  • “мәгълүмати сюжет”,

  •  “реклама”,

  •  “музыкаль клип”,

  •  “анимация”,

  •  “мобиль видео”
    номинацияләрендә иҗади эшләр конкурсы оештырылачак.


Кинофестивальнең максаты сәләтле балаларны эзләү, эшчәнлекләре кино һәм телевидение сәнгате белән бәйле яшь коллективларга һәм аерым авторларга ярдәм күрсәтү, аларга стимул бирүдән гыйбарәт. Чара Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Казан шәһәре Мәгариф идарәсе ярдәме белән үткәрелә. Кинофестиваль “Эрудит” балалар-яшьләр лагере һәм “Агентсво приключений” туристлык компаниясенең турыдан-туры катнашында оештырыла.

Бәйгедә катнашу өчен игелек кылу, әйләнә-тирә мохитне саклау, этник колорит, милләтләр һәм буыннар диалогы, традиция һәм гореф-гадәтләр, социаль проблемалар, ватанпәрвәрлек, туган якка мәхәббәт темаларына балалар һәм яшүсмерләр тарафыннан төшерелгән фильмнар һәм роликлар кабул ителә. Фильмда көчләү һәм расачыл дошманлыкка чакыру күренешләре чагылыш тапмаска тиеш. Гаризалар 20 майга кадәр кабул ителә, төгәлрәк мәгълүмат белән түбәндәге сайтта танышырга мөмкин:http://fest-sovenok.ru/zayavka-na-uchastie.

Иң яхшы фильмнар кинофестивальнең конкурс программасы кысаларында күрсәтеләчәк, 10 номинациядә лауреат исеменә лаек булучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Тамашачы мәхәббәте призына интернет-тавыш бирү http://vk.com/festkzn сайтында 20-28 май көннәрендә уза.

Фестиваль һәм бәйгедә катнашучыларны кино һәм телевидение өлкәсендәге кызыклы кешеләр белән очрашулар, мастер-класслар һәм түгәрәк өстәлләр, Казанның истәлекле урыннарына экскурсияләр көтә. Төгәлрәк мәгълүмат – http://fest-sovenok.ru/ сайтында.

xRMtwZYNAVM


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 27 март 2020 - 10:08
    ПАР БЕЛӘЗЕК Зөлхиҗҗә иртәгесен туган-тумача, дусларын, тирә-күршеләрен җыеп Коръән мәҗлесе уздырырга әзерләнә иде. Киләсе кунаклар инде чакырылган. Бик озак урын хастасы булып яткан әнисенең бакыйлыкка күчкәненә ике ел узып та киткән. Хәергә өләшәсе йомшак ак сөлгеләре күптән түрдәге тумбочка өстенә таслап куелган. Зөлхиҗҗә әнисе исән чакта да аңа гел ак төстәге күлмәкләр, яулыклар гына ала иде. Биш ел урында ятты карчык.
    4648
    0
    88
  • 18 март 2020 - 15:36
    ТӘҮГЕ МӘХӘББӘТ Ә мәхәббәт дигәнең буйга-сынга карыймы соң? Ул бит буйга гына түгел, яшькә дә карамый. Мәхәббәт үтмәслек киртәләр юк. Ә тәүге сөю бигрәк тә...Ә Зөлфәтнең йөрәгендә әле бу саф тойгының бөреләнеп чәчәк атар чагы гына. Унҗиде яшь... Гомернең иң матур, иң кадерле чагы икәнлеген без бик күп еллар үткәч кенә аңлыйбыз шул. Мәңгегә шулай яшь, матур, дәртле булырбыз кебек.
    3701
    0
    33
  • 24 март 2020 - 16:21
    ҮЗ ЯЛГЫШЫМ, ҮЗ ЯЗМЫШЫМ Рәмилә, уйларыннан арынып, наушнигын салды да кызының бүлмәсенә керде. Индира скайптан Марс белән аралаша иде. Шулай да әнисен күргәч, экранны сүндереп куйды. Рәмиләнең Хәбир турында бик сорыйсы килә иде. Әмма сүзне башка яктан башлады: “Син, кызым, дәү әниең белән алай дорфа сөйләшмә, ярыймы. Ул бит сиңа яхшылык кына тели”. Әнисенең бу сүзләре ачуын китердеме, Индира йөзен чытты: “Әни, син ул җен карчыгына буйсынып, үзеңне ирдән, мине әтидән яздырдың! Сез икегез дә аның корбаны!
    3588
    0
    36

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019