"КАЛЕБ"НЕҢ ЯҢА ЧАРАСЫ"

*4 декабрьдә 19.00 сәгатьтә Качалов театрының Кече залында Алинә Шәрипҗанова һәм Эльмир Низамов кичәсе узачак. Иҗади дуэт тамашачы белән «иң кадерле иҗат җимешләре» – зур сәхнәдән, радио һәм телевидениедән сирәк яңгырый торган эксклюзив җырлары белән уртаклашырга вәгъдә итә.*

*Эльмир Низамов: *«Без җырчы Алинә Шәрипҗанова белән берничә ел хезмәттәшлек итәбез. Ул минем күп җырларны, романсларны башкара, «Алтын Казан» мюзиклында төп рольләрнең берсе – Сихәтбану буларак чыгыш ясады. Минем өчен «Калеб»тә узачак кичә – бүгенге эстраданың иң яхшы җырчыларыннан берсе белән эшләү өчен тагын бер мөмкинлек. Алинә киң диапазонга һәм югары мөмкинлекләргә ия җырчы, аның белән эшләү бик рәхәт».

*Алинә Шарипҗанова: «Бу очрашу – мөһим вакыйга. Моңарчы әйтелмәгәннәрне тамашачыга җиткерү мөмкинлеге. Без Эльмир белән икебез өчен дә кадерле булган әсәрләрне яңгыратырга җыенабыз».

Качалов театры сәхнәсендә бу көнне халыкара «Turkvision-2014» конкурсы лауреаты *Айдар Сөләйман*, шагыйрәләр *Резеда Гобәева* һәм *Алена Кәримова да чыгыш ясаячак. Эльмир Низамов, Резеда Гобәева һәм Айдар Сөләйманның «Калеб» проекты чараларында беренче тапкыр гына катнашуы түгел. Бу кичәләр үткән ел ук уртак иҗатка юл ачты. Әлеге «Калеб» кичәсендә Эльмир Низамовның Резеда Гобәева сүзләренә язылган тагын бер яңа җыры яңгыраячак.

Шунысын да әйтеп узарга кирәк, Алинә Шәрипҗанова һәм Эльмир Низамов кичәсе «Калеб» проектының Качалов театрында узачак беренче чарасы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 26 сентябрь 2020 - 14:01
    «ДУСТЫМ МӘХӘББӘТ АҢЛАТТЫ» «2 яшькә кечерәк дус егет көтмәгәндә мәхәббәт аңлатты. Без аның белән төрле темаларга рәхәтләнеп сөйләшә алабыз. Бергә күңелле, ләкин мин аны егетем буларак күрмим. Дуслыкны да бозасы килми. Нишләп карарга икән?»
    975
    0
    0
  • 13 октябрь 2020 - 10:20
    ЯНГАН ГОМЕР Уналты чакрым ераклыктагы авылдан үзен соратып килгән Ибраһимга Мөслимә, яше җитеп узып китсә дә, ата-анасының басымы аркасында тормышка чыгарга ризалык бирде. Сайланып торыр урында, егерме биш яшеңдә соратып килүче булган өчен рәхмәт әйт әле! Апаларыннан узып тормышка чыгарга базмыйча, ике сеңлең каңгыраеп утырганын онытма! Хатын аертса ни, тормышта булмый торган хәл түгел! Димәк, хатыны иренә ярап тора белмәгән!
    840
    0
    5
  • 12 октябрь 2020 - 13:35
    РЕЗЕДА ХАБИБУЛЛИНА ШИГЫРЬЛӘРЕ Сагындырды, әнием, кайтам әле, Очрашулар ешрак, күп булсын. Күңелебездә туган рәхмәт хисе Сезгә хөрмәт аша чагылсын.
    409
    0
    2

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019