Логотип Идель
Ялкын

«КАРА РОМАН» РОМАНТИКАСЫ»

Стивен Кинг әсәрләре языла башлаганчы бер гасыр элек үк «ужастиклар» жанры инде популяр була. Аларны «кара роман» дип атыйлар. Тора-бара бу «зәхмәт» бөтен Европаны, Американы... Дөньяны яулап ала.   

Кайда? Кайчан? Ничек?

Готик роман XVIII гасыр азагында Англиядә барлыкка килә, аннан Франциядә популярлашып китә. Аның барлыкка килүенә фәнни-техник революция һәм промышленность өлкәсендәге алга китеш «гаепле» дип саныйлар. Имеш, рациональлек һәм прагматизмга корылган җәмгыятьтә кеше акыл һәм аң белән генә үлчәнми торган кыйммәтләрне эзли башлый. Фантазиясен эшкә җигә. Шулай итеп, һәртөрле фантасмагорияләр, аңлатып булмый торган сәер хәлләр, мистик күренешләр модага керә.

Баксаң, кеше фантазиясе шулкадәр бай икән! Бүгенге информацион ташкын һәм сату-алу заманын хәтерләтә түгелме бу? Без дә бит бер дә юктан гына «ужастиклар» һәм мистика белән мавыкмыйбыз.

Инглиз язучыларын борынгы кельт һәм скандинав легендалары кызыксындыра башлый, классик (грек һәм рим культурасы аша килгән) мифология, киресенчә, инкарь ителә. Бу чорда Европаны өр-яңа «зәхмәт» басып ала – урта гасыр замокларында яшәүче тынгысыз өрәкләр, кабер ташлары, хәрабәләр белән үлеп кызыксына башлыйлар. Шул исәптән, үлемнең үзе белән дә. Кызыксыну нәтиҗәсе буларак шигърияттә фәлсәфи-меланхолик лирика барлыкка килә, ә прозада «готик роман» жанры ярала.

Өрәкләр белән тулы дөнья

Готик романга нигез салучы – Хорас Уолпол. 1764нче елда ул «Замок Отранто» дип аталган әсәрен бастыра һәм аны «готик тарих» дип атый. Уолпол готиканы әдәби стиль буларак кына түгел, ә дөньяны күзаллау рәвеше буларак та модага кертеп җибәрә. Үзе яшәячәк йортын да готик замокка охшатып төзи. «Замок Отранто»ны ул чорда халык егылып укый. Ахыр чиктә, бу романның популярлыгы күпләрне Уолпол артыннан иярергә өнди дә инде.

Серләр. Готик жанрның тагын бер остасы Анна Радклифф өстенлекне нәкъ менә аларга бирә. Радклифф әсәрләренең барысы да диярлек явызлык һәм игелек, мәкер һәм намус каршылыгына корылган. Ул готиканың классик антуражы белән эш итә: замок, хәрабәләр, җир асты юллары, шомлы табигать һ.б.
Мэтью Грегори Льюисның «Монах» әсәре – «кара роман» жанрының иң куркынычы. Льюис готик романга явыз көчләрне кертә, үлемне һәм мәетләрне эстетик категориягә әйләндерә. «Монах»ның авторы мәетләрнең таркалып ятуын үтә дә тәфсилләп, яратып диярлек сурәтләп калдырган. Ул чакта бу бик күпләрне шок хәлендә калдырса да, бүген гадәти хәл буларак кабул ителә. Хоррор жанрында язылган әсәрләрнең һәм төшерелгән фильмнарның берсе дә мондый «фишка»сыз түгел бит хәзер. Менә кайда икән аларның чишмә башы...

Мэри Шеллиның атаклы «Франкенштейн» романы готика жанрына «байронча герой»ны һәм романтиклар фәлсәфәсен алып килә. Бу романда тышкы готик элементлардан бигрәк, геройларның эчке кичерешләрендә булган үзгәреш кызыклы. Мэри Шеллиның геройлары, максатына ирешер өчен, табигатьнең үзе, югары көчләр белән дә якалашырга әзер. Әмма үлгән кешеләрнең калдыкларын җыеп, үз куллары белән яңа «адәми зат» тудырган Франкенштейнга бу ачышы бик күп бәхетсезлекләр алып килә. Әсәрдә ак һәм кара көрәше түгел, ә хакыйкатьнең күпкә катлаулырак булуы ачыла.

Эмили Бронтеның «Грозовой перевал»ы һәм Шарлотта Бронтеның «Джен Эйр»ын укып карамаган кеше юктыр дип уйлыйм. Алар да инглиз готик романы традициясендә язылган әсәрләр. Апалы-сеңелле Бронтелар готик жанрны психологик эчтәлек белән баеталар.

Готика эстетикасын алга таба Оскар Уайльд, Эдгар По, Брэм Стокер дәвам итә. Эдгар По Америка әдәбиятында бу жанрны беренчеләрдән булып үстерүче. Брэм Стокер өрәкләр белән тулы «кара роман» дөньясына вампирларны да кертеп җибәрә. Шулай итеп, вампирлар турындагы сагалар готиканың аерылгысыз элементына әверелә.

Ч. Диккенс, Р.Л. Стивенсон, Генри Джеймс әсәрләрендә дә готика үзен сиздерә. ХХ гасырда готик романнан «роман ужасов» төре үсеп чыга. Лавкрафт, Р. Блох, С. Кингтан соң гына да бу жанрда бик күп яңалык булды инде.

Соңгы арада инглиз готик романын классик вариантта яңартырга теләгән авторлар да табыла башлады. Д. Сеттерфильдның «Тринадцатая сказка», Д. Харрисның «Спи, бледная сестра», Ф. Хиггинсның «Черная книга секретов» романнары шул турыда сөйли.

Пейзаж турында...

Готик жанр «кара символика» белән генә эш итеп калмый, ул әдәбиятка башка бик күп яңалык та алып килә. Нәкъ менә готик жанр әдәби әсәрне интригалы итәргә, кульминация һәм чишелешкә аеруча игътибарлы булырга өйрәтә. Бу жанрны сайлаган язучы детектив фикерләвенә дә ия булырга тиеш, чөнки күпчелек готик романнарда вакыйгалар шулкадәр чуалышып беткән була, аларның очына чыгу, атаклы Шерлок Холмс әйтмешли, дедукция методыннан башка мөмкин эш түгел. Әйтик, сүз бик борынгы бер монастырьдагы сәер хәлләр (кешеләр югала яки аларның өзгәләп ташланган гәүдәсен һәр иртә монастырь капкалары каршында табып алалар) турында бара ди. Әсәрнең герое, әлбәттә, бу серне чишәргә алыначак. Аның юлында каршылык арты каршылык очраячак... Язучы укучының игътибарын җәлеп итү һәм аны мавыктыру өчен барын да эшли – бер интригага икенчесе өстәлә, көтелмәгән чишелешләр тәкъдим ителә, әмма иң мөһиме барыбер сер булып кала. Шулай – азаккача. Әле бу хәлләр менә дигән декорацияләр һәм табигать күренешләре фонында бара бит! Пейзажны әйтүем. Нәкъ менә готик романда пейзаж, табигать күренеше генә булып калмыйча, вакыйгалар үстерелешенә дә йогынты ясый башлый. Монда җил улавы, тәрәзәгә ботакларның кагылуы да юкка гына түгел. Мәсәлән, «Грозовой перевал» романында тәрәзәгә бәргәләнгән ботаклар хатын-кыз куллары булып әверелә һәм Хитклифка үлем китерә.

Вакыйга һичшиксез замокта барырга тиеш!

Инглиз готикасы булсын да, вакыйга борынгы өрәкләре, серләре белән тирә-юньне шомландырып торган замокта бармасын инде! Күпчелек әдәбият галимнәре готик романны готик итүче элементларның берсе нәкъ менә замок, ди. Замок түгел икән, борынгы корылма, хәрабәләр булса да ярый. Юк икән инде, монастырь, аббатлык, һәм бик күп коридорлары, серле подваллары, бүлмәләре, шыгырдап торган баскычлары, өрәкләре булган йорт та бара.

Ә икенче элемент – кылган гамәлләре белән башкаларның тормышын бозып торучы явыз герой. Ул булмаса, готик романның интригасы да булмас иде.

Замоктан – беркая да!

Готик романның авторы геройга уенның шартларын катгый куя: уен өчен махсус урын бар (замок, аббатлык, монастырь һ.б.), көрәшер өчен каршылык, көч бар (явыз герой), җиңәр өчен максат бар (гадәттә, героиня, әмма борынгы кулъязма, манускриптлар, яки башваткыч та булырга мөмкин). Герой бу «ябык пространство»дан беркая да чыгып ычкына алмаслык булырга тиеш. Ул тарыган маҗаралар, чишкән интригаларны күзәткән укучы ахырда йә бик тә гадәти, йә, киресенчә, көтелмәгән финалга (шәрехкә) юлыгачак.

P.S. Готик роман – режиссерлар өчен менә дигән табыш. Шуңа да аларны бик теләп экранлаштыралар. Кайберләренең дистәләгән варианты бар. Тик шулай да инглиз готикасын экраннан түгел, ә китап битләреннән кабул итү яхшырак. Чөнки... борынгылык рухы бөркелеп торган романнарның романтикасы нәкъ менә китапларда яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев