КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯРАТКАН АРТИСТЫҢ БЕЛӘН КҮРЕШТЕРӘ! /видео/

Камал театрының яңа проектында катнаш – яраткан артистың белән күреш!

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры «Kamal Backstage» проектын башлап җибәрә. Әлеге проектның максаты – тамашачылар белән якыннанрак танышу.

13 февраль көненнән башлап, тамашачыларның  яраткан артистлары белән очрашулар оештырыла, спектакльләргә чакыру билетлары уйнатыла. Атнаның һәр дүшәмбесендә 3 чакыру билеты (һәрберсе 2 кешелек) уйнату игълан ителә. Киләсе дүшәмбедә – 20 февральдә компьютерның очраклы саннар генераторы өч җиңүчене билгели.

Җиңүчеләр чакыру билетлары белән бүләкләнә. Житмәсә, аларга спектакльдән соң, сәхнә артына кереп, декорацияләр янында фотога төшү, театраль костюмнар киеп карау, яраткан артистлары белән аралашу һәм автограф алу мөмкинлеге дә булачак.

Акциядә катнашу өчен, махсус кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Мисал өчен, беренче билетлар «Хужа Насретдин» спектакленә уйнатыла. Бу спектакльдән соң, конкурсның җиңүчеләре Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов һәм Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша һәм Лёля кушаматлы ишәк белән фотога төшә, аралаша алачак.

[embed]https://www.youtube.com/playlist?list=PLJOWDFHqeHwE24no7SLdpj9-_CAHXOIO_[/embed]

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 15 апрель 2021 - 15:45
    ЧӘЙГӘ ТОРТ ПЕШЕРӘБЕЗ Чәй эчәргә әйбер бетеп киттеме? Әйдә үзебез пешерәбез!
    661
    0
    0
  • 10 апрель 2021 - 10:33
    ШАМПИНЬОНЛЫ КАРАБОДАЙ. РЕЦЕПТ Дөрес тукланучылар өчен бик тәмле һәм җиңел рецепт. 20 минут эчендә әзер дә була.
    535
    0
    0
  • 1 май 2021 - 14:19
    «БЕЗНЕҢ ӨЙДӘ ГЕЛ ЭШЛӘП ТОРЫРГА КИРӘК...» «Безнең өйдә шундый кагыйдә бар: син гел нәрсә дә булса эшләп торырга тиеш. Идән ю, өстәл җыештыр, гөлләргә су сип, кер төр, тик утырма гына... Берәр фильм карый яки китап укый башласам: «Эшең беттемени?» – дип килеп җитәләр. Минем ял итәсем, вакытны үзем теләгәнчә уздырасым килә. Әниләргә шуны аңлата алмыйм...»
    313
    0
    0

Блоглар