"К.ТИНЧУРИН ИСЕМЕНДӘГЕ ТАТАР ДӘҮЛӘТ ДРАМА ҺӘМ КОМЕДИЯ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА"

8 ноябрь, 12.00 сәгатьтә Шамил Фәрхетдинов әсәре буенча куелган “Әкият китабы” спектакленең премьерасы була!

Борын-борын заманда яшәгән ди, булган ди, Гайрәт исемле шаян, шат күңелле һәм тапкыр бер егет. Ул Ханга хезмәт иткән. Ә Хан исә, башка ханнардан аермалы буларак, әкиятләрне үлеп яраткан. Әгәр ул көненә берәр яңа әкият укымаса, аның ашы-аш, суы-су түгел икән. Иң мөһиме шунда, ул һәр яңа әкияттә очраган бар нәрсәне дә хезмәтчесе Гайрәттән үзенә таптыра торган булган. Шулай итеп тапкыр егет, Хан кушуы буенча, теләсә-теләмәсә дә, тылсымлы кылыч, куркыныч җанвар Алпамшаны һәм диңгез патшабикәсе Гүзәл сылуны эзләп юлга чыга, төрле илләр гизә һәм күп маҗараларга юлыга…

Әлеге мавыктыргыч әкият балаларга яхшылык, дуслык турында сөйли. Ул балалар белән беррәттән әти-әниләргә дә кызыклы булачак.

Куелыш җитәкчесе- Рәшит ЗАҺИДУЛЛИН, РФнең атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе

Режиссеры- Зөлфәт ЗАКИРОВ

Рәссамы- Дмитрий САРВИН (Санкт- Петербург)

Композиторы- Ренат БИКБУЛАТОВ

Хореографы- Никита ЖЕСТКОВ

Хормейстеры-Алия ХӘМЗИНА

Музыкаль җитәкче- Ксения МӨХӘММӘТҖАНОВА

Спектакльдә катнашалар: Артем Пискунов, Рөстәм Гайзуллин, Илфак Хафизов, Илнур Байназаров, Салават Хәбибуллин, Айсылу Мөсәлләмова, Диләрә Фәттахова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 8 гыйнвар 2021 - 17:17
    УРЛАНГАН БӘХЕТ Нишләптер бик кәефсез уянды бүген Ләйлә. Борчылырлык урын да юк кебек, тик күңеле тыныч түгел. Гәрчә, иртәнге кояш нурлары иркәләп, назлап уятса да. 
    1131
    0
    4
  • 3 гыйнвар 2021 - 10:05
    «ДУСЛАРЫМ МИННӘН ЧИТЛӘШТЕ...» «Без сыйныфта 3 кенә кыз. Моңа кадәр гел дус булып, бер-беребезгә ярдәм итешеп укыдык. Быел алар икесе миннән читләште. Тәнәфестә дә гел бергә чыгып китәләр. Мин яннарына килеп утырсам, сөйләшми башлыйлар. Берәр нәрсә сорасам, теләмичә генә җавап бирәләр. Минем дә алар белән дус буласым, аралашасым килә. Нишләргә икән?» Аноним, 15 яшь
    920
    0
    0
  • 6 гыйнвар 2021 - 14:13
    ПАНКЕЙК ПЕШЕРҮ РЕЦЕПТЫ Панкейк –Америка белене. Аны сөт белән ясыйлар, коры табада кыздыралар. Алар кабарып, йомшак булып пешә. Иртәнге аш өчен менә дигән ризык инде менә. Гадәттә, аны сироп, арахис мае, джем белән ашыйлар.
    845
    0
    2

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019