Ялкын
"КАЗАНДА ГЕОГРАФИЯ БУЕНЧА ДИКТАНТ ОЕШТЫРЫЛА"
1нче ноябрь көнне зур илебезнең бөтен регионнарында Россиякүләм географик диктант язылачак. Казан шәһәрендә Татарстанлылар өчен диктан язу мәйданчыгы булдырылачак. Бу чарада теләгән һәркем үз көчен сынап карый ала. Катнашучыларның яшьләренә һәм белемнәренә игътибар ителмәячәк.
Диктант язу Россия Федерациясе президенты В.В.Путин тәкъдиме белән оештырылган. Әлеге чара халыкның географик белемнәрен тикшерү һәм география мәсьәләләренә игътибар юнәлтү максатыннан чыгып эшләнә.
Диктант темасы– «Моя страна – Россия». Ул 25 биремнән тора. Биремнәрне чишү өчен 45 минут вакыт бирелә. Россиякүләм диктант Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы бүлеге һәм Казан (Идел буе) федераль университеты тарафыннан оештырыла.
Диктант уздыруның бер шарты - анонимлык. Катнашучы бланкларда үз исемен, яки тәхәллүсен күрсәтә ала. Һәр катнашучыга шәхси номер биреләчәк. Әлеге номерлар ярдәмендә катнашучылар үз нәтиҗәләрен белә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 мая 2024 - 11:51
«АЛМАЧУАР» БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ЯЗЫЛГАН ПЬЕСАЛАР БӘЙГЕСЕ СТАРТ АЛА
-
7 мая 2024 - 12:38
«БАТЫР ЕГЕТЛӘР» БАТЫР КАЛДЫ!
-
6 мая 2024 - 15:39
ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНДА ҖӘЙГЕ ЭКСКУРСИЯЛӘР СТАРТ АЛАЧАК
-
4 мая 2024 - 13:35
«КАДРОВЫЙ РЕЗЕРВ» – ҮЗЕҢНЕ КҮРСӘТҮ ӨЧЕН МЕНӘ ДИГӘН ЫСУЛ!
Нет комментариев