Логотип Идель
Ялкын

КАЮМ БАБАЙГА АЧУЫМ ЧЫКТЫ

Узган гасырны башыннан ахырына кадәр диярлек (1901 – 1999) кичеп, аның бөтен тарихи вакыйгаларында катнашкан, аларны йөрәге аша кичергән классик язучыбыз Гомәр Бәшировның тууына 115 ел. Гасыр вакыйгалары аның һәрбер әсәрендә сәнгатьчә чагылдырылып, сюжетларына укучыны бөтереп алып кереп китә. Уйландыра, борчылдыра һәм хәтта, бүгенге көн күзлегеннән караганда, бәхәскә дә этәрә. Тик битараф калдырмый. Ул әсәрләрнең геройлары – үз чорының реаль кешеләре бит... Ә бу сәхифәдә без Гомәр аганың әдәбиятка беренче адымнары турындагы кайбер истәлекләрен урнаштырабыз.



Укуны «әлиф-би»дән башладым


Мин туып үскән Яңасала элекке Казан губернасының зур шәһәрләрдән шактый ук ерак торган гадәттәге бер татар авылы инде ул. Аның табигате, ул тирәдәге башка авыллар белән чагыштырганда, ярыйсы ук бай да, матур да дип әйтер идем. Янында гына калын урманнары шаулап утыра, урман эчендә – зур аланнары, әрчүлекләре. Зур булмаса да, болыннары да, авыл уртасыннан уза торган инеше дә бар. Тыкрык турысы саен саф сулы салкын чишмәләре чыгып тора. Һәр чишмә суының үзенә хас тәме, үзенчәлеге бар. Бер ише чишмәнең суын чәй кайнатырга, аш-су әзерләргә тоталар, икенче берсен терлек-туарга гына эчертәләр. Анысын «Ат чишмәсе» дип йөртәләр. Балачагымнан калган иң матур хатирәләр әнә шул җанга якын, ягымлы табигать күренешләре белән бергә күз алдына килә.



Җиде яшемдә – абыстайга


Безнең укый торган урыныбыз – мөәзиннәрнең аскы өйләре – яртысы җиргә иңгән тынчу һавалы бер бүлмә иде. Салкынрак көннәрне бозау да, сарык бәрәннәре дә безнең янга керә. Без, җиде, сигез, тугыз яшьлек бала-чага, малае-кызы, шунда бер егермеләп җыела идек.


Иртән караңгылы-яктылыда ук килеп, сәке кырыена тезелешеп утырабыз да Фатыйма абыстай биргән сабакны тырыша-тырыша кабатларга тотынабыз. Яңарак кергәннәр әлиф, би, ти, си... не такмаклый, «Әбҗәт», «Иман шарты» өйрәнә... «Әлиф-би»не дә, «Әбҗәт»не дә ятлыйсың, кыш буена «Ясин»нең дә «башына җитеп», «Һәфтияк»кә дә «төшәсең»...


Икенче елны дәресләр кызыклырак үтә башлады. Бу вакытта инде 1905 елгы революция йогынтысында яңа мәктәпләр дә ачылгалый иде. Безнең авылдагы шикелле җәдит мәктәпләрендә, гарәп һәм фарсы теленнән, ислам дине кушканнарыннан тыш, география, ана теле һәм хисап та укыттылар... Шушы яңача укыту нәтиҗәсендә, без беренче елны ук диярлек укырга-язарга, хисап чыгарырга өйрәндек.



Сезгә нәрсә тегәргә?


Ләкин миңа мәдрәсәне тәмамлап чыгарга туры килмәде. Абый солдатка китте, әти исә ул вакытта шулай ук картайган, тормышның михнәтләрен күп күреп, бик йончыган иде инде. Ул еш кына авыргалый башлады. Тормыш итү тагын да кыенлашып китте. Уйлаштылар, уйлаштылар да мине, тамагы да үтәр, һөнәргә дә өйрәнер, дип, тегүчегә өйрәнчек малай итеп бирделәр. Бу тегүче белән Ямаширмә авылында кыш буена йорттан йортка кием тегеп йөри башладык. Кем нәрсә тектерә: ярлыракларга бишмәт, чикмән, баеракларга – тун, толып, хатын-кызларга – жакет-фәлән.


Билгеле, унике-унөч яшьлек малайга, туган йортыннан, ана иркәсеннән, иптәш малайларыннан аерылып, көзен-кышын көн саен бөкрене чыгарып кием тегеп утыруы ансат булмады. Иртә белән торып тотынасың, төнге уникеләргә кадәр...


Тегүче абый да нишләсен? Бала-чагасы ишле, өе иске. Гомере буена шулай эшләп тә, ул тормышының очын-очка көч-хәл белән генә ялгый иде.



Мин белмәгән сер бар кебек иде...


Күңел җылысын китаплардан табарга тырыштым. Ул вакытта инде матур әдәбиятны яратып, тәмен белеп укый башлаган идем. Без кием тегәргә кергән йортларда «Коръән», «Һәфтияк» һәм башка шундый дини китаплар куя торган киштәләрдән үзем өчен күңел азыгы да тапкалый торган идем. Габдулла Тукайның юка гына шигырь китаплары, шул ук Тукай чыгарган халык җырлары, Хуҗа Насретдин лятифалары, бәетләр һәм хикәяләр килеп чыккалый иде. Тегүче абзый икенде-ахшам вакытында ял итәргә дип күрше-күләнгә йә дус-ишләренә чыккалаган арада яки җомга намазына киткәндә, бөтен дөньямны онытып, китап укырга керешәм. Кайчакны шулай ашык-пошык, кача-поса кечкенә китапларны «йотып» та өлгерә идем.


Яхшы китаптан алган тәэсирне көзге караңгы көннәрдә ялтырап килеп чыккан караңгы кояш нурларына тиңләргә мөмкин булыр иде. Баштарак мин, сайлап тормыйча, кулыма ни эләксә, шуны укыдым. Тарихи китаплар да күп укылды. «Кыйссасел әнбия», догалыклар, мөнәҗәтләр, бәетләр, җыр китаплары, фал китабы, төш юрагычлар, хәтта иске календарьлар да калмады. Һәммәсе дә кызык, һәммәсен дә беләсе килә, һәммәсеннән дә нидер эзлим, шуларның кайсында булса да мин белмәгән ниндидер бер сер, яңалык ачылып китәр кебек хис итә идем.


Билгеле, ул заман авылында китап дигән нәрсә алай күп түгел иде әле. Булса, шул муллада, хәлфәләрдә, укый-яза белүче тагын берничә кешедә булгандыр. Ундүрт-унбиш яшемә җиткәндә мин инде үзебезнең якын-тирәдәге китапларның һәммәсен дә укып бетергән идем.



Әти мине ихтирам итә!


Шундый бер хәл истә калган. Бер елны көз көне әти Казанга солы сатарга чыгып китәр алдыннан, ничектер, юмартланып алды.


 - Әйтегез, Казаннан кайсыгызга нәрсә алып кайтыйм? – дип сорады.


Өйдәгеләр кайсы матур шәлъяулык, кайсы күлмәклек алып кайтырга үтенделәр. Миңа да кием-салымнан берәр нәрсә, әйтик, йә кәләпүш, йә юньлерәк чалбарлык  алып кайту бик урынлы булган булыр иде. Ә минем тел очында башка нәрсә эленеп тора икән:


 - Әти, син миңа «Әбүгалисина» китабы алып кайт, яме? – дидем.


Мин «Әбүгалисина»ны узган ел ук мөгаллим абыйда күреп кызыгып калган идем. Хәзер инде әтинең миңа шуны алып кайтуы икеләтә куандырды. Бердән, алтмыш яшькә җиткән атамның минем үтенечне онытмыйча үземә атап китап алып кайтуы, аның миңа ихтирамы, минем теләгем белән исәпләшүе шатландырды, икенчедән, китап шүрлегендә минем тагын бер яхшы китабым артты.


Атны тугарып, тире кипсен өчен лапаска бәйләп куйдым да, ашарга-эчәргә дә утырмыйча, китапны укырга да керештем. Өйдәгеләр ашап-эчеп йокларга яттылар – мин укыйм. Төннең дә байтак өлеше узды – мин һаман укыйм. Китаптагы вакыйгалар шул хәтле кызык иде, бервакыт чырык-чырык көлә башлаганмын. Әнине барыннан да бигрәк шунысы борчыды, күрәсең. «Улым, акылыңа зыян килер, тукта инде!» – дип әйтеп карады. Әни сүзен тыңламау яхшы булмаса да, барыбер туктый алмадым. Ахыр чиктә «керосинны бетерәсең» дигән сылтау белән утны сүндерергә куштылар. Китапның соңгы берничә битен, ишегалдына чыгып, ай яктысында укырга туры килде.


Ләкин китап ахырындагы «бу вакыйгалар тормышта алай ук булмаска мөмкин» дигән урыны мине чын-чынлап рәнҗетте. Китапта тасвир ителгән төрле гаҗәеп вакыйгаларга ихлас күңелдән ышанганлыктан, китапны язучыга (ул вакытта бу китапны дөньяга чыгаручы Каюм бабай Насыйри булуына игътибар итми идем әле) ачуым чыкты. «Дөрес булмагач, нигә аны китапка язып кеше алдарга?!» – дип, үзен «тетеп» ташладым. Ихтимал, китап ахырындагы ул җөмләне чыннан да язарга кирәк булмагандыр?


... Матур әдәбият һәм сәнгать әсәрләрен әнә шулай чиктән тыш ярату, юк, алай гына да түгел, әдәби образларга бөтен яшьлек дәрте белән чын күңелдән гашыйк булу, аларны иҗат итүчеләргә илаһи бер көчкә табынган кебек табыну – минем язучы булып китүемә төп этәргечләрнең берсе шул булмадымы икән?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев