КАЗАН ХАНЛЫГЫНДА "ХАН КҮТӘРҮ"

Төрки бабаларыбыз чорыннан безнең көннәргә таба сәяхәт иткәндә, әйдәгез, Казан ханлыгында тукталып алыйк. Бу чорда инде безнең бабалар ислам дине кабул иткән була, һәм бу сайлау гореф-гадәтләренә дә йогынты ясый.

Казан ханлыгында 1Казан ханлыгында җитәкче сайланганнан соң, халык шулай ук багышлау йоласы үткәрә торган була. Ханлыкның бар халкы, кечкенә балалардан алып, таякка таянган бабайларга кадәр, җәмигъ мәчетендә җыелалар. Мәчет залына зур ак киез җәелә. Башта сәет җыелган халыкка вәгазь укый. Аннары дәрәҗәле саналган нәселләрдән дүрт кеше чыгып, ак киезне дүрт почмагыннан тоталар.

Хан киезгә менеп утыра һәм аны киезе белән бергә югары күтәрәләр. Халык дәррәү сөрән сала. Бу йола "Хан күтәрү" дип атала.


Дөресен генә әйткәндә, ханны киезгә утыртып күтәрү йоласы борынгы төркиләрдә дә булган. (Сүз уңаеннан, римлылар да үз ханнарын калканга утыртып күтәргәннәр икән.) Ләкин төркиләр, шуңа өстәп, яңа каганның мөлкатен талаган булса, Казан ханлыгында, киресенчә, хан өстенә тәңкәләр ыргыта торган булалар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла

Блоглар