Логотип Идель
Ялкын

КАНИКУЛ: ЯЛЛАРЫҢ КҮҢЕЛЛЕ УЗСЫН!

Укып арыган укучылар һәм укытучыларга хәзерге вакытта нәрсә кирәк? Әйе, дөрес, каникул. Бер сүз һәм никадәр шатлык.


Киләсе атна башы белән, төгәлрәк әйтсәк, 20 март көнне бөтен Татарстан буенча мәктәп укучыларының язгы каникуллары башлана. Димәк, алда бер атна ял һәм бик күп, бик күп бәйге-фестивальләр көтә.


18-19 март: Өстәмә белем бирү учрежденияләре укучыларның спартакиадасы. Бүгенге көндә Татарстанда 86 өстәмә белем бирү учреждениясе бар. Әлеге уку йортларында белем алучы егет-кызлар ике көн дәвамында Яр-Чаллы шәһәрендә җиңел атлетика буенча көч сынашачак.


21-23 март: ГТО таләпләре буенча Россиякүләм кышкы фестиваль.


24-25 март: Мәктәп яны спорт клубларында шөгыльләнүче балалар спартакиадасы. Якынча 350-400 бала йөзү буенча үз сәләтләрен күрсәтәчәк. Бәйгедә 2002-2005 елгы егет-кызлар катнаша ала. Уздырылу урыны – Яр Чаллы шәһәре.


27-28 март: Мәктәп яны спорт клубларында шөгыльләнүче балалар спартакиадасы. 3*3 таләпләре буенча баскетбол ярышы. Уздырылу урыны – Спас районы. Спорт ярышында 300-350 бала катнашыр дип көтелә.


27 март: Яшь барабанчылар республика фестивале. Татарстанда барлыгы 15 кадет мәктәбе бар. Димәк 27 март көнне 15 мәктәптән иң-иң сәләтле барабанчы кадетлар Түбән Кама шәһәрендә очрашачак.


21-25 март: “Телешик” профессиональ медиабелем бирү сменасы. Бүгеннән телевидение серләренә төшенергә, киләчәген режиссура, нәфис фильмнар төшерү белән бәйләргә теләгән 100 укучы махсус “Телешик”ка барачак. Укучыларны актер Иван Громов, Александр Дерябин, Татарстан тележурналистлары белән очрашу көтә.


20-28 март көннәрендә узачак иң зур республикаүләм бәйгеләр шулар. Ләкин моннан тыш бөтен Татарстан буенча 145 мәктәп яны лагеры эшлиячәк.


Кыскасы, ялларны күңелле һәм файдалы уздыру өчен мөмкинлекләр бик күп. Бәйге-фестивальләрдә катнашырга соңга калган булсаң, иптәшләрең өчен җан атарга бара аласың.


9-11нче сыйныф укучылары өчен бер бик мөһим яңалыгыбыз бар. 23 март көнне география һәм ИКТ фәннәреннән БДИны алдан бирү мөмкин булачак.


Без каникул буе бәйгеләрдә йөрибез, имтиханнарга әзерләнәбез. Ә укытучы абый-апалар нишли соң?” –дисезме?! Борчылмагыз, укытучы абый-апаларның да күңелсезләнеп утырырга җайлары булмас. Чын әйтәбез. Язгы каникуллар алар өчен гап-гади эш көне. Шуңа күрә алар һәр көнне мәктәптә булачак. Бөтен Татарстаннан 1563 укытучы квалификацияләрен күтәрү, өстәмә белем алу өчен Казан шәһәре югары уку йортларына, көллиятләргә киләчәк.


Шулай итеп, язгы каникулларыбыз шактый күңелле булырга охшап тора. Бу атнаның актык 3 көнен укып бетерик тә, киттек ял итәргә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев