Логотип Идель
Ялкын

«КАРА АЛТЫН БЕТСӘ, БҮТӘН АЛТЫН БАР!»

Әлмәт шәһәрен күп кенә кеше Лос-Анджелеска тиңли. Урамнар төз, Чаллыдагы кебек артык киң дә, Казандагы кебек артык тар да түгел. Урам асфальтын ярып, пальмалар кебек тирәкләр утыра. Кояш та нәкъ Лос-Анджелестагыча кыздыра, кая карама – фонтан. Бары тик урсал тауда гына «Tatarwood» дигән язу җитми. Калифорния башкаласының һәм Әлмәтнең тагын бер уртак горурлыгы – спортчылары. 

Фильмнарда, гадәттә, мәктәп лидерлары йә регби, йә бейсбол уйный торган «качок»лар, ә кызлар – һичшиксез, чирлидерлар (җанатарлар) төркеменнән. Һәм нигәдер барысы да бераз җиңелрәк акыллы. Әлмәттә исә бу хәл бераз үзебезчәрәк – бездә спортчы кызлар егетләргә караганда да күбрәк, акыл ягыннан да зирәк. Сүзләремнең ачык мисалы – 10нчы класс укучысы, Республика күләмендә Әлмәткә гел алтын медальләр китергән «Елховочка» командасы уйнаучысы Зәринә Сагынбаева.

Зәринә, нигә нәкъ менә спортны сайладың?

Спорт дигәнче... Иң элек минем сәхнәләрне дер селкетәсе, үзем генә кайнарланмыйча, тирә-юнемне дә кыздырып, биисе килде. Бию түгәрәгенә әти-әнием рәхәтләнеп яздырды, әбием йөртте, бөтенебезнең дә күңелләре хуш иде дияргә була. Тик аннары (әлегәчә белмим – нигә?) мин бию даирәсенең минем өчен тар икәнлегенә төшендем һәм... ташладым. Ике дә уйламыйча, ташладым да куйдым. Озак та үтмәде, мәктәбебездә яңа бер түгәрәк – каратэ секциясе ачыла дигән хәбәр таралды. Мин озын буйлы абый янына беренче булып йөгереп килдем дә беренче булып язылдым. Ярар, каратэга ике ел багышланды ди, маваши-гэри, аги-юкиларны өйрәнеп беттем ди... Тик, көннәрдән бер көнне, инде бөтен класс малайлары минем белән шаярырга ярамавын аңлый башлагач, бию белән булган «фаҗига» кабатланмасынсмы! Каратэны дә ташларга туры килде. Ә теге, беренчел, кыздыру теләге бер дә сүнмәде, кая ди! Киресенчә, яңа көч белән эчтән кабырсына башлады. Классташ, дус кызлар кинәт кенә өерләре белән волейболга йөри башладылар, берзаман тренировкаларына мине дә алырга булдылар. Эскәмиядә утырып дус кызларымны күзәткәндә, миндә көнләшү хисе туды. Минем дә алардан бер дә калышмыйсы, бәлки, уздырасы да, үземнең нинди камырдан ясалганымны исбатлыйсы килде. Әмма волейболга тиз өйрәндем дип әйтә алмыйм... Хәтта бөек волейболисткалар да үзләрен әле һаман өйрәнчекләр рәтенә кертә. Бу уенга ияләшеп кенә була. Мин ияләшәм.

– Җиңү сере нәрсәдә?

Һәр спорт төрендә уңышның 80 проценты – тренер уңышы. Безнең тренер алтын, әмма «каты» куллы апа – Кахичко Оксана Владимировна. Елга бер авылга кайтмасам кайтмыйм, әмма тренировканы калдырмыйм. Тренировканы калдыру – безнең спорт дәүләтендә иң зур җинаятьләр рәтендә.

Спорт укуыңа комачауласа, әти-әниең, шул исәптән әбиең дә, иманыңны укытырга вәгъдә бирмәделәрме?

Бирделәр! Минемчә, һәр баланың спортка керүе нәкъ шушы вәгъдәдән башланадыр. Спорт һәм мәктәп бер-берсе белән яхшы гына аралашып, дустанә яшиләр. Укуда өлгерәм, «өчле»ләрем әлегә юк. Кайбер дәресләр миңа аеруча җиңел бирелә, мәсәлән, математика. Россиянең һәм дөньяның күпчелек кешеләреннән аермалы буларак, мин аны аңлыйм һәм яратам! Хәтта мине волейболга китергән дус-кызларыма да математикадан репетиторлык ярдәме күрсәткән чаклар булгалады.

Ә спорттан тыш тормыш бармы?

Бардыр... Мәктәп өчен төрле ярыш... ой, кабат спорт турында сөйләнәм. Тормышым шулкадәр спорт белән бәйләнгән, күрәмсең. Староста ярдәмчесе мин! Әйе, «өлкәнебез» бөтен мәктәпне тетрәткән «данлыклы» классыбызны миннән башка гына тынычландыра алмас иде. Кул белән төрле әйберләр, әйтик, телефон чехоллары, гламур беләзекләр ясарга да яратам мин... Кирәк булса, үземә итәк тә тегеп кия алам. Без абыем белән инде ничә ел рәттән открыткаларны да үзебез ясарга тырышабыз. Беренчедән, алар озаграк сакланып, күңелне нечкәртеп елатырга, ә вакыт узгач, бәхетле мизгелләргә якынайтырга сәләтле була, икенчедән, син бүләк иткән открытканы яңадан башка кешегә бүләк итә алмыйлар. Гаилә бәхете менә шундый кечкенә хәйләләрдән корыла, миңа калса.

Спортта дуслык була аламы?

Әлбәттә, була ала. Бигрәк тә төркемләп уйналган уеннарда дуслыкның булуы бик мөһим. Футболны, баскетболны, волейболны, гомумән, һәр эшне дусларсыз күз алдыма да китерә алмыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев