Логотип Идель
Ялкын

"КАЛЬЯН ТАРТУ ҮЛЕМГӘ КИТЕРӘ..."

Кальян рекламаучыларның фикеренә колак салсак – кальян кишердән файдалырак, чөгендердән яхшырак килеп чыга. Безгә кальянда булган начар матдәләр су белән филтрлашып сәламәтлеккә начар йогынты ясый торган сыйфатларын югалта дип тәкрарлыйлар. Тик барысы да шулай микән соң? Сорауга җавапны бергә эзлик.

Тарихка күз салыйк. Белгечләр фикеренчә кальянның туу урыны Африка илләре. Ул вакытта аның төзелеше заманча кальяныннан күпкә аерылып торган: нигезендә кококс, ә төрле тросниклар тарту җайланмасы буларак кулланыла. Хәзерге көндә кулланыла торган төрле хуш исле, төрле тәмле кальяннар Төркиядә барлыкка килә.

  1. Бер сәгать дәвамында кальян тарткан кешенең организмына 100-200 тапкырга күбрәк төтен керә. Тәмәке тартучыныкы белән чагыштырганда, кальняикның үпкәләренә начар мәтдаләр күбрәк керә дигән сүз.

  2. Кальян тарткан кешенең организмында мышьяк, никотин, хром, свинец кебек матдәләр күп була. Болар үз чиратында үпкә рагы, үпкәләрнең эштән чыгуына, йөрәк авыруларына һәм бесплодияга китерергә мөмкин. Кальян тарткан кешеләрнең балалаларында, оныкларында, хәтта оныкчыкларында да яман шеш барлыкка килергә мөмкин.

  3. Дустым, әгәр дә син иптәшләрең өчен кампания гына булып утырасың икән сиңа аның зарары тими дигән сүз түгел. Кальян тарткан кеше белән бер бүлмәдә утырганнар да начар матдәләр белән “баии”.


Мин санап киткән минуслар сиңа тәэсир итмәгән икән, иң соңгысы – бәлки уйландырыр... Кальянның күмере идәнгә төшеп ленолиумны тишәргә, диванга төшеп бөтен өйне юкка чыгарырга мөмкин. Кафе, барларда тартсаң да була аны, диярсез. Ләкин көненә йөз дә бер кеше үзе аша үткәргән төтенле бүлмәдә, йөз дә бер кеше тарткан кальян... Уйланырлык урын бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев