Логотип Идель
Ялкын

КАЗАН - МОДА БАШКАЛАСЫ?

Казанны спорт башкаласы дип тә, мәдәни башкала, дип тә атарга яраталар. Тик тиздән ул мода мәркәзенә әйләнмәгәе! 28-30 апрельдә VOLGA FASHION WEEK Халыкара мода фестивале дәвамында Казанга яңа дизайнерлар һәм Мәскәү мода белгечләре киләчәк.


Өч көн дәвамында татарстанлылар җиңел сәнәгать лидерлары, танылган модельерлар белән аралаша алачак. Мода атнасы булгач, әлбәттә, мода күрсәтү кичәләре дә көтелә.


Шунысы кызык: Мода атнасында танылган Казан дизайнерлары белән бу өлкәдә әле яңа гына танылып килүче яшь егет-кызлар катнашачак. Кызганыч, катнашучыларның 10сы гына – Казаннан, калганнары – Мәскәү, Санкт-Петербург, Әстерхан, Ставрополь, Екатеринбург шәһәрләреннән.



Анастасия Былинина, чараны оештыручыларның берсе:


– Минемчә, Казан дизайнерлары бик актив. Алар күренмәсәләр дә, чынлыкта алар шактый. Мода атнасына катнашучыларны без эшләренең фотографияләре һәм эш эскизлары буенча сайлап алдык. Коллекциясе тулы булмаган авторларның эшләрен алмадык.


Шунысы да бар: чараны оештырганда җиңел сәнәгать юнәлешендә белем биргән уку йортлары белән дә тыгыз элемтәдә булганнар. Шуңа да аларның студентларын чарада рәхәтләнеп көтәләр. VOLGA FASHION WEEK чарасында 200 "лук" тәкъдим ителәчәк. Конкурс кысаларында 18 күрсәтү булса, 12-13 дизайнер үзенең шәхси коллекциясен дә күреп булачак.


Чарада катнашучылар үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча җавап таба да алачак. Мисал өчен, «Ислам традицияләре белән моданы ничек берләштерергә?», «Милли төсмерләрне чагылдырган киемнәрне ничек сайларга?» – бу һәм башка сорауларга җавапларны Мода атнасында булачак мастер-классларда ишетергә мөмкин.


Гомумән алганда, Мода атнасын өч төрле юнәлештәге киемнәрне күреп булачак: көндәлек киемнәр, танылган дизайнерлар уйлап тапкан һәм милли стильдәге киемнәр. Ягъни Мода атнасында һәркем күңеленә хуш килгәнен таба алачак.





Белешмә:


VOLGA FASHION WEEK Мода атнасы – фестиваль брэнды, ул Россия аренасында яңа исемнәрне кабыза. Фестиваль мода өлкәсе белгечләренә генә түгел, мода белән кызыксынган һәркем өчен кызыклы булачак. 5 ел дәвамында уздырыла торган фестивальнең нәтиҗәсе итеп Россия кием дизайнерлары ассаоциациясен төзиячәкләр. Язгы-җәйге сезонда нинди тенденцияләре өстенлек иткәнен шушы чара дәвамында күреп булачак.



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев