"КАМАЛ ТЕАТРЫНДА БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР МАРСЕЛЬ СӘЛИМҖАНОВ ПРЕМИЯЛӘРЕ ТАПШЫРЫЛА"

2015 елның 7 ноябрендә Г.Камал театрында беренче тапкыр Театр сәнгате өлкәсендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге Республика премияләре тапшырыла.  Премия Татарстан Республикасы Президенты указы белән булдырылды.


Әлеге премия Татарстан Республикасының профессиональ театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән иҗат коллективларына, мәдәният хезмәткәрләренә 2 елга бер мәртәбә өч җиңүчегә бирелә. 200 мең сум күләмендәге акчалата бирелгән һәр премиягә өстәп махсус бүләк һәм мактау дипломы тапшырыла.

Конкурс коммисиясе составында Татарстан мәдәниятенең иң күренекле шәхесләре.  Комисся председателе – Татарстан Республикасы мәдәният министры Сибагатуллин А.М.

М.Сәлимҗанов премиясен тапшыру тантанасы 7 ноябрьдә “Гөргөри кияүләре” спектакле алдыннан (режиссеры-М.Сәлимҗанов) Камал театрынның зур сәхнәсендә. Традиция буенча, 7 ноябрьдә, Марсель Сәлимҗановның туган көнендә, Камал театрында премьера – театрның кече сәхнәсендә Илгиз Зәйниев пьесасы буенча “Кәҗә, сарык һ.б” әкияте. Спектакльнең режиссерлары – Илдус Габдрахманов һәм Сәлимә Әминова.

БЕЛЕШМӘ ӨЧЕН:

Марсель Хәким улы Сәлимҗанов 1934 елның 7 ноябрендә артистлар Хәким Сәлимҗанов һәм Галия Нигъмәтуллина гаиләсендә Казанда туа.  Мәктәпне тәмамлагач, 1952 елда ул Казан университетының юридик факультетына укырга керә.

1957 елның җәендә, Мәскәүдә узган Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы спектактакльләренә фехтование күренешләре куя һәм соңгы курста университетны ташлап ГИТИСның режиссура бүлегенә укырга керә. Җитәкчесе - атаклы режиссер, педагог А.М.Лобанов.

Институтны  1961 елда тәмамлап, 3 ел рус Яшь тамашачылар театрында эшләгәннән соң, 1966 елның 12 мартыннан Камал театрының баш режиссеры итеп билгеләнә.

М. Х. Сәлимҗанов 2002 елның 26 мартында арабыздан китте. Кабере Казанның Яңа-Татар бистәсе зиратында.

М.Сәлимҗановның мактаулы исемнәре һәм казанышлары: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең академигы (2001); ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе – 1969; Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты — 1971 («Сүнгән йолдызлар», «Американ», «Тирән тамырлар» спектакльләре өчен); РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе – 1975; Россиянең К.Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты – 1979 («Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле өчен); РСФСРның халык артисты – 1980; СССРның халык артисты — 1984; Халыклар Дуслыгы ордены – 1994; Россиянең «Алтын битлек» театраль премиясе лауреаты — 2001.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 22 май 2020 - 14:23
    ВАСЫЯТЬ Бер авыл балалары, араларында бер яшь кенә аерма булган Мәдинә белән Дания, бәләкәйдән җитәкләшеп, бергә уйнап үстеләр. Барлы-юклы уенчыклары белән бүлештеләр. Өч тәрәзәле, бәләкәй генә, җиде җанны сыйдырган кысан өйдә үскән Дания күп вакытын Мәдинәләрнең иркен, якты өендә үткәрә иде. Мәдинәнең әнисе дә, бу ике кызның саф дуслыгына сөенеп, Данияне үз кызыдай якын күрде.      
    2851
    1
    32
  • 12 май 2020 - 15:16
    ҖАНЫҢНЫ БИРСӘҢ ДӘ... Илназы Ходайдан сорап кына алган баласы булды Тәслимәнең.  Ире Хариска чыккач та сигез ел буена балага уза алмады ул. И ул чакта күргәннәре!.. Кайларда гына бармады, кемнәргә генә күренмәде. Багучылар, фал ачучылар, дәвалаучылар калмады. Врачлар турыдан-туры өметеңне өз дигәннәр иде инде.
    2318
    0
    18
  • 15 май 2020 - 14:45
    ЮЛ Яңгыр ява. Ишеп тә, биткә бәреп тә түгел — сибәләп... Салкын пар кебек, тавышсыз-тынсыз гына, әмма үзәкләргә үтәрлек итеп... Бигрәк тә олы юл чатында басып торганда, болай да еларга тулышкан җаныңа дым булып сеңә бу яңгыр...
    1823
    0
    15

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019