Логотип Идель
Ялкын

«Кароль» - КАЗАНДА"

10, 18, 26 февраль көннәрендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры елның беренче премьерасын- Славомир Мрожекның «Кароль» әсәре буенча куелган «Шашкан бабай» спектаклен тәкъдим итә!

Славомир Мрожек (29.06.1930-15.08.2013)- поляк язучысы, драматург, эссеист, рәссам. 1950 ел азагында драматургиягә килә һәм 1958 елда аның «Полиция» исемле беренче пьесасы дөнья күрә. Аннан ул «Петр О'Хейяның газабы» (1959), «Күркә» (1960), «Ачык диңгездә» (1961), «Кароль» (1961) һ.б. әсәрләрен иҗат итә.

1961 елда яшь поляк драматургы Славомир Мрожек үзенең «Кароль» пьесасын яза. «Кароль»- беркайчан да үз кыйммәтен җуймаучы, заманга аваздаш әсәрләрнең берсе. Абсурд әдәбиятенең күренекле вәкиле буларак, С.Мрожек үзен, тормыш чынбарлыгын гротеск һәм күпертү аша чагылдыра белүче үзенчәлекле талант иясе итеп танытты. Әсәрдә урын алган абсурд вакыйгалар гадәттән тыш тоела һәм шуның белән ул тамашачыны үзенә җәлеп итә. Нәтиҗәдә комедия драмага әйләнә. Монда аптырарлык берни дә юк. Чөнки тормышта һәрвакыт шулай: элек абсурд саналган әйберләр бүген инде гадәти хәлгә, ә элек табигый булган нәрсәләр бүген исә, киресенчә, абсурдка әйләнде.

Славомир Мрожекның аерым бер чорга, заманга бәйле булмаган “Кароль” абсурд комедиясен Р.М.Заһидуллин милли театр үзенчәлекләрен истә тотып сәхнәләштерә. Әлеге абсурд комедиясе Татарстанда беренче мәртәбә куела.DSC_00064

«Шашкан бабай» спектакле яшьләргә һәм фикерли белүче тамашачыларга исәпләнгән! Әлеге тере, динамикага корылган спектакль тәнәфессез бара.

Режиссеры, сценография авторы һәм музыкаль бизәлеш — Рәшит ЗАҺИДУЛЛИН, РФнең атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе

Хореографы- Никита ЖЕСТКОВ

Видеокүренешләр буенча режиссеры- Александра СЕНЧУКОВА

Видеооператоры- Олег СЕМЧЕНКО

Спектакльдә катнашалар: Зөлфәт Закиров, Салават Хәбибуллин, Алмаз Фәтхуллин, Камилә Галиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев