Логотип Идель
Ялкын

"КӨНЕБЕЗ АНТ БИРҮДӘН БАШЛАНА"

Мин сезгә Америка Кушма Штатларындан язам. Без Миссури штатында, Сант Луис шәһәрендә яшибез. Үзем Нью Йорк шәһәрендә тудым. Минем әнием казаннан, әтием Мәскәу татары. Мина 11 яшь. Бу хатымда тТатарстандагы яшьтәшләремә бераз Америка турында сөйлисем килә.

Мин яшәгән штат Американың иң уртасында –  Американын иң зур елгалары Миссури белән Миссисипи үткән жирдә урнашкан. Хәзер сентябрьнең башы. Без инде бер айга якын укыйбыз. Әйе шул, безнең мәктәп районы уку елын августның урталарында ук башлый. Ә уку елын без майның ахырларында тәмамлыйбыз. Шулай итеп, безнең жәйге каникуллар 2,5 ай. Сез, бәлки, нишләп Америкада уку елы Русиядагы кебек 1 сентябьрдә башланмый дип гаҗәпләнерсез? Сәбәбе шунда аның: Америка Кушма Штатларында 51 штат бар. Һәр штатның үз законнары һәм гадәтләре. Тормышның һәр ягына караган үзгә тәртипләр Америка Конституциясендә теркәлә. Ул үзенчәлекләр мәгариф системасында да күзәтелә. Мисал өчен, мин туган Нью Йорк штатын алсак, анда балалар мәктәпкә сентябрьнең башында, Эшчеләр бәйрәменнән соң баралар. Ә ул бәйрәм сентябрьнең беренче ял көннәренә туры килә. Ләкин аларда укулар июнь ахырларында гына бетә.

Безнең мәктәп

Быел мин урта мәктәпнең алтынчы классында укыйм. Бездә мәктәпләр бер бинада булмый. Башлангыч мәктәпнең (5 класса кадәр) үз бинасы, урта классларның (6-8 класслар) – үзенеке. Олы классларның да үз бинасы бар. Анда 9дан 12нче класска кадәр укыйлар. Тагын бер кызыклы як: без бер үк төркем белән бер класста 1нчедән 12нчегә кадәр укымыйбыз.  Һәр ел безнең классларны кушып аралаштыралар. Шулай итеп, 5нчене укып бетергәнче, без бөтен мәктәпне белеп бетерәбез!!! Безнең һәр класста дусларыбыз була!

Америкада күп кеше үз йорты белән яши. Шуңа күрә мәктәп өйгә бик якын булмаска да мөмкин. Мәктәптән әз генә читтәрәк торсаң (әйтик, машинада 5 минутлык юл), сине өеңнән сары автобус килеп ала.

Уку елының һәр көнен бөтен Америка укучылары The Pledge of Allegiance (ант бирү) белән башлыйлар. Без байракка карап, илебезгә, Аллаһ карамагындагы берләшкән халкыбызга, азатлыкка һәм гаделлеккә тугры булырга ант итәбез. Бу бик тантаналы вакыт.

Башлангыч мәктәп (Kindergarden)

Руссияда балалар беренче класска 6-7 яшендә бара, ә Америкада без мәктәпне 5 яшьтән башлыйбыз. Беренче ел Киндергарден (хәзерлек елы) дип атала. Беренче класс дип аталмаса да, кечкенә балалар иртә торып, олы апа-абыйлары белән сары автобуска утырып мәктәпкә баралар. Аларның күбесе мәктәпкә бик сөенеп йөри, ләкин араларында сирәк кенә елаклары да булгалый. Хәзерлек елында балалар хәреф танырга өйрәнеп, китап укуда беренче адымнар ясыйлар. Төрле уеннар аша математиканы да өйрәнәләр. Сәламәтлек һәм музыка дәресләре була. Бу мәктәп укучылары әле кечкенә булып, бик тиз арыганга күрә, ярты көн генә укыйлар.

Икенче баскыч

Беренче класс та хәзерлек елына охшаган, ләкин бу елны балалар мәктәптә иртәнге 9дан кичке 4кә кадәр тулы көн уздыра. Ә инде икенче класстан башлап безгә фән дәресләре керә башлый. Дүртенче класста без бөтенебез оркестрда катнашабыз. Мин бу дәресләрне бик ярата идем. Безне йә скрипкада, йә виоланчельда уйнарга өйрәтәләр. Ә аннары, ел ахырында, без әти-әниләребезгә зур концерт куябыз.

Билгеләрне бездә өченче класстан гына куя башлыйлар. Алар хәреф белән күрсәтелә: А, Б, Ц, Ф. А – әлбәттә, иң әйбәт бәйге. Ә "Ф"ны бөтенләй белмәсәң генә куялар. Бишенче класстан безне урта мәктәпкә әзерли башлыйлар. Башлангыч классларда без бер үк укытучыда укып, бер класс бүлмәсендә утырган булсак, бишенче класста укутучыларыбыз төрләнә, бер класстан икенче класска йөри башлыйбыз.

Ахыр сүз

Быел мин, әйткәнемчә, 6нчы класста укыйм. Мәктәпкә барганда бик дулкынланган идем, чөнки безнең өчен урта мәктәпкә бару зурлар юлына аяк баскан шикелле. Урта мәктәп башлангычтан бик аерыла. Беренче көннәрне мин бөтенләй икенче дөньяга эләккәндәй булдым. Ул дөньяны бераз өйрәнгәннән соң, сезгә тагын хат язармын J.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев