Логотип Идель
Ялкын

КАЗАН КЫЗЫ "TATARKA АЛТЫН"га ПАРОДИЯ ТӨШЕРГӘН /видео/



Мин - Артек, мин - Артек! Казан мәктәпләренең берсендә унынчы класста укучы рус кызы Дарья татарча җырлый! Казан кызы Дарья Абазьева Кырымның Артек лагеренда булганда Ирина Смелаяның "Татарка Алтын" клибына пародия төшергән. Intertat.ru Дарья белән элемтәгә кереп, ни өчен нәкъ шушы җырны башкаруы белән кызыксынды.




Дарья татар телен мәктәптә өйрәнгән. Һәм шул дәрәҗәдә яхшы өйрәнгән - ул татар телендә җыр текстын да үзе яза алган.

[embed]https://youtu.be/2LlvVbDEBGM[/embed]

- Без Артекта смена ахырында ике медиа продукт тәкъдим итәргә тиеш идек. Һәм без берәр танылган клипка пародия төшерергә уйладык, - дип сөйләде Дарья.

Берсе шаяртып кына "Алтын-Артек", диде. Без шушы җырга алынырга булдык. Безнең отрядта Татарстаннан мин үзем генә идем. Шул сәбәпле, татарчаны начар белсәм дә, текстны миңа язарга туры килде.

Клипны төшерү ике көнгә диярлек сузылды. Кәгазьдә локацияләр уйлап табу һәм ясау, киемнәр, репетицияләр үткәрү һәм трекны яздыру, клипта катнашучыларны сайлауп алуга бик күп вакыт һәм көч сарыф ителде.

- Ни өчен бу клипка пародия ясарга уйладыгыз?

- Бу клипның популяр булуы сәбәпче булды.  Артекта ял итүче малайлар һәм кызларның әлеге клип һәм аның бик тиз истә кала торган кушымталары белән таныш икәнлеген аңлаганда да. Чөнки, беренчедән, оригинал клип күпләрнең игътибарын җәлеп итте һәм кыска гына вакыт эчендә зур популярлык казанды.

Иртән торсак та, кич ятсак, башыбызда шул проект кына иде һәм аның шау-шу куптарачагына һәм игътибарны җәлеп итәчәгенә ышандык. Безнең бәхеткә, ул шулай булып чыкты да.

Шунысы кызганыч, минем смена төгәлләнде һәм без илнең төрле почмакларына таралыштык. Без инде беркайчан да шушы состав белән яңа клип төшерә алмаячакбыз. Әмма кайчан да бер Артекка килә калсам, һичшиксез, шушыңа охшаш тагын берәр клип төшерергә тәкъдим итәчәкмен һәм ул татар телендә булачак! Чөнки Артекта бик тә популяр шушы трекның минем республикам телендә язылуы җанга зур рәхәтлек бирә.



- Дарья, син татар эстрадасы белән танышмы? Татар җырлары "Татарка Алтын" кебек популярлык казансын өчен нишләргә кирәк?

- Татар эстрадасы миңа әллә ни таныш түгел, шулай да, күңелемә хуш килгән берничә җырны беләм. Кайвакыт кайберләре күңелгә кереп кала һәм үзләрен гел көйләп йөрисе килә.

Минемчә, яшьләр һәм рус телле аудитория арасында популярлык казану өчен татар эстрадасына «яшьләрчә» юнәлештә үсеш кичерергә, бүгенге рус популяр музыкасындагы кебек тиз истә кала торган мотивлар, бигрәк тә кушымталар кирәк.

//Интертат.ру//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев