Логотип Идель
Ялкын

«КАНАТЛЫ АТЛАР»

Татарстанның авыл-шәһәрләрендә гөрләтеп сабантуй бәйрәмнәре узып китте. Әрәпәсе, колгалары белән, батырлары, бүләкләре белән хәтергә кереп калган бәйрәм Минзәлә якларында да олылап уздырылды. «Тукта әле, син бит Арча кызы, Минзәләгә ничек барып эләктең,» - дисезме? Гаиләбездә шундый гадәт бар: һәр ел башка бер районның сабан туена китәбез. Быел юлыбыз Минзәләгә илтте. Көне махсус сайлап алынган кебек: кояшлы, җылы иде. Без мәйданга кергәндә, тирә-юнь гөрләп кайнап тора иде инде. Капка янында очрашырга сүз куешып, таралыштык: әти – көрәшкә, апа белән без – сәхнә янына. Энекәшем дә безгә иярде, әлбәттә. Әти күздән югалу белән ул ярышларга катнашырга теләп, чиратка баскан балалар янына йөгерде. Без исә бөтен мәйдан күренеп тора торган урынга утырырга карар бирдек. Барып та җитмәдек, мәйданга атлар керде. Ул ярыш атлары, эһ... Ялларында – чук, тояклары исә җиргә тими дә. Сокланып карап тордык.


Энекәшем Ильясны күздән ычкындырмаска тырышабыз: әнә ул йомырка белән йөгерә, әнә капчык киеп сикерә, әнә колгага менә, имеш... Ике сәгать ничек узганын сизми дә калдык. Әнекәш кочак тутырып бүләк җиңгән. Бергәләшеп әти янына киттек. Абсолют батыр Ренас Калимуллинны бүләкләү мизгеленә эләктек. Аннары әти барыбызга да туңдырма сатып алды да, кайтып киттек.


Әй, күңелле, якты Сабантуй! Елга ун тапкыр килсәң икән! Сагындырып кына йөрисең...009fd659443423dbe216ed3ba81e1a94_L

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев