"КАШЫКСЫЗ ТОРМЫШ"
ГАДЖЕТ
Иртән мәктәпкә җыенганда яки каядыр ашыкканда кружкага чәй (кофе, какао... сиңа нәрсә күбрәк ошавына карап) саласың, шикәр ташлыйсың һәм озак кына кашык эзлисең. Иң күп вакытың соңгысына китә, шулаймы? Тагын бер ситуация: син дусларың белән походта һәм кашык алырга берегезнең дә башына килмәгән. Self-Stirring Mug дип аталган гаджет кашык белән кружканы берләштергән. Төгәлрәге бу кружка үзе болгата, кашыкның кирәге калмый. Self-Stirring Mugның нигезенә кечкенә генә мотор урнаштырылган, ул махсус дискны хәрәкәткә китерә. Шушы диск бик яхшы итеп (кружка төбендә шикәр һ.б. ябышып калмаслык итеп) тиз генә болгатып та куя. Гаджет ике батарейкадан эшли, корпусы тутыкмас корычтан ясалган. Бәясе – $19
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 ноября 2025 - 10:37
КАРИЕВ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА
-
1 ноября 2025 - 15:00
«ТУГАН БАТЫР» ПРИЗЫНА КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ
-
30 октября 2025 - 16:11
ЛӘЙСӘН ГЫЙМАЕВА ҺӘМ БУЛАТ БӘЙРӘМОВТАН «РӘХӘТ КОНЦЕРТ»: ИСЕМСЕЗ ПРОГРАММА, ТАМАШАЧЫЛАРГА БҮЛӘК ҺӘМ ХАЛЫКЧАН ХИТЛАР
-
30 октября 2025 - 14:14
АПАС МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫ ТАТМЕДИАДА КУНАКТА
Нет комментариев