«КАРА ТАРТМА»
– Сез махсус дулкын аша үтәчәксез, – диде Әмилә. – Һәм монда күргәннәрегезнең барысы да хәтерегездән юылачак.
Батыр белән Халит бер-берсенә карашып алды. Дөресен сөйлиме бу кыз? Әгәр чын икән – гаҗәп хәл бит!
– Безгә хәзер кара тартма турында уйларга кирәк.
– Аның нәрсәсен уйларга? – диде Батыр. – Тартманың ачкычын табарга да...
– Әйе шул! – дип килеште дусты белән Халит. – Аннан синең әтиеңне генә чыгарыйк. Шуннан...
– Ачкыч Дукашта, – диде Әмилә. – Аннан ничек алырбыз?
Малайлар уйга калды. Ул кешедән ачкычны алу җиңел булмас шул... Алайса, ни эшләргә?
– Безгә иң башта Дукашны табарга кирәк, – диде Батыр бераздан. – Кайда ул? Ичмасам, ярдәмчесе белән ни турында сөйләшкәннәрен тыңлыйк. Бәлки, шунда берәр нәрсә ачыкланыр. Монда тик утырсак, берни эшли алмаячакбыз.
Бу уй Әмиләгә ошады.
– Әйдә, корабка кереп яшеренәбез, – дип тәкъдим итте ул. – Дукаш станция буйлап күп йөрмәс. Тик, малайлар, сак булырга кирәк. Алар безне эләктерсәләр, кара тартмага кертеп бикләячәкләр дә шунда ук Урга очачаклар. Батыр белән Халит, аңлашылды дигәндәй, баш кагып куйдылар.
Менә Әмилә белән малайлар станциянең коридорына чыкты. Күп атларга туры килмәде, алда кораб күренде. Ул идәндә яткан зур каләмне хәтерләтә иде. Озынлыгы – ун, калынлыгы ике метр чамасы булыр. Әмилә корабка кагылып алды. Шунда ук аның ян ягында ишек барлыкка килде. Кыз эчкә чумды. Аның артыннан Батыр белән Халит та корабка керде. Монда күзгә ташланырлык бернәрсә дә юк. Стеналар буйлап креслолар тезелеп киткән. Ике очта ике ишек күренә.
– Алда – кораб йөртүче пульты, – дип аңлатты Әмилә. – Ә бу якта... Әйдәгез әле...
Кыз икенче ишекне ачып җибәрде.
Бүлмәдә зур кара тармадан башка берни дә юк иде. Малайлар, ул тартманың ни икәнен чамалаганга, хәвефләнеп тынып калдылар. Зур да түгел... Ә эчендә шушы минутта егерме малай һәм Әмиләнең әтисе ята... Аларның хәле ничек? Ничек тын алалар? Тереләрме? Батыр тартманы урап чыкты. Ишек кебек нәрсәсе түгел, ачкыч тыгарлык урыны да күренми бит моның! Батыр учы белән тартмага суккалады. Шуннан колагын куеп тыңлап карады. Эчтән шылт иткән тавыш та ишетелми...
– Тс-с! – диде кинәт Әмилә. – Киләләр! – Малайлар, нишлик дигәндәй, Әмиләгә текәлделәр.
– Әйдәгез монда! – Әмилә җәһәт кенә уртадагы бүлмәгә чыкты. – Креслолар артына качабыз! Тизрәк, тизрәк! Хәер, малайларны ашыктыру кирәкми дә иде. Алар секунд эчендә креслолар артына чүмәште, хәтта ниндидер көч тәэсирендә гәүдәләрен дә кечерәйтә алдылар шикелле.
Кораб ишеге ачылганы ишетелмәде. Тегеләрнең килеп керүе сөйләшүләренең якынлашуыннан аңлашылды. Бандитлар, кресло янында туктап, малайлар өчен аңлаешсыз телдә озак кына әңгәмәләште. Шуннан, кара тартма янына килеп, аның тирәсендә байтак вакыт маташтылар.
«Эх, берәребезгә шунда каласы булган! – дип үкенде Батыр. – Бәлки, алар тартманы ачадыр. Яшеренеп кенә карап торганда...»
Бераздан бандитлар корабтан чыгып китте. Аларны аяк тавышлары ерагайгач, Батыр башын күтәрде:
– Киттеләрме?
– Эндәшмә! – Әмилә зурайган күзләре белән малайга усал итеп карады.
Шунда гына Батыр корабның ачык ишеге аша коридор башында торган ике кешене күреп алды. Алар, Батырның тавышын ишетеп, ялт итеп бу якка борылдылар. Малай кресло артына чумарга өлгерде өлгерүен, ләкин соң иде инде. Бандитлар йөгерә-атлый кире корабка керделәр. Шуннан усал тавыш белән нидер кычкырдылар. Әмма янәшәдәге креслолар артына карарга башлары җитмәде. Берсе – корабның алгы ишегенә, икенчесе арттагысына кереп киттеләр.
Шушы вакытта Әмилә урыныннан сикереп торды:
– Качабыз! Тизрәк! – үзе беренче булып ишеккә ябырылды.
Котлары очкан малайларга боерыкны кабатлап торуның кирәге юк иде. Алар этешә-төртешә кызның артынннан ташландылар. Соңгы секундта Батыр ике як ишектән килеп чыккан ике бандитны күреп калды.
– Минем арттан! – дип кычкырды Әмилә һәм коридор буйлап җан-фәрманга каядыр йөгерде. Артларыннан куа чыккан бандитларның кычкырган тавышлары ишетелде. Әмилә белән малайлар, коточкыч тизлек белән чаба-чаба, ике борылышны үтеп киттеләр. Күз кырые белән генә артына караган арада бандитларның, борылышта тизлекләрен киметә алмыйча, каршы як стенага барып сугылуларын күреп калды Батыр.
– Монда!
Әмилә якынаю белән, коридор башындагы стенада ишек барлыкка килде. Кыз белән малайлар «эх» дигәнче шунда чумдылар. Аларның артыннан ук ишек ябылды. Киләсе секундта бандитларның стенага килеп бәрелүләре ишетелде. Алар нидер кычкыра башлады, янарга тотындылар. Куркудан арына алмаган малайлар, ярга чыгарып ташлаган балыклар кебек, авызларын зур-зур ачып, кызга карады. Котылдыкмы, янәсе. Әллә ул бандитлар, ишекне җимереп, монда килеп керерләрме?
– Борчылмагыз, - диде кыз, еш-еш тын алып. – Бу әтиемнең бүлмәсе. Алар керә алмаслар.
– Тик без дә чыга алмабыз шул, – дип көрсенде Халит.
– Монда запас ишек бар, – диде Әмилә. – Аны бандитлар белми. Безне, шушында утыралар, дип уйласыннар. Ә без...
– Алар корабта ни турында сөйләште? – Куркыныч янамавын белгәч, Батыр тынычлана төште.
– Ә! – Әмилә елмайгандай итте. – Әйтергә онытып торам. Тартманы ачу өчен бернинди дә ачкыч кирәкми. Бу кабинетны ничек ачуымны күрдегезме?
– Син якынлашкан гына идең, үзеннән-үзе ачылды.
– Алайса, нигә бандитларга ачылмый?
– Чынлап та, нигә?
– Мин ишеккә якынлашкач та, парольне әйттем. Шуңа ачылды ишек. Ә бандитлар ул парольне белми.
– Димәк, кара тартманы ачу өчен дә, безгә парольне белергә кирәк, – диде Батыр.
– Ә ничек белербез соң аны? – Халит янә төшенкелеккә бирелде. – Бандитлар бит аны безгә әйтмәячәк. Гомердә дә.
– Әйтмәячәк, – дип килеште Әмилә боек тавыш белән. – Тик әтием белән малайларны коткармасак, алар белән бандитларның ни эшләячәге билгесез! Юк! Ничек тә коткарырга, җинаятьчеләрне кулга алырга кирәк!
– Бу мөмкин түгел! – Халит ачынып кычкырды.
– Әйе, – диде Батыр. – Тик шуңа да карамастан, без кара тартмадагыларны коткарырга тиешбез.
Парольне ничек белергә?
– Башка чара юк, - диде Батыр, – яңадан кораб эченә керәбез дә кара тартма артына яшеренәбез. Бәлки берәрсе кара тартманы ачар, шул чакта без парольне ишетербез...
– Әгәр ачмаса? – дип сорады Халит.
– Ул чакта... Белмим. Тик башка юл юк.
Кайгысыннан ни эшләргә дә белмәгән кыз бер сүз дә эндәшмәде.
– Кайда запас ишегең? – Батыр урыныннан торды. – Озакка сузарга ярамый. Бандитлар бу ишек янында мыштырдаганчы, корабка кереп яшеренергә кирәк.
Әмилә урыныннан торып, алга ымлады. Күп тә үтмәде, янә коридорга килеп чыктылар. Кайдадыр еракта теге икәүнең сөйләшкәне ишетелә.
Менә кара тармага илтә торган ишек. Ул ансат кына ачылды. Әмилә дә, малайлар да эчкә үтте.
– Шушында яшеренәбез, – Батыр кара тартманың артына күрсәтте. Анда тар гына урын бар. Бик уңайсыз. Әмма сыярга мөмкин. Иң мөһиме – күренми утырырга була. Әгәр бандитлар тартманың артына карый калса, котылу юк... Әмилә, Батыр һәм Халит бу турыда уйламаска тырышты. Алар, тартма артына посып, тынып калдылар.
Батыр әнисе турында уйлады. Ул кат-кат өйгә шалтыраткандыр. Җавап булмагач, йөгерә-атлый кайткандыр. Шуннан Батырын эзләргә чыгып киткәндер. Иң башта Халитләргә барган... Беркайда да булмагач, милициягә хәбәр иткән. Шушы минутта шәһәрдә: «Ике көн эчендә егерме малай хәбәрсез югалды», - дип сөйлиләрдер. Хәзер бөтен шәһәр, милиция аларны эзлидер. Әнисенең елый-елый күзләре шешенеп беткәндер. Ул бит Батырны бик ярата. Кич урамда чак кына озакласа да, йөгереп килеп чыга. Шуның аркасында малайлар Батырны «иркә малай» дип үчекли. Әнисенә ачуланганы да бар инде Батырның: «Нигә шул тиклем артымнан күзәтәсең? Малайлар алдында уңайсыз! Икенче юлы урамга чыгып мине эзләмә. Үзем кайтырмын вакыты җиткәч». «Ярар, ярар», – дигән була әнисе. Әмма иртәгәсе көнгә үк бу сүзләрен оныта, караңгы төшә башласа, янә Батыры янына килеп җитә, аны малайлар алдында кочаклый, сөя... Ни эшләсен инде, түзәргә генә кала. Аның Батырдан кала беркеме дә юк бит.
Әнисе үзе ятим, балалар йортында үскән. Батырның әтисе күптән инде авырып үлгән... Шуңа да, Батырны гомергә югалттым, дип бик елыйдыр. Ә малайның, чынлап та, мәңгегә китүе бар. Әгәр бандитлар кулына эләксәләр, кара тартмага кертеп бикләячәкләр дә җәһәннәм аръягында яткан Ур планетасына алып китәчәкләр. Анда нәрсә эшләтәселәре билгесез. Уйлап карасаң, үлемең моңа караганда яхшырак сыман...
Батыр аяк тавышлары ишетеп уянып киткәндәй булды. Шунда ук Әмилә дә, малайлар да тарма артына ныграк сыендылар, тын алудан туктадылар.
Дукаш белән Баро корабка кергәч, урта бүлмәдә туктап, сөйләшә башладылар. Алар ни өчендер талаша иделәр. Күрәсең, берсе хәзер үк Урга очарга үгетли, икенчесе, башта кыз белән ике малайны тотарга кирәк, ди. Озак бәхәсләштеләр, кыбырсымый бер хәлдә утырган Батыр аягының ойый башлавын тойды. Ул, тегеләргә сиздермәскә тырышып, яхшылап утырырга теләде. Шул вакыт аягы таеп китте һәм шак итеп кара тартмага барып бәрелде. Куркуыннан малайның чәчләре үрә торды.
– Уала! – дип кычкырып җибәрде Дукаш.
– Менә бандитларның берсе, шап-шоп басып, кара тартма торган бүлмәгә килеп керде. Урта бүлмәдә калганы нидер сорады, «Ни бар анда?» – дип белеште шикелле. Куркуыннан Батырның йөрәге барабан суккан кебек тибәргә тотынды. Аның тибүе бандитларга гына түгел, бөтен галәмгә ишетелә кебек. Хәзер ул тартма артына караячак... һәм бетте! Нигә аягын алыштырып басарга булды инде? Түзәргә иде! Аягың өзелеп төшсә төшсен, тик түзәргә иде! Батыр бандитның тын алуына кадәр ачык сизә. Менә ул якынлаша, бу якка таба килә. Һәркайсы сәгатькә торырлык ике-өч секунд үтеп китте. Бандит тынып, нидер тыңлады. Бу минутта кара тартманың ике ягындага кешеләрнең сагаюыннан һава чыңлап китәргә әзер иде. Җинаятьче нидер эндәште, аягы белән тартмага тибеп алды һәм аны урап үтә башлады. Шул минутта Батыр тәненең һәр күзәнәге белән аның якынаюын тойды. Аяк тавышы... Шырк... Шырк... Бер секунд... Һәм...
Бу нәрсә? Бандит тартманы урап тормады, кабаланмый гына атлап, урта бүлмәгә чыкты. Янә үзара сөйләшә башладылар.
Әмилә белән малайлар, әле куркыныч тулысынча бетмәсә дә, зур бәладән котылгандай, җиңел сулап куйдылар.
Бандитлар корабның урта бүлегендә озак тордылармы, юкмы – Батыр аңламады. Бер мәл тегеләр янә корабтан чыгып киттеләр. Күрәсең, станция җитәкчесе бүлмәсендә бикләнгән кыз белән малайларны коридорга чакырып чыгармакчы иттеләр. Моннан ун минут кына элек котлары очып шушы корабтан чыгып качкан балалар, үзләрен ау эченә куып керткән җәнлекләр кебек тагын монда утыралардыр дип алар башларына да китермәде, әлбәттә.
Әмилә белән малайларның искиткеч тәвәккәллеге үзенекен итте – алар тотылудан котылды, ләкин шунысы иң үкенечлесе: төп максатларына энә очыдай да якынлаша алмадылар.
Хәзер бандитлар тагын килер. Тагын фаш булу куркынычы, йөрәкләрне өшетеп, аларның баш очында кара канатын җәер. Тагын бандитлар кара тартманы ачмас, димәк, парольне дә әйтмәс... Нишләргә соң? Әмилә, Батыр һәм Халит кара тартманың артында посып утырган килеш шул хакта уйланалар.
– Таптым! – диде кинәт Батыр шыпырт кына тавыш белән. Халит белән Әмилә аңа гаҗәпләнеп карадылар. – Парольне белү җиаен таптым!
Һәм Батыр башында туган уен Әмилә белән Халиткә сөйләп бирде.
Биш минуттан Батыр, яшеренгән урыныннан чыкты да кыю адымнар белән корабның алгы бүлегенә үтте, ишекне тарткалап карады, шуннан коридорга илтә торган ишеккә таба юнәлде. Бераздан кораб янында торган килеш:
– Эһей! – дип сөрәнләде.
Күп тә үтмәде, коридор башында Дукаш белән Бароның сыннары хасил булды. Алар Батырның тыныч торуына бик гаҗәпләнеп туктап калдылар. Бу берәр явызлык уйламадымы икән дигән хәвеф бар иде аларның күзләрендә. Шуннан бераз тынычландылар һәм, үзара нидер сөйләшеп алганнан соң, икесе ике яктан Батырга якынлаша башладылар. Ә малай, берни булмагандай елмая биреп, аларга карап торуын белде. Бу бандитларны янә сагайта төште. Алар малайның сәер кыланышын аңлый алмады, шуңа төшенергә теләп, бер-берсенә карашып алдылар. Бернинди дә куркыныч янамавына тәмам ышангач, тиз генә килеп, малайның ике кулыннан эләктерделәр.
– Ник качмыйсың? – дип сорады тегеләрнең карты, Дукаш исемлесе, саф башкорт телендә.
– Нигә качарга? – дип елмайды малай. – Моннан барыбер котылып булмый.
– Ә тегеләр кайда?
– Белмим, – Батыр иңнәрен сикертте. Бандитлар үзара аңлаешсыз телләрендә сөйләшеп алдылар. Дукаш кораб эченә ымлап күрсәтте. Күрәсең, Батырны кара тартмага бикләргә кушты. Менә тегеләрнең яше малайны беләгеннән тотып, корабка өстерәде, шуннан кара тартма янына алып килде һәм әкрен генә эндәште:
– Лалула!
Шул чак ялтыравык кара стенада ишек барлыкка килде. Бандит Батырны эчкә этеп кертте. Малай үзен йомшак мендәр өстенә барып төшкәндәй хис итте: аңын җуйды...
Шул чак Батыр үзенең кораб эчендә икәнлеген аңлап алды. Аның башы һаман да әкрен генә әйләнә иде. Малай тирә-ягына күз салды һәм шаккатты: аны егермеләп малай уратып алган. Араларында Хәсән белән Әнвәр дә күренә. Димәк, аларның барысы да коткарылган! Ә арырак нинди ят абзыйлар тора? Станция хезмәткәрләре микән? Шул чак Батыр башкалардан читтәрәк утырган ике кешене шәйләп алды. Малай аларны шунда ук таныды. Болар Дукаш белән Баро иде...
– Менә ул безнең коткаручыбыз, – диде Лайон янындагы малайларга. – Батыр, синең тармага бикләнгәннән соң ниләр булганын беләсең киләдер. Аларын дусларың Әмилә белән Халит сөйләр. Ә мин әлегә барыгызны да тамак ялгап алырга чакырам. Күбегезнең кичәдән бирле ашаганы юк бит...
Халит белән Әмилә Батырга мондагы вакыйгаларны сөйләргә тотындылар. Бандитлар, Батырны тартма эчендә калдырып, тагын корабтан чыгып киткән. Шунда Әмилә, парольне әйтеп, тартманы ачкан, әтисен аңына китергән. Станция җитәкчесе тиз генә хезмәткәрләрен чакырып алган. Шуннан күмәкләшеп бандитларны кулга төшергәннәр.
Ашарга утыргач, Батыр Лайонның юклыгына игътибар итте.
– Бандитлардан сорау ала, – дип аңлатты Әмилә. Ашханәдән чыгуга, ярдәмчеләрен ияртеп, Лайон килеп җитте.
– Балалар, – диде станция җитәкчесе. – Сезнең алда үзебезнең цивилизация исеменнән гафу үтенәбез. Кызганычка каршы кешенең аңы ничек кенә алга китсә дә, психологиясе үзгәрми шул. Галим уйлап чыгарган прибор ярдәмендә бер кешенең күзәнәкләрен икенче кешенекенә алыштырып була. Алар үзләренең картайган күзәнәкләрен яшь малайларныкы белән алыштырырга җыенганнар. Үзләренең баш мие генә кала, ә тәннәре яңартыла. Шулай итеп алтмыш яшьлек карт егерме яшьлек егеткә әверелә. Ур планетасындагы малайларны урлау мөмкин түгел. Анда компьютерлар һәр кешенең кайда йөрүен күзәтә. Әгәр берәүне үтерәләр икән, бу хакта шунда ук үзәк станциягә хәбәр ителә һәм җинаятьче урында ук тотыла. Шуңа болар балаларны Җирдән урларга булганнар... Мин яңа гына Ур планетасы белән сөйләштем. Теге галим дә, аның ярдәмчеләре дә кулга алыначак. Димәк, Җир балаларына башка куркыныч янамый. Ә хәзер... – Лайон моңсу елмайды, – безгә хушлашырга вакыт...
Кинәт:
– Әти, тукта! – дигән тавыш ишетелде. Бу Әмилә иде. Кыз йөгереп Батыр янына килде.
– Батыр, рәхмәт сиңа... Мин сине... беркайчан да онытмам! Хуш! – Кызның тавышы калтырады. Ул кисәк борылды да читкә ташланды.
«Мин дә сине онытмам!» – дип әйтергә теләде Батыр. Әмма шул секундта башы әйләнеп китте, күз аллары караңгыланды һәм күпмедер вакытка ул онытылып торгандай булды... Күзен ачканда, Батыр ялан уртасыннан атлый иде. Янәшәсендә Хәсән, Халит, Әнвәр, тагын ике дистәгә якын малай – кичә бер-берсен котыртып, паходка чыгып киткән дуслары атлый. Күңелле булды бу сәяхәт. Урманга сокланып туя алмадылар, күпме җәнлек күрделәр. Ә тоткан балыклары нинди тәмле иде – телеңне йотарлык! Тик менә әти-әниләренә әйтми китүләре начар булды. Бик ачуланырлар инде.
Кинәт Батырга шул балалар арасында кемдер җитешмәгән кебек тоелды. Тукта, алар ничәү әле? Батыр белән бергә егерме ике малай булырга тиеш. Ул, артка калып, иптәшләрен санап чыкты. Төп-төгәл егерме ике бала. Әмма Батырга барыбер кайдадыр еракта – урмандамы, тау башындамы – бик кадерле кешесе торып калган төсле. Хәтта, хәзер үк кире борылып, шул билгесез кешене эзләп китү теләге йөрәген әрнетә. Тик кайдан эзләргә һәм кемне?
Ул арада кала күренде. Тиздән балалар, шаулаша-көлешә, кала буйлап атлыйлар иде инде...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев