«КҮК. ПАРАШЮТ. КЫЗ БАЛА»

Хәрби киемнәрдә плац буенча егетләр һәм кызлар бара... Кызлар? Әйе, әйе, нәкъ үзләре. Егетләр белән беррәттән, гәүдәләрен төз тотып барган шул кызларга карап, гаҗәпләнеп таң калырлык.

Ә сүз хәрби-патриотик лагерь «Десантник» турында барачак. Һәр җәй саен шушы лагерь үзенә кыю, курку белмәс кызлар һәм егетләрне җыя. Анда аларны машина йөртү осталыгына, автоматтан атарга, кыен юлларны үтәргә, ә иң кызыксындырганы – парашют белән сикерергә өйрәтәләр.

Парашют белән сикерүгә килгәндә, монда иң мөһиме – кыюлык, сәламәт тән һәм көч кирәк. Чөнки һәр парашютның авырлыгы якынча 16 кг.

НА ПЛАЖКЕ

ЧИКЛӘҮЛӘР ТУРЫНДА

Парашют белән сикерергә рөхсәт бирсеннәр өчен, синең авырлыгың 48 кгнан ким булмаска, 90кгнан артмаска тиеш. Әгәр дә азрак була икән, инструктор белән икәүләп сикерергә туры киләчәк. Һәм, әлбәттә инде, 18 яшь тулганчы әти-әниләр: «Без аның сикерүенә каршы түгел», - кебегрәк раслама язып, кулларын куярга тиеш.

Күккә күтәрелгәнче

Парашют спорты бик җитди нәрсә, тоттым да сикердем түгел, сикерү алдыннан һәр курсант дәресләр алып, имтихан тапшырырга тиеш. Имтиханга самолеттан аерылу, стропалар белән эшләү, килеп чыккан каршылыкларны җиңү, 2 метр биеклектән кульбит ясап сикерү керә.

Күктә нинди каршылык булырга мөмкин инде диярсез. Җирдән аерылып, кире җиргә кайту вакыты, гомумән, тулы каршылык. Җил яисә киресенчә җилсезлек, болытлар, җирдәге тигезсезлек, урман-елгалар, йортлар, электр чыбыклары. Боларның барысыннан да ераграк булырга кирәк...

НА ПЛАЖКЕ

ПАРАШЮТЧЫ СҮЗЛЕГЕ

самолеттан аерылу – чыгарып торучыга буйсынып, очу җайланмасыннан чиксез күк иркенә чыгу

стропа – асма система белән парашют гөмбәзен тоташтырган бау

асма система  – каешлардан, ленталардан торган җайланма, парашютчыны беркетү өчен кирәк

кульбит – алга таба мәтәлчек ату

ит яки пристрелка – башкаларның сикерү ноктасын төгәлләштерү өчен самолеттан беренче булып сикерүче, гадәттә, тәҗрибәле, салкын канлы, җиңел гәүдәле парашютчы.

однораз – бер генә тапкыр сикереп, парашютка башка якын килмәүче, парашютчылар бик хөрмәт итеп бетерми торган шәхес

«Пошел!» тылсымлы сүзе

Җирдән самолет аерылды. Йөрәк дөп-дөп тибә. Колакны самолет тавышы томалый, җир ерагая. 300 метрга күтәрелгәч, запас парашют җайланмасын кушалар. 800 метр. Самолет ишеге ачыла, ә анда бары сирәк болытлар, зәңгәр күк. Әйе, матур күренеш, ләкин син сокланудан шактый ерак. Чөнки тагын берничә минуттан шул «төпсезлек»кә, зәңгәрсу «океан»га чумарга кирәк. Менә ул секундлар. «Пошел!» Җилкәгә инструкторның кагылуы була, океан сине үз кочагына ала. Һава җитми, йөрәк күкрәктән бәреп чыгардай тибә. Парашют ачылсын өчен якынча 6 секунд кирәк. Ләкин шул 6 секунд бар гомерне янәдән яшәүгә тиң. Парашют ачылуга йөрәк «ниһаять» дип җиңел сулый.

НА ПЛАЖКЕ

СИН ДӘ ТЕЛӘСӘҢ

Әгәр кызыксынып киткәнсең икән, Казаннан ерак түгел, «Коркачык» («Куркачи») аэродромында теләсә кем парашют белән сикереп карый ала. Син икенең берсен – 600-1000 метрдан ялгыз сикерүне яисә 2200-2500 метрдан инструктор белән сикерүне сайлый аласың. Беренчесе – 2500, икенчесе – 5000 сум тирәсе. Ошап китсә, Татарстан республикасы үзәк аэроклубына язылып, чын паршютчылыкка укырга мөмкин.

Бераз гына лирика

Хәзер инде син кош. Бар дөнья тып-тын, самолет инде күздән югалган. Җирдә бар нәрсә кечкенә нокталар булып кына тоемлана. Күпме адреналин, күпме эмоция, күпме ләззәт һәм мәхәббәт белән тулган очу.

Җир якыная, тавышлар ишетелә башлый. Димәк, кире бар зиһенне җыеп, каршылыкларның булмавына инанырга һәм җир белән очрашуга әзерләнергә кирәк.

Җир! Атналык әзерлек һәм ярты сәгатьлек күк тормышы инде артта калды. Зәңгәр берет киеп, ил сагына басу хыялы, горурлык били бөтен тәнне. Син – хәрби, син – ил киләчәген кайгыртучы.

[gallery size="medium" ids="2399,2398,2397,2396,2393,2392,2391"]

Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 21 сентябрь 2019 - 20:55
    НИГЕЗ ЙОРТ Сания карчыкның бәгыренә төшкән сагыш иксез-чиксез иде. Бу сагышны бер генә үлчәмгә салып та, бер генә бизмәнгә куеп та булмыйдыр. Ул аны гүя утырган эскәмиясенә мәңгелеккә беркетеп куйган да үзе башка җаннар эзләп китеп барган. Шуңа күрәдерме, Саниянең күңеленә авыр булса да, аның җаны тыныч иде...
    2624
    1
    55
  • 22 сентябрь 2019 - 14:14
    ВӘСИЛӘ Күпләр өчен мәктәпнең ямен алып китте Вәсилә апалары. Шул китүеннән башка килә алмады Вәсилә яраткан мәктәбенә. Авыр чир утыз ике яшьлек чибәр хатынны, аяктан яздырып, урынга беркетте. Көннән көнгә сүнә барды Вәсилә, корый барды. Хастаханәдә дә аңардан тиз баш тарттылар. Үзенә берни әйтмәсәләр дә, табиблар Вәсиләнең ире Ниязны ачыктан-ачык кисәттеләр: “Без ярдәм итәрлек түгел...” Бианасы Кәримә карчык киленен им-томлап та карады. Тик Вәсиләне аягыннан еккан авыр чир китәргә килмәгән иде шул. Айлар буе ятты да ятты урында Вәсилә. Берни аңламаган биш яшьлек кызы Ләйлә белән аңардан да кечерәк улы Фәрит кенә: “Әни, тор инде. Кайчан мәктәпкә барасың?”, - дип җанын кыйдылар.
    2077
    1
    25
  • 26 сентябрь 2019 - 15:08
    ПЕРӘ Вәсил бүген дә иртә таңнан, әнисе урыныннан кузгалып кыштыр-мыштыр йөри башлауга ук, йокысыннан торып утырды. Әнә ул инде кичтән үк әзерләп куелган утыннарны мичкә тутырып, ут үрләтеп җибәргән, сыерны савып кереп, сөтен дә сөзеп куйган. Менә хәзер самавырга чиләктән су салыр, торбасына яңа өлгергән кузлы күмерләрне өстәп җибәрер. Мичтә дөрләгән ялкынга, самавыр торбасы «тәрәзәчек»ләреннән күз кыскан кузларга карап утырырга ярата ул. Улының иртәләрен әнә шулай онытылып, утларны күзәтеп утыруын әнисе сизми диярлек. Сизеп тә игътибар итмиме? Комачауламагач, ярый, утырсын инде, ихтыяры, дияме?
    1842
    0
    14
  • 12 октябрь 2019 - 11:30
    БУШ ЙОРТ Туганыннан артык күреп яраткан күршесе Зөһрә карчык үлеп, өч-дүрт ел үтүгә, аның өен авылның теге башында яшәгән ике балалы, яше утыздан арткан Зөлфәт сатып алгач, ялгызы яшәп яткан Гөлсемнең тынычлыгы югалды. Зөлфәтнең авыл халкына ясаган этлекләрен күреп-ишетеп белгән хатын, яңа күршеләре белән бик якыннан аралашмаса да, йорт-бакчалары терәлеп торгач, алардан качып та яши алмады.
    1800
    0
    15
  • 10 октябрь 2019 - 16:48
    ТУКТАЛЫШ “Тизрәк! Тизрәк!..” Кыска гына мизгелгә аңына килгән Айдар үз янында кайнашкан ак халатлы кешеләрнең кем икәнлеген дә, кая ашыкканнарын да аңламыйча, бөтен тәненә таралган кискен авыртудан тагын аңын җуйды... Тукталышта юл аша чыгарга басып торганда килеп бәрелгән машинаны ул хәтерләмәде. Изелгән аякларын бот төбеннән кисәчәкләрен белми иде әле утыз тугыз яшьлек авыл укытучысы...
    1715
    2
    24

  • 23 сентябрь 2019 - 15:32
    ЖВАЧКА: "БҮГЕН МИНЕМ ТУГАН КӨН!" Бүген без көненә берәр пачка чәйни торган ЖВАЧКАның туган көне. Аңа ничә яшь дип уйлыйсыз? Ничек уйлап тапканнар? Хәзер беләбез!
    147
    0
    0
  • 27 август 2019 - 11:02
    РОССИЯДӘ ШӘП ФИЛЬМ ТӨШЕРӘ БЕЛӘЛӘР! 27нче август – Россия кинематографиясе көне. Россиядә, Совет чорында төшерелгән фильмнарга карата шикләнеп караучылар шактый, әмма син андыйлардан булсаң, бу язманы ябып куярга ашыкма, чөнки Россия кинематографиясе “Ёлки”, “Притяжение”, “Бабушка лёгкого поведения” ише чүп-чардан гына тормый. Һәм без сиңа блогер Badcomedian фикеренчә иң яхшы 5 рус телле фильм тәкъдим итәбез!
    215
    0
    2
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019