Логотип Идель
Ялкын

КАМИЛӘ НӘҖМЕТДИНОВА: «ФИГУРАМНЫ КОРБАН ИТТЕМ»

Интернетка ышансак, кеше гомере буена якынча 36 тапкыр үтерүче яныннан узып китә икән. Йә-йә, тынычлык! Алар сиңа тими, ә яныңнан гына узып китә. Уйлап карасаң, безнең яннан нинди генә кеше узмый бит! Бәлки Камилә Нәҗметдинова белән дә юлларыбыз әллә ничә мәртәбә кисешкән булгандыр, ә мин – юләр, Россиянең дзюдо буенча спорт чемпионына игътибар да итмичә узып киткәнмен. Әйләнеп-тулганып йөрмичә, әлеге көч һәм нәфислек төшенчәләрен үзенә берләштергән кызыбыз белән танышырга ашыгыйк.


«Суга чума алмаган идем, дзюдога «чумдым!»


Камилә бүгенге көндә Казан шәһәре Совет районының 111нче мәктәбендә белем ала. Спорттан башка үзен күз алдына да китерә алмаган кыз имтиханнарга әзерләнергә дә, җырларга, шигырь язарга да вакыт таба. «Интернетта вакыт үткәрү өчен түгел, вакытым булганда гына утырам», ди ул. Барысына өлгерүенең сере шундый гади икән, шулай бит? :)


Камиләне әтисе 9 яшендә «Динамо» спорт комлексына алып килә. Тормышының аерылгысыз өлешенә әйләнгән дзюдо белән дуслыкка нәкъ менә шулай нигез салына. Баштарак әнисе: «Юк! Кызым мондый спорт төре белән шөгыльләнергә тиеш түгел!» дип кырт киссә дә, соңрак Камиләнең әтисе белән сүз көрәштерүнең файдасыз икәнен аңлый. Йөзү, скрипкада уйнау белән шөгыльләнгән Камилә, ниһаять, үзенекен таба. «Баштагы чорда, әти белән әнинең уртак фикергә килә алмауларын читтән генә күзәттем. Тренировкаларга да кирәк булгач, кирәк инде дип кенә йөри башлаган идем, ә аннаа-аа-ан. Ничек кереп чумганымны сизми дә калдым», – дип хатирәләре белән уртаклаша Камилә.


«Спорт корбаннар ярата»


Берәр нәрсә белән җитди шөгыльләнергә уйласаң, корбаннарсыз булмый. Ә менә спорт корбаннар китергәннәрен аеруча ярата. «Иң зур корбаным – фигурам. Бу спорт төре белән шөгыльләнү җилкәләрнең киңәюенә китерә, күлмәк кисәм, бу бигрәк тә сизелә». Камиләгә укуын да еш кына корбан итәргә туры килә икән. «Әти-әнием ярдәм итмәсә, барысына да өлгерә алмас идем. Әтием рәсем ясашса, әнием башка өй эшләрендә булыша».



«Мак»сыз тормыш


Камиләнең көне иртән торып мәктәпкә йөгерүдән башлана. Аннары Камиләне тренировка көтә. Кич кайтып дәресләрен әзерли дә, йокларга ята. Иң кызыклысы: бу көн дә кабатлана, атналар, айлар, еллар буе. Ә Камилә зарланмый, берәр сәбәп белән тренировкалар калса, үземне начар хис итәм, авырлык тоям, ди ул. Шимбә, якшәмбе көннәрендә тренировкалар булмаса да,көнен бушка уздырмый: чаңгы, конькида шуа, вакытын файдалы уздыра.. Диванда сузылып ятып, телевизор карамый Камилә (фаст-фудны ул гомумән ашамый).


«Иртән ботка ашыйм, кичен рационда берәр төрле аксым булырга тиеш, төнгә таба инде йә эремчек, йә җиләк-җимеш кенә ярый. «Макдональдс», «KFC»ларны баетмыйм, нәрсә ашавым һәм кайчан ашавымны контрольдә тотам,» – дип, үзеңне формада саклау серләре белән бүлеште Камилә.


Атнасына биш көн, көненә ике сәгать тренировка. Шундый зур тырышлыкның нәтиҗәсе дә сөендерә: әле күптән түгел генә Камилә дзюдо буенча Россия чемпионы исеменә лаек булган!



«Европада медицина үзәге ачарга телим»


Камилә киләчәктә медицинаны сайларга тели. Әтисе юлын дәвам итү булачак, димәк. Ник дигәндә, кызның әтисе ирекле көрәш буенча спорт мастеры. Травма алганнан соң, кайнап торган спорт тормышы тукталып кала. Ул чакта әтисенең югары белеме дә булмый. Шул авырлыклар алдында баш имичә, ул медицина университетына укырга керә һәм барысын яңадан башлап җибәрә. «Әтием минем белән дә шундый ук хәл булмагае дип курка. Спорт белән шаярырга ярамый. Киләчәктә алып китәрлек башка юлның булуы кирәк. Үзем медицинаны якын итәм. Хыялым – Европада медицина үзәге ачу. Италия, Франциядә булганым бар, бик сокланып кайттым,» – ди ул.


Йөрәгемне бирәм, билбавымны гына сорама!


Хорафатларга ышану-ышанмавы турында сорагач, «Юк, нигездә, ышанмыйм. Безнең бер генә традициябез бар: билбауны беркайчан да башка кешегә бирергә ярамый. Алай эшләсәң, имеш, уңышсызлыкларга юлыгачаксың. Билбавымны кешегә бирмәсәм дә, кыенлыклар булмый тормый. Андый чакларда төп таяныч – тренерларыбыз. Алар психологлар белән бер, нинди генә мәсьәлә тумасын (спорттамы ул, тормыштамы) һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер торалар,» – диде Камилә.


Спортсменнар бергә җыелгач, спорт турында сөйләшми?


«Көндәшләребезнең күбесе белән уеннан соң да аралашуны туктатмыйбыз. Шулай да, арада үзләрен агрессив тотучылар, этенеп-төртенеп йөрүчеләр булмый калмый».


Камилә дуслары белән аралашырга да вакыт таба. Аларның да күбесе профессиональ спортчылар. «Берничә спортчы бергә җыелгач, спорт турында сөйләшәме?» соравына Камилә: «Юк инде, кызларның аннан башка да сөйләшер темалары җитәрлек,» дип елмайды.





Туа: 6.9.2001


Укый: 9 сыйныфта


Яраткан фәне: математика


Дзюдодан тыш: җырлый, шигырь яза.


Уңышлары: «Первенство Татарстана»1 нче урын, «Первенство России»1 урын.


Һәрвакыт үзе белән: телефон, спорт турындагы китап һәм спорт мастеры кандидаты таныклыгы.



Зилә Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев