Логотип Идель
Ялкын

"КАМАЛ ТЕАТРЫ ХАЛЫКАРА ФЕСТИВАЛЬ-КОНКУРСЫ ПАРТНЕРЫ"

18-19 февральдә Казан мәдәният һәм сәнгать университетында Шәүкәт Биктимеров исемендәге "Әлмәндәр оныклары" дигән халыкара фестиваль-конкурсы үтте. Проект театрның легендар артисты Шәүкәт Биктимеров истәлегенә багышланган иде. Проектны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерергә ярдәм күрсәтү фонды, Татарстанның Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары, "Әкият" курчак театры, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры гамәлгә ашырды.

"Әлмәндәр оныклары" фестиваленең максаты – балалар театр коллективларын үстерү, яшь буынны театр сәнгатенә якынайту, милли драматургияне пропагандалау, милли театрлар һәм театраль традицияләргә игътибарны арттыру. Катнашучылар өч номинациядә иҗади көчләрен сынашты: «Сөйләм программасы» (56 катнашучы), «Драма театры» (14 коллектив) һәм «Курчак театры» (2 коллектив). Фестивальнең географиясе Татарстан, Россия, Удмуртия, Чуашия, Башкортстан, Мари Иле, шулай ук Палестина, Монголияне дә колачлады.

Конкурсның жюри әгъзалары Татарстанның танылган мәдәният, сәнгать эшлеклеләре: Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наил Дунаев, Татарстанның халык артисткасы Луара Шакирҗанова, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы Рүзия Мотыйгуллина (жюри рәисе).

Фестиваль кысаларында Камал театры ярдәме белән Шәүкәт Биктимировка багышланган күргәзмә оештырылды.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Г.Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов "Сөйләм программасы" наминациясендә катнашкан ике укучыга (Идрисов Азат, Госманова Эльвира) махсус бүләк – Татар театры тарихына багышланган саллы ике томлы китап һәм спектакльгә чакыру белитлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев