Логотип Идель
Ялкын

КАЛЕНДАРЬДА 2 АВГУСТ

Туган көнегез белән, Лилия апа!


Татар эстрадасында бөтен туган-тумача турында төрледән-төрле җырлар бар. Ә менә кода һәм кодагый турында җыр Татарстанның атказанган артисты Лилия Хәмитова репертуарында гына! Бүген, ягъни 2 августта, Хәмитова Лилия Вәгыйз кызының гомер бәйрәме.



Ул 1970 елда Арча эшчеләр поселогында туа. Әлфия Авзалова җырларын тыңлап үсә ул.




  • Арча педагогика көллиятен һәм читтән торып Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый.

  • Лилия ике ел Саба районының Шәмәрдән мәктәбендә, ярты ел Арчаның Яңа Кенәр авылында укытучы булып эшли.

  • 1999 елда Оскар Усманов музыкасына «Буран дулый» җырын яздырып, музыка сөяючеләр арасында таныла башлый.

  • 2000 елда “Татар җыры” фестивалендә “Ялгышканмын” җыры белән беренче “Алтын барс” сынын ала.

  • “Татар җыры – 2001” фестивалендә “Мәхәббәт шушыдыр” җыры белән, ә “Татар җыры – 2002” фестивалендә “Хәерле юл тели һәйкәлләр” җыры белән лауреат исеменә лаек була. Шулай итеп җырчы кабат “Алтын барс” премиясе хуҗасы була.

  • Лилия Хәмитованың “Мәхәббәт шушыдыр” (2000), “Сынатмасын йөрәгем” (2002), “Күз тимәсен” (2006), “Күз тимәсен сөю хисенә” исемле дүрт альбомы дөнья күрде.

  • “Барс-медиа” студиясендә Лилиянең “Ашытбаш җыры”, “Ялгышканмын”, “Хәерле юл тели һәйкәлләр”, “Сынатмасын йөрәгем” җырларына клиплар төшерелде.

  • Бүгенге көндә Лилия улы Әмирне тәрбияли.


2 августтан көз башлана


Элҗен көне (изге пәйгамбәр Ильяс көне, русча день Святого пророка Ильи) – керәшен татарларының һәм православие диненә караган башка халыкларның бәйрәме. 2 августта билгеләп үтелә. Бу көнне чиркәүгә йөрүчеләр, дини эчтәлектәге җырлар җырлап, догалар укып, тәре йөрешенә чыгалар, үзләрен һәм узып баручыларны изге су белән коендыралар. Чиркәүгә әйләнеп кайткач, келәү итеп, шөкер кылалар, Аллаһ пәйгамбәре Ильяска акафист укыйлар.


Хорафатлар

  • Авыл кешеләре Элҗен көне алдыннан йортларын җыештырган, хуҗалыкларын, иген кырларын күк күкрәүле яшенле яңгырдан саклау чаралары күргән.

  • Ялтыравыклы көнкүреш әйберләрен, байлыкларын яшереп куйганнар.

  • Элҗен көнендә бер эш тә эшләргә ярамаган – үзенең бәйрәмен хөрмәт итмәгән өчен Ильяс пәйгамбәрнең ачуы килеп, җәзаларга мөмкин дип уйланылган.

  • Туй итәргә ярамаган.

  • Бу көнне яуган яңгыр суында юынсаң – сәламәтлегең ныгый.

  • Элҗен көннән соң һава торышы начарая, су коену тыела торган була.


Чыганак: Википедия сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев