Логотип Идель
Ялкын

КАМАЛ ТЕАТРЫ ИҢ ОРИГИНАЛЬ СЕЛФИГА БӘЙГЕ ИГЪЛАН ИТӘ

110 еллык юбилее уңаеннан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры иң оригиналь селфига бәйге игълан итә. Бәйгедә катнашыр өчен машинагызның арткы тәрәзәсенә Камал театры логотибын ябыштырып фотога төшәргә һәм социаль челтәрләрдә урнаштырырга кирәк. Җиңүчеләрне Камал театрының 110-еллык юбилеена багышланган гала-концертка чакыру билетлары һәм истәлекле сувенирлар көтә.

Бәйгенең шартлары:


Катнашучыларга 14 ноябрьдән 9 декабрьгә кадәр машинаның арткы тәрәзәсенә Камал театры логотибын ябыштырып, аның фонында селфи ясарга кирәк. Әлеге наклейка Камал театрының теләсә кайсы спектакленә билетны эш көннәрендә  10 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр һәм ял көннәрендә 16 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр  сатып алган очракта бонус буларак бирелә. Касса: Казан шәһәре, Татарстан ур., 1 йорт.

[caption id="attachment_11406" align="aligncenter" width="1180"]бәйгенең 1 Театр артисты Алмаз Гәрәев[/caption]

Бәйгенең икенче этабы


Фотоны үзегезнең сәхифәгезгә (ачык рәвештә) кертеп, Вконтакте яки Инстаграм социаль челтәрендә #театрукамала110лет #камалтеатрына110ел хэштеглары белән урнаштырырга һәм комментарийларда  Камал театрының 110-еллык бәйрәменә теләкләр дә язарга кирәк.
10-11 декабрьдә Камал театрының баш режиссеры Фәрид Бикчәнтәев җитәкчелегендәге жюри иң оригиналь 10 фотоны сайлый. 12 - 18 декабрьдә Камал театрының официаль төркемендә https://vk.com/kamalteatr иң яхшы фотоны сайлап алу максатыннан ачык тавыш бирү игълан ителә.  Җиңүче 22 декабрьдә - татар театрының туган көне бәйрәмендә бүләкләнә.

[caption id="attachment_11407" align="aligncenter" width="1180"]бәйгенең 2 Театр артисты Илдус Габдрахманов[/caption]

Ачык тавыш бирү этабына узган иң яхшы 10 фотосүрәт авторлары,  Камал театрының 110-еллык юбилеена багышланган зур гала-концертка чакыру билетлары ота. Төп җиңүчене исә, иң кадерле бүләкләр: спектакльләргә чакыру билетлары, футболка, стена календаре, көндәлек дәфтәре һәм USB-флеш-накопитель көтә.

Камал театры матбугат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев