Логотип Идель
Ялкын

«КҮҢЕЛДӘГЕ КОЯШ»

Көне дә көне бүген! Яз кояшы күзләрне чагылдыра, бөтен әйләнә-тирәне генә түгел, күңелләрне дә нурландыра. Менә шундый көннәрдә үзеңне шулкадәр бәхетле хис итәсең! Ләкин язның салкын көннәре дә булыр әле...

Ә бүген Сиринә, гадәттәгечә, мәктәпкә таба атлый. Сәер кыз диләр аны. Чөнки Сиринә сәгатьләр буе урманда, болында, су буйларында йөри ала, яшьтәшләре белән шау-гөр килеп уйнарга, сөйләшергә бик үк яратмый. Төс-битенә килгәндә, ябык гәүдәле, кыска буйлы, чәчләре җирән, күзләре чирәм төсле ямь-яшел. Иптәшләре дә аның белән аралашырга әллә ни атлыгып тормый. Хәер, иптәш дип тә әйтеп булмый инде аларны, дуслары юк диярлек Сиринәнең.

Шулай да аның үз хыяллары, яраткан шөгыле бар. Рәсем ясарга ярата ул.  Дуслары да бөтенләй үк юк түгел ләбаса, Алинәне кая куясың? Купшы киенә торган, үткен, тере, сыйныфның лидеры булган Алинә белән алар бөтенләй охшамаган югыйсә. Сиринә әйбәт укыгач, аның белән дус булуны үзенә кирәк тапты бугай Алинә. Сиринә, әлбәттә, алай дип уйламый. Ул дустын якын күрә, аңа еш кына үзе ясаган рәсемнәрне дә бүләк итә.

Сиринә яныннан сыйныфташы Гаязның үтеп барганын күреп алды:

‒ Гаяз, сәлам! Әллә мине күрмисең дә инде?

‒ Гафу ит, уйга бирелдем, яңа эшем бар.

Гаязның кушаматы ‒ шымчы. Киләчәктә детектив булырга хыяллана ул. Шуңа күрә дә сыйныфта кем кайдан күчерә, кем кемгә нинди шуклык әзерли ‒ барысын диярлек белеп тора. Аның төркемендә тагын ике егет бар әле. Алар укый торган 8нче класста тугыз гына укучы: өч егет һәм җиде кыз. Әнә шул өч егет бергә детектив төркеме ясап йөргән булалар инде.

‒ Нинди эш инде ул, сер булмаса?

‒ Хәзергә әйтә алмыйм, тик әйтми калмам, синең турында ул.

Бүген мәктәп җыелышы – линейка була. Барлык укучылар аңа иртән үк килеп җиткәннәр. Гадәттәгечә, мәктәп директоры салмак тавыш белән сүзен башлады: «Хәерле иртә, укучылар, укытучылар! Менә тагын бер ай үтеп бара, тиздән мартка да аяк басабыз...» Аннары ул, гадәттәгечә, тәртип, уку турында сөйләп китте. Шуннан соң гына:

‒ Укучылар! Сөенечле бер яңалык та бар, ‒ диде. – 8нче класс укучысы Галиева Алинә «Мин табигатьне яратам» дигән рәсем бәйгесендә районда 1нче урын алды! Котлыйбыз!

Укучыларның күзләре җанланып китте. Күптән җиңүчеләрне бүләкләгәннәре юк иде шул. Сиринә аеруча сөенде дусты өчен, ничек ул моңа кадәр Алинәнең рәсем ясаганын белми йөргән?

‒ Бигрәк серле кеше булып чыктың әле син, Алинә. Рәсем ясавың турында әйткәнең дә булмады, ‒ диде ул аңа.

‒ Мин шундый инде, ‒ диде дә Алинә, аны котларга килгән иптәшләре төркеменә кушылды. Әйе, аның дуслары Сиринәдән башка да күп шул.

Дәресләр тәмамланып, кайту юлына чыккач, Сиринәне тагын Гаяз куып җитте. Куып җитте дә, тын да алмыйча, сөйләргә кереште:

‒ Сиринә, мин яңа эшемне сиңа сөйләргә тиеш!

‒ Соң сөйлә.

‒ Беләсеңме... ни... Алинә... кыскасы, ул синең рәсемнәреңне үзе исеменнән конкурска җибәргән.

‒ Юктыр, ышанмыйм, ‒ диде Сиринә, ‒ нишләп алай дип уйлыйсың?

‒ Минем әлегә дәлилләрем юк, тик...

Сиринә Гаязга әйтеп бетерергә дә ирек бирмәде:

‒ Менә дәлилләрең булгач, әйтерсең ,‒ диде дә тиз-тиз атлап китеп барды.

Ә кояш җылытуын дәвам итте. Иҗат кешеләре шундый кояшлы көннәрдән илһам ала: рәсем ясый, шигырь яза. Тик Сиринәнең башында рәсем түгел әле. Көн кояшлы булса да, аның күңелендә болытлар йөзә. Иң мөһиме, күңелеңдәге кояш балкысын икән. Тик әле генә ишеткәннәреннән соң күңел  кояшының бер дә балкыйсы килми.

Гаяз әйткән сүзләр дөрес булырга да мөмкин бит. Сиринә Алинәгә өч рәсемен бүләк иткән иде. Берсендә җәйге болын, икенчесендә роза чәчәкләре, өченчесендә кышкы пейзаж  иде. Димәк, Алинәнең конкурска нинди рәсемнәр җибәргәнен белергә кирәк. Дустының болай эшләве ошамады Сиринәгә. Бик җибәрәсе килеп сораса, ул үзе үк бирер иде әле, жәлләмәс иде. Инде хәзер сөйләшеп аңлашырга кирәк. Тик шулай да үзенең рәсемнәре беренче урынлык булуы сөендерә. Моңарчы ул рәсемнәрен беркая да җибәрмәде, беркемгә дә күрсәтмәде, бары тик үзе өчен генә, күңелендәге кояшының җылысын биреп кенә ясый иде.

2

Икенче көнгә Гаяз Сиринә сораган дәлилләрне тапкан иде инде:

‒ Илнур Алинәнең абыйсы белән дус икән. Ул белешеп кайткан: бер рәсемдә  розалар, икенчесендә кыш рәсеме булган. Өченчесен белмәгән әле, ‒ диде.

Сиринә дәрес башланыр алдыннан Алинә янына килде:

‒ Сәлам Алинә, ‒ дип дәште, ‒ минем сиңа бер сүз әйтәсем бар.

‒ Әйтеп кара.

‒ Әйт әле миңа, Алинә, син кайчан рәсем ясый башладың?

Алинә көлемсерәп:

‒ Таптың сүз, инде күптән, ‒ диде.

‒ Син бит конкурска мин бүләк иткән рәсемнәрне җибәрдең. Шулаймы?

Алинә югалып калмады:

‒ Син миннән көнләшәсең, шуңа шулай дисең! ‒ диде дә укучыларга борылды. ‒ Кызлар, карагыз әле, Сиринә минем җиңгәнгә ышанмый, аның рәсемнәрен урлауда гаепли! – дип кычкырды.

Сиринә нигәдер үзен яклаучылар табылыр дип уйлаган иде, тик ялгышты, аны гаепләделәр генә:

‒ Без синең дә рәсем ясаганыңны белмибез!

‒ Дустыңа ничек шулай дия аласың?!

‒ Менә сиңа мыштым Сиринә!..

Кызганыч, класста Гаяз да, башка егетләр дә юк иде. Сиринә, бер сүз дә әйтмичә, чыгып китте.

3

...Бу вакыйгадан соң бер атна узды. Иртәгә – 8нче март. Вакыт дигәннәре ашыга шул, туктап тормый. Тик Сиринә өчен бу атна бер айга тиң булды. Һәр көн аңа нинди дә булса начарлык эшлиләр, аннан көләләр. Әгәр дә аларны Алинә ымсындырып тормаса, болай булмас та иде, мөгаен. Матур һәм ышандыргыч итеп сөйләп, бүтәннәрне ияртә белә шул ул. Бүген дә Сиринәне кечкенә, әмма күңелсез «сюрприз» көтә иде.

Озын тәнәфестән соң – физкультура буласы. Узган атнада Сиринә дәрескә кермәде, авырып торды. Инде бүген дә кермәсә, кырыс укытучы «2»ле куярга сүз бирде. Дәрескә кыңгырау шалтырагач, Сиринә класска йөгерде. Тик ни гаҗәп: ул үзенең спорт киемнәрен таба алмады. Кайсы урында калдырганын яхшы хәтерли, тик юк бит! Башкалар инде киенеп киткәннәр, сыйныфта  Сиринә берүзе иде. Дәрескә кергәч, укытучы Сиринәгә бер сүз дә әйтмәде, аклануларына да ышанмады. Бары зур итеп «2»ле генә куйды. Сыйныфташлары исә усал итеп елмайдылар гына.

Дәресләр беткәч, Сиринә сыйныфта берүзе калды. Ул кайтырга ашыкмады, яңадан киемнәрен карарга уйлады. Ни гаҗәп, киемнәр үз урынында иде!

Ярый әле, Сиринәнең мәктәптән чыгуын Гаяз көтеп алган:

‒ Сәлам, Сиринә. Озакладың бүген, ‒ диде ул.

Кыз дәшмәде.

‒ Ә мин сиңа ярдәм итә алам бит.

Кыз гаҗәпләнү катыш көлемсерәү белән: «Ничек?» ‒ дип сорады.

‒ Без егетләр белән Алинәгә каршы дәлилләр таптык.

Сиринәгә бу сүзләр кызык булып тоелды һәм көлеп:

‒ Болай ук тырышып, Шерлок Холмска әйләнеп куя күрмә тагын! ‒ диде.

‒ Менә кара, ‒ диде Гаяз һәм кызга бер кәгазь күрсәтте. ‒ Монда Алинәнең конкурска нинди рәсемнәрне, кая җибәргәне күрсәтелгән. Ә бу аудиоязмада Алинәнең синең турында начар сүзләр сөйләгәне яздырылган.

‒ Рәхмәт, тик алар белән генә кеше ышандырып булмый шул, ‒ диде Сиринә. Ләкин үзе шаккатты: кайлардан ниләр генә табып бетермәгән бит Гаяз!

‒ Беләм, ләкин мин тагын бер әйбер уйлап таптым әле, ‒ диде Гаяз һәм планнары турында сөйләп китте...

4

Көне дә көне бүген! 8нче март дип тормады, салкынайтты да куйды. Яз шулай шаярып ала бит ул. Моңа гына карап, Сиринәнең кәефе төшмәде. Ни генә дисәң дә, аны бүген мөһим эш көтә бит. Бүген сыйныф сәгате урынына кызларны котлау һәм кечкенә генә ярыш уздырылачак. Ярыш – Гаязның фикере иде.

Кызлар бүген бигрәк сөйкемле, кояш кебек балкыйлар. Бүләкләр дә ошады бугай.

Инде менә бәйгеләр дә башланды. Кызлар ике төркемгә бүленделәр. Егетләр берсеннән-берсе кызык биремнәр уйлап тапканнар. Киләсе бирем – рәсем ясау. Аны Гаяз игълан итте. Алинә белән Сиринә икесе ике төркемдә иделәр. Рәсем ясау нәкъ менә аларга тапшырылды. Алинә катнашудан баш тарта башлады, ләкин барысы да аны үгетләделәр:

‒ Алинә, катнаш инде. Юкса, син Сиринәнең рәсемнәрен урладың дигән  гайбәт йөри, шуңа да нокта куярбыз, ‒ диделәр. Алинәнең ризалашмый чарасы калмады.

Тик кызларның рәсемнәрен күргәч, барысы да шаккатты. Сиринәнең рәсеме искиткеч матур иде. Ә Алинәнеке, болай ярыйсы гына булса да, Сиринәнеке янында бик тонык күренде. Укучылар башкача булыр дип уйлаган иде, шуңа да сүзсез калдылар.  Кинәт бу тынлыкны бозып Гаяз сөйли башлады:

‒ Күргәнегезчә, Сиринә хаклы булып чыкты. Алинә аның рәсемнәрен урлаган...

Гаяз чын детектив кыяфәтен чыгарып сөйләде дә сөйләде, кәгазьләрен күрсәтте. Башкарган эшеннән ул бик канәгать иде.

Алинә үзен яклап бер сүз дә әйтә алмады. Бары тик башын иеп: «Гафу ит мине, Сиринә», ‒ диде дә чыгып йөгерде. Башка кызлар да берәм-берәм Сиринәдән гафу үтенделәр. Сиринә дуслары белән татаулашуга чиксез шат иде.

Ә Алинәгә килгәндә... Сиринә аны кичерде инде.  Озак үпкә җыеп йөргән кеше бәхетле була алмый ла ул? Чын, эчкерсез дуслыкка ни җитә!

...Көне дә көне бүген!.. Салкын... Бу салкынның ни зыяны бар соң, әгәр күңелдәге кояшың балкып, дөньяны җылытып торса!

Зөһрә Вилданова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев