Логотип Идель
Ялкын

"КҮК БЕЛӘН ҖИРНЕ ТОТАШТЫРЫП"

Гадәттә, без космонавтлар турында 12 нче апрель җитәрәк кенә искә төшерәбез. Әйдәгез, бүген бергәләшеп КОСМОНАВТИКА КӨНЕ турында сөйләшик әле.



53 ЕЛ ЭЛЕК НӘКЪ МЕНӘ ШУШЫ КӨННЕ СОВЕТ КОСМОНАВТЫ ЮРИЙ ГАГАРИН КЕШЕЛЕК ТАРИХЫНДА БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР КОСМОСКА ОЧА. СССРДА БАР МАЛАЙЛАР ДА ГАГАРИН КЕБЕК КОСМОНАВТ БУЛЫРГА ХЫЯЛЛАНГАННАР. БҮГЕН ИСӘ БЕЗ СИҢА БЕРЕНЧЕ КЕШЕНЕ КОСМОСКА ОЧЫРГАН РАКЕТАНЫҢ КОНСТРУКТОРЫ СЕРГЕЙ ПАВЛОВИЧ КОРОЛЕВ РОЛЕН БАШКАРЫРГА ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ.


Стартка кадәр биш... дүрт... өч... ике... бер секунд кала... старт! Старт кнопкасына басасың да ракета күккә менеп китә. Мәгълүм биеклектә парашютны чыгара торган автомат эшли башлый һәм ракета җиргә төшә.


Бу модельне ясау бик гади. Старт фермасы агач рейкалардан җыела. Ракета үзе сызым өчен кулланыла торган каты кәгазьдән ясала. Ракета очындагы тимерчыбык элмәккә беркетелгән резина ярдәмендә «атыла». Резинаның икенче очы ракетаның югары стабилизаторына кидерелә.


1Ракетаны урында җеп тотып тора. Спираль җепне яндыру белән, ракета өскә омтыла һәм үзе артыннан шнурны ияртә. Тиешле биеклектә шнур стопорны тарта һәм парашют ачыла.


Миллиметрлы кәгазь битенә 1:1 масштабы белән иң элек старт җайланмасының схемасы (яныннан күренеш) сызыла. Ферма 4х8 миллиметрлы рейкалардан җыела. Бу рейкаларны алдан пычкы белән кисәргә, аннары ышкы белән шомартырга кирәк.


Ике рейка ферма сызым өстенә салына һәм як-яктан вак кадаклар яки булавкалар белән беркетелә. Рейкалар арасына кыек терәткечләр урнашытырыла, ә урнаштыру урыннарына җилем сылана. Рейкалар сызымга ябышмасын өчен, җилемләнә торган урын астына юка кәгазе кисәкләре салына. Җилем кипкәч, ферманың тоташтыру урыннары тагын бер кат җилемләнә һәм яхшылап киптерелә. Кибеп җитмәгән ферманы сызымнан алырга ярамый, чөнки аның таралуы мөмкин. Җилем тәмам кибеп җиткәннән соң гына ферма тиешенчә нык булачак. Җайланманың нигезе итеп калынлыгы 15-20 мм булган 150х200 ммлы тигез такта алына.


2


Җибәрү җайланмасының нигезенә беркетү өчен фермага ике тишек тишелә. Ферма рейкалары шул тишекләргә кертеләләр һәм җилемләнәләр. Нигезгә беркетелгәннән соң, ферманың аскы өлешенә як-яктан фанера пластинкалары ябыштырыла. Пластинкаларның нигез белән тоташтырылган урынннары да җилемләнәләр һәм киптереләләр. Резинаны беркетү өчен, ферманың югары башына 1,5-2 мм диаметрлы корыч чыбыктан ясалган элмәк куела. Элмәкне беркетү өчен, ферманың арткы рейкасына җеп белән тишекле ике калай пластинка бәйләп куела. Тимерчыбык элмәкнең бөгелгән очлары пластинкаларның тишекләренә кертеләләр. Бу җайланма, ракета старт алганнан соң, элмәк артка ташлансың һәм модельның очышына комачауламасын өчен кирәк.


Старт җайланмасын ясаганнан соң, ракетаны төзүгә керешергә мөмкин.


Ракетаның корпусы сызым кәгазеннән төзелә. Моның өчен 200-250 мм озынлыктагы кәгазь бер-ике кат итеп стапельга чорнала. Диаметры 20-25 ммлы теләсә нинди трубканы яки йомры таякны стапель итеп файдаланырга мөмкин. Җөй контора яки сталярлык җилеме белән ябыштырыла. Ракетаның конусы да сызым кәгазеннән ясалырга һәм аның төбе ябык булырга тиеш.


Түбәндәге стабилизаторларны юка тыгыз катыргыдан яки биш-алты катлы сызым кәгазеннән ясарга мөмкин. Стабилизаторлар парлы-парлы итеп ясала һәм үзара тырнаклар белән тоташтырыла.


Стабилизаторларны трубка-корпусның югары югары конусыннан 20-30 мм ара калдырып, корпус уемнарына кертеп ябыштыралар. Моннан соң тагын юка фанерадан киселгән ике стабилизатор кирәк. Бер стабилизатор ракетаны аттыручы резинаны кидерү өчен ыргак булып хезмәт итәчәк.     


Әгәр конусны корпуска тоташтырсаң, ракета җиргә төшкәндә, конус бөгәрләнәчәк һәм берничә тапкыр җибәргәннән соң ертылачак. Шунлыктан безнең модельгә парашют куела. Аның белән бергә җиргә ракетадан аерылган конус кына төшә.


Парашют гөмбәздән — 100х100 мм зурлыгындагы юка тукымадан һәм почмакларга бәйләнгән дүрт баудан тора. Бауларның озынлыгы 100-150 мм. Аларның очлары, бергә җыеп, конус төбенә беркетелә.


3


Ракета корпусы җиргә буе белән төшә һәм ватылмый. Парашют белән конусны аеру системасы катлаулы түгел. Корпусның югарыгы кырыена кәгазь боҗраны 3-4 мга өскә чыгып торырлык итеп ябыштырырга кирәк. Боҗра конусны тотып торачак. Корпус кырыеннан 3-4 ммга түбәнгәрәк, аркылы-торкылы итеп, ике резина җеп беркетелә. Моны ике төрле юл белән эшләргә: җепләрне эчке яктан тишеккә кидерергә һәм тыштан төйнәргә яки резиналарның тышкы якка чыккан очларын җеп белән корпуска чорнарга мөмкин. Аркылы-торкылы куелган резинкалар конус белән бергә парашютны этеп чыгарачаклар.


Конусны аеру системасын кору өчен, аркылы-торкылы куелган резина җепләргә 200-250 мм  озынлыгындагы таза җеп (кармак җебе) бәйләргә кирәк. Бу җеп корпус эченнән үткәрелә. Әгәр аны тартсаң, резинкалар сузылып, камера барлыкка килә, анда парашют салына. Шушы хәлне саклау өчен, җептә элмәк ясала. Ул булавка белән стабилизаторларга яки алар арасына ябаштырылган бөкегә беркетелә. Әгәр булавканы тартсаң, резинкалар кыскарып, парашютны этеп чыгарачак. Ракетаны стартта тотып тору өчен, түбәнгә, стабилизаторлар кисешкән урынга тимерчыбык ыргак куела. Икенче ыргак нигезгә кагып кертелә. Ракетаны җибәрүгә хәзерләү өчен, корпус эченнән үтүче җепне тартырга һәм булавка белән беркетергә кирәк.


Барлыкка килгән камерага төрелгән парашют салына һәм конус үз урынына урнаштырыла. Ракетадагы һәм нигездәге ыргаклар җеп белән тоташтырылалар. Шуннан соң югарыгы кечкенә стабилизаторга аммортизатор элмәге (100-150 мм озынлыктагы 1х4 ммлы дүрт резина җеп) кидерелә. Парашют ачылсын өчен, корпус эчендәге җепне тотып торучы булавкага 8-10 м озынлыктагы нечкә бау бәйләнә.


Ракета очышка әзер. Әгәр ыргаклар арасындагы җепне киссәң яки яндырсаң, резина ракетаны кинәт өскә ыргыта. Бу вакытта бау ракета артыннан иярә һәм булавканы тарта, ә резинкалар парашютлы конусны этеп чыгара, һәм ул әкрен генә җиргә төшә.


4


Модель белән читтән идарә итү өчен бик гади җайланма ясарга мөмкин. 3-5 м озынлыктагы нык үткәргечнең очына кесә фонаре батарейкасыннан тиз кыза торган нечкә спираль беркетегез. Икенче очына звонок кнопкасы яки выключатель аша батарейканы тоташтырыгыз. Әгәр ракетаны тотып торучы җепкә спиральне тотыштырып, кнопкага бассаң, җеп яначак һәм ракета югарыга омтылачак.


В. Еськов әзерләде.


«Ялкын» журналы, 1963, №5

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев