Логотип Идель
Ялкын

"КАМАЛ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА КӨТЕЛӘ"

22, 23 һәм 24 апрельдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Илгиз Зәйниевның "Көтәм сине..." спектакленең премьерасы була.


Спектакльдә вакыйгалар шәһәр хастаханәсендә бара. Геройлар – балалары тууын көтүче парлар.


Пьеса авторы һәм спектакльнең режиссеры Илгиз Зәйниев: «Әлеге пьесаны язу теләге өч ел элек - кызыбызның дөньяга килүен көткән вакытта туды. Баланың дөньяга туу процессын мин башыннан ахырына кадәр үз тәҗрибәмдә күзәттем. Карындагы баланы саклап калу проблемасы мине нәкъ шул вакытта борчый башлады да. Хастаханәдә ятып кайткан хатынымнан, танышларымнан күп кенә вакыйгалар ишеттем, үзем дә булачак әниләр форумнарында утырдым - шулай итеп "Көтәм сине..." пьесасына идеяләр тупланды. Спектакльдәге барлык вакыйгалар да диярлек тормыштан алынган. Әлбәттә, мин кайбер әйберләрне үземнән дә өстәдем, бераз үзгәрттем, тик чынбарлыктан ерак китмәдем..."


Спектакльдә Татарстанның атказанган артистлары - Алсу Каюмова, Гүзәл Шакирова, Айрат Арсланов, Фәнис Сафин һәм театрның яшь артистлары - Эмиль Талипов, Гөлчәчәк Хәмәдинурова, Ләйсән Фәйзуллина, Нәфисә Хәйруллина, Алмаз Сабирҗанов, Артур Шәйдуллин, Айгөл Миңнуллина, Ришат Әхмәдуллин катнаша.


«Көтәм сине...» спектакленең премьерасы 22, 23 һәм 24 апрельдә Камал театрының Зур сәхнәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев