Логотип Идель
Ялкын

"КАМАЛ ТЕАТРЫ АРТИСТЫ «АЛТЫН БИТЛЕК» ФЕСТИВАЛЕ ЛАУРЕАТЫ БУЛДЫ"

Мәскәүдә Россия театр эшлеклеләре берлеге секретариаты тарафыннан "Алтын битлек" – 2016 Россия милли театраль премиясенең беренче лауреатлары билгеләнде. "Театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен" наминациясенә Г.Камал театры артисты, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Арифҗан улы Таҗетдинов лаек булды.


"Алтын битлек" премиясенең махсус бүләкләре, шулай ук, Россия Малый дәүләт академия театрының сәнгать җитәкчесе Юрий Соломинга, Санкт-Петербург Малый академия театрының сәнгать җитәкчесе Лев Додинга, Санкт-Петербург Балет дәүләт академия театрының сәнгать җитәкчесе Борис Эйфманга һ.б. бирелде.

Исегезгә төшерәбез, Камал театрының "Минем исемем Кызыл" спектакле дә "Алтын битлек" – 2016 милли театр фестиваленең лонг-битенә кертелде.

"Алтын битлек" – Россия Милли театраль премиясе 1993 елда  Россия Федерацисенең Театр эшлеклеләре берлеге тарафыннан булдырыла. Ул театр сәнгатендә барлык жанрлардагы спектакльләргә бирелә: драма, опера, балет, оперетта һәм мюзикл, курчак театры.

"Алтын битлек" Милли театр фестивале һәр яз саен Россия шәһәрләрендә куелган иң игътибарга лаек спектакльләрне тәкъдим итә.

"Алтын Битлек" Россия Милли премия-фестивален оештыручылар – РФ Театр эшлеклеләре берлеге, РФ мәдәният министрлыгы, Мәскәү Хөкүмәте, "Алтын битлек" Фестивале дирекциясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев