"КАМАЛ ТЕАТРЫНЫҢ 110 ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ АЧЫЛА"

22 сентябрьдә,  Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының 110 сезоны ачылуга багышланган матбугат конференциясе узды.

2015 елның 2 октябрендә 19:00 сәгатьтә Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакле беләнГ.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры 110 юбилей сезонын ача.

Яңа сезонда тамашачыларны 7 премьера көтә: дүртесе - зур, өчесе - кече сәхнәдә. 110 сезонда татар, рус, чит ил классик әсәрләренә өстенлек бирелә.

Сезонның беренче премьерасы 3 октябрьдә – Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” спектакле. Әлеге куелыш берьюлы ике юбилей белән бәйле: беренчедән, “Галиябану” Камал театрында 10нчы мәртәбә куелса, икенчедән, пьесаның язылуына 100 ел. Соңгы тапкыр “Галиябану” Камал театрында 24 ел элек куелган. Спектакльнең режиссеры – Илгиз Зәйниев.

25 октябрьдә кече сәхнәдә Салават Юзеевның “Хафалы уеннар” спектакленең премьерасы. Режиссеры Фәрит Бикчәнтәевның укучысы – яшь режиссер Рамил Гәрәев.

7 ноябрьдә – яшь тамашачылар өчен “Кәҗә, Сарык һ.б.” спектакленең премьерасы. Илгиз Зәйниевның әлеге әкияте дебютант-режиссерлар, ирле-хатынлы - театрның балетмейстеры Сәлимә Әминова һәм театрның әйдәп баручы артисты Илдус Габдрахманов тарафыннан сәхнәләштерелә.

Декабрьдә Кече сәхнәдә «Исәнме, улым» спектакленең премьерасы. Таҗик драматургы һәм режиссеры Барзу Абдураззоковның әлеге пьесасы ике кеше өчен язылган. Режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев.

Декабрьдә Фәрит Бикчәнтәевның яраткан драматургларыннан берсе - Жан-Батист Мольерның “Дон Жуан” спектакле. Режиссер әлеге спектакльне куяр өчен үзенең иң ышанычлы шәкертләрен, театрның иң популяр артистларын сайлап алды: Дон Жуан - Радик Бариев, Сганарель — Искәндәр Хәйруллин, Эльвира — Люция Хәмитова.

Томск өлкә драма театрының баш режиссеры Александр Огарев рус классикасыннан А.Островскийның“Лес” спектаклен сәхнәләштерәчәк. Бу – драматургның иң яхшы әсәрләреннән берсе һәм аның төп кыйммәте – телендә. Пьесаны татар теленә күренекле заман әдибе Ркаил Зәйдулла тәрҗемә итә.

Камал театрының 110нчы сезоны 2015 елда тууына 80 ел тулган Туфан Миңнуллин исеме белән дә бәйле булачак. Драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев Т.Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” пьесасы үрнәгендә иҗат ителгән “Әлли-бәлли-бәү” спектаклен тәкъдим итә. Премьера 2016 елның апрель аенда.

Яңа сезонда Татарстанның халык артисты Наилә Ибраһимова, Татарстанның атказанган артисты Венера Шакирова, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәева, Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиевның юбилейларына багышланган чаралар көтелә. 2015 елның ноябрь аенда Татарстанның халык артисты Хидият Солтановның тууына 100 ел тула.

Премьералардан һәм юбилейлар тыш, Камал театры яңа сезонда Россия буенча гастрольләргә чыгарга, төрле фестивальләрдә катнашырга планлаштыра. Шулай ук, традиция буенча, театр “Нәүрүз” халыкара театраль-белем бирү форум-фестивален һәм “Һөнәр” яшь татар режиссурасы фестивален оештырачак. Декабрь аенда “Яңа татар пьесасы – 2016” конкурсы игълан ителәчәк.

***

1906 елның 22 декабрендә Казанда татар телендә беренче спектакль уйнала. Бу көн татар театрының туган көне булып исәпләнә. 1907 елда беренче профессиналь татар труппасы оеша. 1926 елда театрга “Академия”, ә 1939 елда татар драматургиясе классигы Галиәсгар Камал исеме бирелә.

Бүгенге көндә театр репертуарында татар, рус, чит ил классикасы, заман драматургиясе буенча 25тән артык спектакль бар.

Камаллылар еш кына Россия һәм чит илләргә гастрольләргә йөри. Казахстан, Кыргызстан, Әзербәйҗан, Литва, Латвия, Эстония, Германия, Финләндия, Төркия, Бөекбритания, Колумбия, Испания, Кытай, Венгрия һ.б илләрдә тамашачылар театрны яратып кабул итәләр.

1998 елдан башлап театр Төрки халыкларының “Нәүрүз” халыкара театр фестивален, 2003 елдан “Яңа татар пьесасы” конкурсын, 2009 елдан “Һөнәр” яшь татар режиссурасы фестивален, 2010 елдан “Нәүрүз” халыкара театраль-белем бирү форумын үткәреп килә.

[gallery size="full" ids="3521,3520,3525,3523,3522,3519"]

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 30 август 2020 - 17:15
    ҮЛЕМНӘН КӨЧЛЕРӘК – Ну-ну-ну! Марш, агай, үз урыныңа! Үз тавышын үзе танымады кыз. Тик тегенең тамчы да исе китмәде, атлап барган шәпкә ике кулын сузып, күрешергә килгән кыяфәт чыгарды. Тагын ике секундтан ул аны шул пычрак куллары белән эләктереп үк алачак... – Үзең китәсеңме, әллә булышыргамы сиңа, абзый кеше? Зөмәрә аңышмый калды: кайчан, каян килеп чыкты бу зифа буйлы егет, ни ара аларның уртасына кереп басты? Сәрхуш ирнең йөзе әче әйбер капкандай җыерылып килде; селтәнергә дип күтәргән кулы белән башын кашып алды да, ава-түнә үз почмагына таба китте.
    2480
    0
    15
  • 20 август 2020 - 16:57
    ЯЗМЫШЛАРНЫ САЙЛАП АЛМЫЙЛАР Энҗе, әнисе күрмиме икән, дип, курка-өркә өйләре ягына карап торды да, тиз генә мунчага кереп китте. Пычранган күлмәген мунча алдында салды да, эчкә кереп, салкынча суда нәни куллары белән ышкып-ышкып юарга тотынды. Эскәмиядә яткан хуш исле кул сабынын тидерде. Итәк очындагы таплар бетмәгәч, кырыйда торган кер тактасына салып тырышып-тырышып ышкырга кереште. Урам аша гына яшәгән күрше әби оялтты аны бүген.
    2316
    0
    13
  • 22 август 2020 - 09:00
    НУРЛАНЫШ БҮЛМӘСЕНДӘ ...Май кояшы җылы нурларын өләшә. Палатаның кечкенә тәрәзәсеннән төшкән саран нурлар Регинаның күзләренә төшеп күзләрен камаштыра, күзләре үзләреннән-үзләре яшьләнеп йомылалар. Яшьләнгән күзләрендәге җан сагышын башкаларга күрсәтмәскә тырышып, стенага борылып ятып, одеялын башыннан үк бөркәнеп куя да уйлар диңгезенә чума яшь ана.
    1963
    0
    8

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019