"КАЗАНДА АСТРОНОМИЯ БУЕНЧА ХАЛЫКАРА ОЛИМПИАДА УЗАЧАК"

15-23 нче октябрь көннәрендә Казанда мәктәп укучылары арасында Астрономия буенча Халыкара олимпиада узачак. Бу олимпиада XX тапкыр уздырыла икән инде. Быел олимпиадада Румыния, Македония, Корея, Һиндстан, Италия, Армения, Казакъстан, Швеция һәм Россиянең иң уңган, иң булган, астрономиягә баштан-аяк гашыйк 60 баласы катнашачак.

Ярышлар өч турдан тора:

1) теоретик белемнәрне тикшерү;

2) күзәтү туры;

3) практик өлеш.

Олимпиаданың күзәтү өлеше Казан федераль университетының В.П.Энгельгарт исемендәге Астрономия обсерваториясендә уздырылачак.

Астрономия буенча Халыкара олимпиаданың ачылу тантанасы 2015нче елның 16нчы октябрендә Казан Ратушасында була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 6 сентябрь 2020 - 13:31
    МӘХӘББӘТ ТОЗАГЫ "Тавык төшенә тары керә” ди халык. Финанс-экономика институты студенты Рәсим төшендә үзен банк директоры итеп күреп ятканда гына ишек шакыдылар. “Их, нечкә билле чибәркәй – сәркатиб кабинетка килеп кергәч кенә уяттылар”, – дип сөйләнә-сөйләнә ишек ачырга юнәлде. Ә ишек артында… Әле генә төшендә күргән сәркатиб кыз басып тора иде.
    1217
    0
    3
  • 13 сентябрь 2020 - 13:56
    КАЛАЙЧЫ КӘЛҮК Җиңел сөякле бабай, аягына эрҗинкә галушларын киеп алды да болдыр баскычыннан җәһәт кенә ишегалды чирәменә төште. Тагын бер кинәнеп арлы-бирле йөренгәләде. Алгысый иде аның күңеле, очына иде. Менә нидер эшлисе генә килеп тора бит. Ниндидер бер гайре табигый эш. Әмма дә ләкин файдалы эш булсын иде ул. Тиктомалдан чуарланып йөрергә яшь-җилкенчәк түгел лә ул! Хәкимәсе: «Вәт маладис, картым! Вәт булдыргансың, атасы!» – дип әйтерлек булсын. Мактаганны ярата ул. 
    1035
    0
    6
  • 4 сентябрь 2020 - 09:31
    ЧУАР ТАВЫК Тавыкның кыртлавын бетерер өчен идән астына ябарга кирәк, дип ишеткәне бар иде. Култык астындагы тавыкны шунда ук кече якның идән астына җибәрде. Идән капкачы ябылып, караңгыга калгач та, и ачуланды тавык хуҗабикәсен, и ачуланды. Канатлары белән фыр-фыр килеп, нигезгә салган көлләрне очырды. Өч көн буена караңгылыкта ипи белән су гына ашап яшәгәч, кыртлавы беткән кебек тоелды.
    680
    0
    3

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019