Логотип Идель
Ялкын

«КАЗАНДА БРЕЙК-ДЭНС»

Казанның Бауман урамы буйлап узганда ленолиум яисә оргалит җәеп тәннәренең төрле өлешләрендә әйләнүче, аяк-куллары белән гадәти булмаган, гаҗәеп хәрәкәтләр ясап биюче яшьләр төркеменә һәм алар тирәсендәге җанлылыкка тап буласың. Бу – брейк-дэнс биюче егет-кызлар һәм аларның тамашасын күзәтүчеләр төркеме.

Төркемнең исеме инглиз телендә “Incredible Brainiacs” дип атала. Татарчага тәрҗемә итеп карасак, аларны “Гаҗәеп башваткычлар”дип атап булыр иде. Төркемнең җитәкчесе – Евгений Гоголев, аның белән бергә батлларда катнашучы – Нияз Гатауллин, урам тамашаларында бергә биеп тусланучы – Валера Макаров һәм Айгөл Нигъматуллина.

  1. Белгечләр әйтүенчә брейк-дэнс биюче кызлар, би-бойлар белән чагыштырганда бик аз. Моны кызларның физик үзенчәлекләре белән дә бәйлиләр. Бу дөреслеккә туры киләме, Айгөл?


Би-гел Айгөл: Әлеге сүзләрдә хаклык бар. Ир-егетләрнең мускуллары күпкә ныграк. Миңа, мәсәлән, кулларны ныгыту өчен даими күнегүләр ясап торырга кирәк. Брейк биегәндә кул мускулларының, сеңерләрнең ныклыгы трюкның уңышы өчен әһәмиятле. Тик минемчә, кызларның ир-атлар белән чагыштырганда көчсез зат булуы брейк белән шөгыльләнергә киртә була алмый.

  1. Казанда брейк белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр бармы?


Би-бой Женя: Брейк Казанның барлык почмакларына да диярлек үтеп керде. Заман яшьләренең хәрәкәтенә әверелде һәм күәтле адымнар белән алга баруын дәвам итә. Ел саен төрле фестивальләр, конкурслар, батллар уза. Элек фестивальләрдә үзебезнең брейкерлар гына жюрида утырса, хәзер чит ил осталары килә. Мин үзем дә Ne Format fest дигән фестивальне башлап җибәрдем.

  1. Ничек уйлыйсыз, Татарстан брейкерлары дөнякүләм дәрәҗәгә ирешә алалармы?


Би-бой Женя: Бик авырлык белән! Ләкин, Россиядәге конкурслар аша үзып илара фестивальләргә баручылар бар. Шундыйларның берсе Чаллыдагы “No name crew” төркеменнән Би-бой Kenny. Мин андыйлардан үрнәк алып, алар дәрәҗәсенә күтәрелергә теләр идем.

  1. Профессиональ рәвештә биер өчен күпме вакыт кирәк?


Би-бой Женя: Иң кимендә биш ел. Талантың булу һәм даими рәвештә шөгыльләнү, күнекмәләр ясап тору кирәк. Зур түземлек һәм ихтыяр көче таләп ителә. Син брейк белән чын мәгънәсендә чирләгән кеше булырга тиешсең. Шунсыз барып чыкмый. Бер элементны дөрес башкарыр өчен генә дә шактый озак вакыт таләп ителергә мөмкин. Ә чын брейк остасы булу өчен бик күп катлаулы элементлар, трюклар өйрәнергә кирәк.

  1. Ә нинди элементлар аеруча авыр бирелә?


Би-бой Женя: Элементларның күбесе акробатик осталык таләп итә, кайсы өчен сыгылмалылык, кайсы өчен көч, кайсына баллансны дөрес тоту сорала. Болардан тыш брек биегәндә травмалар алу куркынычы да бар. Бигрәк тә буыннар чыгу, сеңерләр тартылу, бәрелеп имгәнүләр, шуулы элементлардан соң тире суелулар... Бигрәк тә үзлегеннән шөгыльләнүчеләр еш имгәнә. Чөнки элементны ничек итеп дөрес ясау техникасын белеп җиткерми. Тренер карамагында, махсус бию мәктәпләрендә яки брейк түгәрәкләрендә шөгыльләнү куркынычсызрак.

  1. Бүтән бию төрләренә карата мөнәсәбәтегез нинди?


Би-бой Женя: Drum step биергә өйрәнергә теләр идем. Төрле клуб биюләренә, бигрәк тә хәзер яшьләр яратып бии торган тиктоникларга мөнәсәбәтем, йомшак итеп әйтсәк, бик үк уңай түгел. Алар ялкаулар өчен.

Би-гел Айгөл: Ә мин барлык бию төрләренә дә уңай карыйм. Игоръ Моисеев хореографиясен һәм заманча балетны хөрмәт итәм.

  1. Брейк-дэнс биергә теләүче яшьләргә нинди киңәшләр бирер идегез?


Би-бой Женя: Көй тыңлаганда ритмны тоерга өйрәнсеннәр иде. Чөнки кайбер брейк биючеләр элементны чиста ясыйлар, ә ритмны ишетмиләр дә. Әйтерсең көй аерым, биюче аерым дөньяда яши.

Би-бой Валера: Ашыкмасыннар! Һәр эшне тәнне җылыту, разминка белән башласыннар. Имгәнүләрдән саклансыннар!

Би-бой Нияз: Уңайлы кием кисеннәр!

Би-гел Айгөл: Иң якшысы, бию мәктәбенә, яки брейк түгәрәгенә килеп профессионаллар белән эшләсеннәр!

Тарихы:


Брейкинг, бүтәнчә әйтсәк – би-боинг башка бию төрләреннән нык аерыла. Аны әлегә кадәрге бию формаларының прогрессив үсеше дип тә атап булыр иде. Баштарак Рокинг(Rocking) буларак та танылган Брейкинг(Bracking) – ул Good Foot исемле бию стиленең прогрессив үсеше. 60нчы еллар ахыры, 70нче еллар башында барлыкка килгән бию стиленә атаклы Джеймс Браунның “Good Foot” дип аталган пластинкасының исеме бирелә. Good Foot – җиргә егылуны әйләнү элементлары белән кушкан бердәнбер бию төре була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев