Логотип Идель
Ялкын

К-RU: ХЕЙ, ЕГЕТЛӘР, RAP БӘРӘБЕЗМЕ?

Хей, егетләр, rap бәрәбезме,  К-Ru турында сөйләшәбез бу юлы... Бүгенге чорны өйрәнә торгач, килеп җиттем мин. RAP, батллар дөньясына. Болар бронкста барлыкка килгән диләр. Ә мин әйтәм, юк, болар татар авылларында башлангыч алган! Элек такмак әйтешү була торган иде.  Яшьләр икегә бүленеп, бер-берсенә акыл өйрәтә, бер-берсен үчекли торган иде. Менә шул инде ул баттл, әллә нәрсә түгел!


Шулай булгач инде, татар егетләренең рэп бәрүе бер дә гаҗәп түгел. Шәкүр, ITTIFAQларны белщсездер инде. Сезне татар рэпында яңа кеше – К-Ru белән таныштырасым килә. Дебют альбомы чыгуны сәбәп итеп, без аның очрашып сөйләштек әле.


- Рөстәм (К-Ru ның паспортындагы исеме шулай дип белерсез. - Чаткы), башта аңлатып кит әле, кем ул яисә нәрсә ул К-Ru?


Э-э, беренчедән, син дөрес әйтмисең, «Ка-ру» түгел, ә «Кей-ру» яисә «Крю» дип укыла ул. «Культурный Рөстәм» дигәнне аңлата. Мин бит моңарчы русча рэп укый идем, шуннан калган атамам инде. Кайбер кешеләр «Крю» дип тә йөртә иде, бу үзенчә, «бро», «үз кеше» дигән сыман инде. Татарча чыгыш ясыйсы булгач, егетләр, әйдә, «Мәдәниятле Рөстәм»гә үзгәртик дигәннәр иде, ләкин алай башка мәгънә килеп чыга бит.


- Анысы «Әдәпле Рөстәм» дияргә булыр иде, минемчә. Син бик күптән рэп белән мавыккан кешегә охшыйсың, мәктәп чорында да рэппер идеңме?


Беренче класстан ук түгел инде! Беренчедә мин баянга йөри башладым, үземчә бик тырышып музыка мәктәбендә укыдым. 7-8 классларда укыганда беренче тапкыр рэп ишеттем. Каста төркеме булгандыр. Әле дә яратам үзләрен, бигрәк тә шул төркемдәге Влади иҗатын хөрмәт итәм. Үзем 9-10 классларда беренче текстларымны язып карадым. Анысы да иптәш малай бик кияүләгәч инде. Беләсеңме, ни белән дә булса чынлап мавыга башласаң, җае килеп тора бит ул. Һәм менә шул вакыт төрле кешеләр барлыкка килә башлады минем тирәдә, кайсы битбокс белән шөгыльләнә, кайсы  диджей, кайсы тавыш яздыра.


- Ул беренче текстыңны сакладыңмы соң?


Юк, син нәрсә! Әле бер көнне әниләргә кайткан идем, беренче текстларым белән шыплап тулган ике дәфтәрем килеп чыкты. Ачып карасам, чәчләрем үрә торды, ни генә юк анда. Кеше-фәлән күргәнче дип, тизрәк чыгарып ташладым үзләрен.


- Беләсеңме, рэп дигәч, мин бүгенге җәмгыятьне тәнкыйтли торган, усал текстлар булырга тиеш дип уйлый идем. Ә синең җырларда күбрәк мәхәббәт...


Рэп бит инде ул башкару рәвеше генә, тематика төрле булырга мөмкин. Мин моңарчы катнашкан «Свое мнение» төркемендә, мәсәлән, без лирик җырларны махсус язарга тырыштык. 2006нчы еллар иде бу, ул чакта Казанда андый темага рэп укучы юк иде. Без шул бушлыкны тутырырга ниятләдек. Һәм заманы өчен бик шәп проект булды ул. Doctor Club дигән җирдә чыгышлар ясый идек.


татар рэпында – К-Ru


- Ә ни өчен татар теленә күчәргә булдың?


2010 елда мин Шәкүр белән таныштым. Мин аны татар рэпының атасы итеп күрәм, бик хөрмәт итәм. Менә Шәкүр белән танышу татарча язарга этәргәндер дә. Мин аның икенче альбомын язуда катнаштым, ике җырны бергә яздырдык. Bars records кадәр bars recordsта бит ул! ITTIFAQлар белән танышуым да шул елларга туры килде. Алар да шундый кәттә егетләр бит инде. Мин татар рэпперлары арасына кереп киттем. Һәм, әйттем бит инде, ниятең булса, мөмкинлек килеп чыга ул дип. 2013 елда мине Yummy Music продюссерлык үзәгенә чакырдылар. Бу үзәк татар музыкантлары белән эшли.


- Син альбомны «Якты» дип исемләгәнсең. Һәм, тышлыгына караганда, ул чыннан да бик якты, җылы, җиңел альбомга охшаган. Кызлар өчен махсус эшләнгән кебек?


Бар кеше дә тыңлый алсын дип яздырдым мин аны! Беләсеңме, хәзер рэп диләр дә, нинди кәттә булулары, кызлар белән типтерүләре, айнымый хәмер чөмерүләре, сугышулары белән мактанган булалар. Ә бит тыңлаган яшьләр моны, әһә, менә шулай итсәң, кәттә буласың икән дип уйлый. Мин бер көнне уяндым да, кара әле, минем бит кешеләргә әйтер сүзем бар, мин бу альбомны яздырырга тиеш дип уйладым. Яхшырак бул, үзеңнән башла, тормышны ярат диясем килде. Башта альбом «Синең булуың» дип аталырга тиеш иде. Минем шундый җырым бар, һәм мин аны иң шәпләреннән берсе дип саныйм. Ләкин бер көнне ITTIFAQ төркеменнән Ильяс: кара әле, менә шундыйрак нәрсә язган идем дип, «Якты» җырының кушымтасын күрсәтте. Шуны үстереп, җыр язарга булдык. Альбомның исеменә дә «Якты» бик килешле булып чыкты. Ул минем соңгы 4-5 елдагы халәтемне ачты да салды.


- Менә нәкъ шуны гына сорамакчы идем: нинди ул – шушы җырларны язган Крю дип.


Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дип яшәүче бер Казан егете. Мин итче булып та карадым инде, шиномонтажда да эшләп алдым. Бүгенге көндә массаж ясарга өйрәнәм – якыннарымны дәвалыйсым, ярдәм итәсем килә. Тагын мин сәламәт яшәү рәвеше яклы. Шәкүр белән бергә кик-боксингка йөри идек, травма алгач, аны куеп тордым инде. Хәзер тимер күтәрәм. Кыш көне дуслар белән атна саен Зәңгәр күлгә су коенырга йөрибез. Дулары Рөстәм Нурисламовны көләч, киң күңелле, ярдәмчел, тормышны ярата торган кеше дип белә дигән өметтә яшим инде мин.


- Дусларының бәхете бар инде алайса. Ә тамашачыларга синең белән танышу бәхете тәтерме икән? Концертлар, гастрольләр планда бармы?


Әйе! ITTIFAQлар белән бергә концерт оештырырга җыенабыз, Аларның ике ел элек «Тоташтырып булмый» дигән альбомы чыккан иде бит. Әнә шул альбом минем өчен планка булды да инде, шулай ук шәп яздырырга кирәк дип эшләдем. Ә бер көнне Ильяс әйтә, менә хәзер синеке безгә планка инде ди. Шулай бер-беребезне үстереп яшибез. Уйлашкан идек, якын районнарга, Балтач, Арча, Кукмараларга чыгып керик бер дип. Кеше килсә инде. Моңарчы Уфа, Ижау, Түбән Кама шәһәрләренә чыккан булды, яхшы кабул иттеләр анысы.


- Безнең укучылар да яратыр дип ышанып калыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев