Логотип Идель
Ялкын

"КАМАЛДА МАЛЫЙ ГАСТРОЛЬЛӘРЕ"

2015 елның 15- 20 сентябрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә Дәүләт академия Малый театры гастрольләре үтә. 

Малый театр Татарстан башкаласына алтынчы мәртәбә гастрольләр белән килә. Быел Казан тамашачысы популяр артистлар - Юрий Соломин, Ирина Муравьева, Борис Клюев, Людмила Полякова, Борис Невзоров, Евгений Глушенко,  Владимир Носик катнашындагы спектакльләрне күрү бәхетенә ирешәчәк.

Гастрольләр 15, 16 сентябрьдә М.Ю.Лермонтовның "Маскарад" спектакле премьерасы белән ачыла. Спектакль шашкын хисләр, мәкер һәм мәхәббәт, яхшылык һәм яманлык хакында. Режиссеры - Андрей Житинкин. Сәнгатьчә бизәлеш - Сергей Бархин, костюмнарның авторы Россиядә танылган кутюрье - Вячеслав Зайцев. «Маскарад» спектакле, шулай ук, Россиянең халык артисты Борис Клюевның 70 яшьлек юбилеена багышлана. Артист әлеге спектакльдә Арбенин ролен башкара. Нина ролендә - актриса Полина Долинская. Спектакльдә, шулай ук, Борис Невзоров, Владимир Носик һәм һ.б катнаша.

17 һәм 19 сентябрьдә театр сөючеләрне А.Н.Островскийның «Волки и овцы»Бүреләр һәм сарыклар») комедиясе көтә. Режиссеры – Виталий Иванов. Спектакль Малый театр сәхнәсендә инде беренче ел гына бармый, тамашачылар әлеге җиңел һәм үткен фикерле комедияне бик яратып кабул итәләр. Спектакль  берәүләрнең бәрән сыман гади һәм беркатлы, ә икенчеләрнең бүре кебек ерткыч һәм куркыныч булуы хакында. Кайвакыт иң усал ерткычлар да чолганышта кала һәм шулчак иң кызыгы башлана да... Спектакльдә Россиянең халык артистлары - Людмила Полякова, Борис Невзоров, Евгения Глушенко, Людмила Титова катнаша.

18 һәм 20 сентябрьдә Италия режиссеры, актеры һәм драматургы Эдуардо де Филиппо пьесасы буенча «Филумена Мартурано» лирик комедиясе. Режиссеры, шулай ук Италиядән  - Стефано де Лука. Төп рольләрдә - Ирина Муравьева һәм Юрий Соломин. Пьесаның сюжеты «Брак по-итальянски» фильмы буенча күпләргә таныш. Филумена озак еллар Доменико белән бер түбә астында яши, ул ир өчен дус та, хуҗабикә дә, сөяркә дә, ләкин хатын түгел... Көннәрдән-бер көнне Доменико, өйләренә яшь, чибәр хатын белән кайтып, аңа өйләнәчәген игълан иткәч Филуменаның чиксез сабырлыгы сына... Бу гадәти булмаган мәхәббәт тарихы ни белән тәмамланыр – бу хакта тамашачылар спектакльне караганнан соң белә алачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев