Логотип Идель
Ялкын

"КАЗАНДА АКРОБАТИК РОК-Н-РОЛЛ ЧЕМПИОНАТЫ УЗАЧАК"

7-8 ноябрь көннәрендә Казаныбыз акробатик рок-н-ролл башкаласына әйләнәчәк. Бездә Дөнья Чемпионаты һәм әлеге спорт төре буенча чемпионат белән Европа беренчелеге уздырылачак.

Оештыручылар белдергәнчә, әлеге чемпионат Татарстанда икенче тапкыр гына уздырыла. Ләкин катнашырга теләүчеләр күп булуын искәртәләр. 7 илдән 568 спортсмен чемпионатта катнашуга гариза биргән.

«Әлеге спорт төренә игътибар артуына бик куанам. Кешеләр сәламәт яшәү рәвешенә тартыла дигән сүз. Ярышлар Формейшен һәм Формейшен-микс дисциплиналарында узачак. Бу командалы ярыш. Акробатик төркемнәрнең максаты төрле акробатик элементларны башкару һәм төркем белән төрле формаларга керү. Бер элементны башкаруга 3 минут вакыт бирелә. Чемпионат истә калырлык булачак. Килегез!»- диде Татарстан Республикасының акробатик рок-н-ролл федерациясе президенты Әмир Харисов.

Билгеле, ике ел эчендә генә чемпионнар үстереп булмый. Әмма Казанлылар төрле конкурс, фестивальләрдә катнашып, призлы урыннар алып кайта икән.

Бүгенге көндә акробатик рок-н-ролл түгәрәкләре Казанның 21 нче гимназиясендә һәм 38 нче мәктәбендә эшләп килә. Әлеге түгәрәкләргә 100дән артык бала йөри икән. Әлеге түгәрәк җитәкчесе Наталья Рачева акробатик рок-н-роллның балада үз-үзенә ышаныч арттыруын әйтеп үтте: «Әлеге спорт төрендә барысы да бар: хореография, гимнастика, акробатик элементлар. Безгә йөргән балаларның берсе дә вакытын бушка уздырып, азып йөрмиләр», -диде.

https://youtu.be/yhKGQGfS8Y4

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев