Логотип Идель
Ялкын

"КАМАЛ ТЕАТРЫ СПЕКТАКЛЕ “АЛТЫН БИТЛЕК”НЕҢ ЛОНГ-БИТЕНӘ КЕРТЕЛДЕ"

“Алтын битлек” Милли театраль премия-фестивале, 2014-2015 сезон спектакльләре арасыннан иң игътибарга лаек эшләрне аерып алып, премиянең лонг-битен игълан итте. Исемлектә премиягә тәкъдим ителгән номинантлардан кала конкурс программасына кертелмәгән, ләкин экспертлар тарафыннан яхшы бәя алган спектакльләр дә бар. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының “Минем исемем Кызыл” спектакле дә шул исемлектә.

Экспертлар советы сезон буена, Россиянең 100дән артык шәһәрендә булып, 774 спектакль караган. Фестивальнең лонг битенә нибары 65 драматик спектакль кертелгән. Шулар арасында Камал театрының “Минем исемем Кызыл” спектакле дә бар. Камал театры инде ике ел рәттән фестивальнең лонг битенә кертелә – узган ел бу исемлеккә “Банкрот” спектакле кергән иде.

***

“Алтын битлек” – Россия Милли театраль премиясе 1993 елда  Россия Федерацисенең Театр эшлеклеләре берлеге тарафыннан булдырыла. Ул театр сәнгатендә барлык жанрлардагы спектакльләргә бирелә: драма, опера, балет, оперетта һәм мюзикл, курчак театры.

“Алтын битлек” Милли театр фестивале һәр яз саен Россия шәһәрләрендә куелган иң игътибарга лаек спектакльләрне тәкъдим итә.

“Алтын Битлек” Россия Милли премия-фестивален оештыручылар – РФ Театр эшлеклеләре берлеге, РФ мәдәният министрлыгы, Мәскәү Хөкүмәте, “Алтын битлек” Фестивале дирекциясе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев